САЙЛАУ ХОКУКЛАРЫН ӨЙРӘН!

17 Октябрь, 2015 - 09:09.Сәясәт

Викторинаның төп максаты: яшь сайлаучыларның Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының электораль процессларына кызыксынуын актуальләштерү, яшьләрнең игътибарын сайлау хокукы һәм сайлау процессына юнәлтү, актив гражданлык позициясе булдыру, шулай ук сайлау процессына бәйле бурычларны хәл итүдә иҗади алымны үстерү.

Викторинаның бурычларына килгәндә, ул яшьләрнең дөньяга карашында сайлау институтының әһәмиятен күтәрүне; куелган бурычларга иҗади караш булдыруны һәм яшьләр мохитендә бүгенге Русиянең сайлау системасының нәтиҗәлелеген һәм демократиялелеген аңлатуны күз уңында тота.

Викторина агымдагы елның 5 октябреннән 5 декабренә кадәр муниципаль районнарның территориаль сайлау комиссияләре һәм урыннарда нәшер ителгән гәзит редакцияләре тарафыннан үткәрелә.
Викторинада Башкортстан Республикасы территориясендә яшәгән яшь (30 яшькә кадәр яшьтәге) сайлаучылар катнашу хокукына ия. Бер үк кеше тик бер редакция үткәргән конкурста гына катнаша ала.

Викторинаның биремнәре һәр катнашучыга бер үк төрле һәм алар РФ һәм РБ Конституцияләре нигезләрен, шулай ук сайлау хокукларын һәм сайлау процессын белүгә тесттан тора. Җавапларның нәтиҗәләре ун балл белән бәяләнә. Викторинаның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. Беренче урын, башка катнашучылар белән чагыштырганда иң күп баллар саны җыйган катнашучыга бирелә.

Комиссия карары нигезендә территориаль сайлау комиссиясе үзенең карары белән республиканың һәр район гәзите редакциясендә билгеләнгән җиңүчеләргә урыннар бирә.

Викторинаның җиңүчеләре һәм призёрлары турындагы информация район гәзитендә басылачак.

ВложениеРазмер
10.o_viktorine_v_gazetah_mr.pdf256.77 КБ