ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ

АКШның Огайо штатында урнашкан Кливленд шәһәрендә яшәүче Регина Бретт 45 яше тулганда тормышы биргән 45 сабакны язган.
Тормышта гаделлек юк, әмма яшәве рәхәт.
Әгәр шикләнсәң, алга тагын бер адым эшлә.
Гомер бик кыска, аны нәфрәткә сарыф итәсе түгел.
Чирләсәң, синең өчен эшең борчылмаячак. Сине дусларың һәм әти-әниең караячак. Алар белән мөнәсәбәтләрне сакла.
Кредиткалар буенча бурычларыңны ай саен түләп бар.
Бөтен бәхәстә дә җиңү мәҗбүри түгел. Ризалаш яки ризалашма.
Ялгызың елама, кем белән булса да бергә ела. Бу дәвалый.
Аллаһыга ачу килү тыелмый. Ул аңлар.
Беренче эш хакы алгач та пенсиягә акча туплый башла.

10.Эш шоколадка барып җиткәч, каршы килү мәгънәсез.
11.Үзеңнең үткәнең белән дуслаш, ул синең бүгенгеңне бозмасын.
12.Балаларың алдында елаудан тартынма.
13.Үзеңнең тормышыңны кешенеке белән чагыштырма. Чынында аларның нәрсәләр кичерүен син белмисең.
14.Сер итеп сакларга кирәкле мөнәсәбәтләрдә катнашма.
15.Күз ачып йомганчы бөтен нәрсә дә үзгәрә ала. Әмма борчылма: Аллаһы Тәгалә күрми калмас.
16.Тирән итеп сулыш ал. Уйларың тынычланыр.
17.Файдалы, матур, кызыклы булмаган бар нәрсәне дә ташла.
18.Ниндидер хәл сине үтерми икән, көчле итәчәк.
19.Бәхетле балачаклы булу бервакытта да соң түгел. Әмма икенче балачагыңны булдыру бары синнән генә тора.
20.Гомереңдә иң яраткан әйбернең артыннан барырга вакыт җитсә, “юк” дип әйтмә.
21.Шәмнәр яндыр, яхшы җәймәләр белән куллан, матур эчке кием киеп йөре. Аерым очрак өчен бер нәрсә дә саклама. Бу очрак — бүген ул.
22.Артыгы белән әзерлән, аннан соң нәрсә булса, шул булыр.
23.Әле гаҗәпләнерлек бул. Чагу кызыл кием кияргә картлыкны көтмә.
24.Секс вакытында иң мөһим орган — ми.
25. Синең бәхетле булуың өчен синнән башка беркем дә җаваплы түгел.
26.Үзең өчен катастрофага тиң нинди генә хәлдә калсаң да, үз-үзеңә “Биш елдан бу минем өчен мөһим булырмы?” дигән сорау бир.
27.Нинди генә очракта да яшәүне сайла.
28.Бар кешене дә бар нәрсә өчен дә кичер.
29.Башкалар синең турында нәрсә уйлаганы сине борчымасын.
30.Вакыт бар нәрсәне дә диярлек дәвалый. Вакытка вакыт бир.
31.Килеп туган хәл яхшымы, яманмы — мөһим түгел, ул барыбер үзгәрәчәк.
32.Үзеңне бик җитди кабул итмә. Моны беркем дә шулай эшләми.
33.Могҗизаларга ышан.
34.Аллаһы сине нәрсәдер эшләгән яки эшләмәгән өчен түгел, ул Аллаһы булган өчен ярата.
35.Тормышны өйрәнмә. Син анда барлыкка килгәч, күпме өлгерәсең, шунча эшлисең.
36.Олыгаю — яшьли үлүгә караганда файдалырак альтернатива.
37.Синең балаларыңның бер генә киләчәге бар.
38.Нәтиҗәдә, мәгънәле булган бер генә нәрсә бар: синең мәхәббәт хисен татуың.
39.Һәр көнне йөрергә чык. Могҗизалар бар җирдә дә була.
40.Әгәр без бөтен проблемаларыбызны да бер өемгә өйсәк һәм аларны башкаларныкы белән чагыштырсак, тиз генә үзебезнекен алыр идек.
41.Көнчелек — вакытны заяга уздыру. Синең кирәкле бөтен әйберең дә бар бит инде.
42.Шулай да иң яхшы көннәр алда көтә.
43.Хәлең авыр яки җиңел булуы мөһим түгел: тор, киен һәм кешеләр арасына чык.
44.Юл бир.
45.Гомер бантик белән бәйләнеп куелмаса да, ул — бүләк.

Регина Бреттка әлеге вакытта 90 яшь. 45 сабакны өйрәнү, бәлки, безгә дә кирәктер.