РЕСПУБЛИКА ПАРЛАМЕНТЫНА САЙЛАУДА „ЕДИНАЯ РОССИЯ” ПАРТИЯСЕ АЛДА БАРА

10 Сентябрь, 2013 - 13:29.Сәясәт

„Единая Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы — Корылтайга сайлауда процент нисбәтендә лидерлыкны тота.

Алдан китерелгән мәгълүматлар буенча, 9 сентябрь көнне 8 сәгатькә сайлаучыларның 77 проценты үзләренең тавышларын власть партиясе өчен биргәннәр. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев Башкотстан Юлдаш телеканалында туры эфирда шул хакта белдерде. КПРФ сайлаучыларның 12 процент тавышын җыеп икенче урынны тота, аннан соң 4 процент тавыш җыйган ЛДПР килә, „Справедливая Россия” республика буенча сайлаучыларның 2,5 процент тавышын җыйган. Калган партияләр әлегә бер проценттан ким тавыш җыйганнар.

Бюллетеньнәрне эшкәртү дәвам итә.

Сайлау безнең районда за зур оешканлык, активлык белән тыныч шартларда үтте. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Айдар Сираев китергән мәгълүматлар буенча, партияләр исемлеге буенча „Единая Россия” партиясе районда сайлаучыларның 90, 89 процент тавышын җыйган, КПРФ өчен — 4,01 процент, ЛДПР өчен 2,01 процент сайлаучылар үзләренең тавышларын биргәннәр.

Районда башлап сайлаучы яшь сайлаучыларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.