Рөстәм ХӘМИТОВ: „ПРАЙМЕРИЗНЫ ЛАЕКЛЫ ҮТӘРГӘ КИРӘК”

9 Февраль, 2016 - 09:20.Сәясәт

Республикада праймеризны объектив һәм лаеклы үтәр өчен шартлар булдырылачак. Төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов „Бердәм Русия” партиясенең XV Съезды йомгаклары буенча шул хакта белдерде.

—Праймериз — сайлауга барачак кешеләрне партиячеләр, җәмгыять тарафыннан бәһалау. Моның максаты бер — партия эчендәге, партия оешмаларындагы эшне яңача итеп оештыра алган лидерларны, актив, яңа кешеләрне ачыклау. Бу файдалы, дөрес, кызыклы процедура, — диде төбәк җитәкчесе. — Без дә әзерләнәбез. Күп нәрсә безнең өчен яңа, шуңа күрә, шундый актив кешеләрне күрсәтеп һәм принципиаль яктан дөрес итеп сайлап алу кызыклы булыр бип уйлыйм.

Башкортстан Башлыгы әйтүенчә, биш ел элек республикада партия эчендәге алдан тавыш бирү үткәрелгән иде, дөрес, ул вакытта ул чара быелгы елда оештырылган формада үтмәде. Әмма төбәктә билгеле бер тактика бар инде.

—Гади процедура түгел. Кешеләрнең бер-берсенә ышанмавына бәйле конфликтлар, катлаулы хәлләр килеп чыкмасын өчен аны лаеклы үткәрергә кирәклеген аңлыйбыз, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов. — Бу эш 22 майда үтәчәк. Ул процедура объектив үтсен һәм конфликтлылык тудырмасын өчен барысын да эшләячәкбез.