СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ КҮРГӘННӘР...

Көндәшле урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрелә. Әле күптән түгел генә “Без — сугыш чоры балалары” дигән кичә үтте.

Кичәдә тылдагы, Ленинград блокадасындагы, немецлар басып алган җирдәге, тоткынлыктагы ћәм үзебезнең авылдагы сугыш чоры балаларының ачы язмышлары турында белдек. Шулай ук кичә барышында герой-пионерлар турында бик күп мәгълүмат алдык.

Алып баручылар сөйләгәндә, өч ел эчендә Саласпилс (Латвия) лагеренда 7 мең баланың төрле сынауларда җәзалануы, балаларның органнарын, каннарын агызып алу эшен җитәкләгән немец врачы Майзнерның коточкыч җинаятьләре, басып алган территорияләрдә калган 75 миллионга якын кешенең, балаларның язмышы слайдларда күрсәтелде, безне тетрәндерде...

Кичәдә катнашкан Афхан Ахунов, Фәйзелкави Акберов, Игъдый Фәләхиевлар, Миңнесәгыйдә Хәтмуллина үзләренең балачагы 1941нче елда тәмамланып, тукланырга яраклы үлән дә табып булмаганын сөйләгәч, барыбыз да авыр сулап куйдык...

Нәфис абый Хәмәтнуров сугыш ветераннарына, тол хатыннарга, сугыш чоры ятимнәренә багышлап язган шигырьләрен укып ћәм көйләрен гармунда уйнап, җырлап ишеттерде. Аның шигырьләрендә шундый саннар бар: 94 тол хатын, 246 ятим бала калдыра сугыш безнең авылга. Сугышка 510 мишәр улы китә, кызганыч, 216 якташыбыз яу кырларында ятып кала... Кичә сугыш елларында иҗат ителгән җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Килгән кунаклар безне тыныч тормышның кадерен белергә, яхшы укырга, тыңлаучан булырга өндәделәр.

Рәсемдә: Кичә көнендә, истәлеккә.