«РЕАЛЬ ЭШЛӘР» ПАРТИЯ ПРОЕКТЫНА 150 МИЛЛИОН СУМ БҮЛЕНӘЧӘК

18 Февраль, 2016 - 15:47Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Быел республикада «Реаль эшләр» партия проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Сайлаучылар наказларын үтәү өчен республика казнасыннан 150 миллион сумга якын акча бүленәчәк. Бу хакта «Бердәм Русия» партиясе төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Халык партия ярдәмендә хәл итергә мөмкин булган иң кискен мәсьәләләрне билгели. Төрле дәрәҗәдәге депутатлар корпусы эшкә кушыла. Гамәлгә ашыру өчен бюджет, шулай ук шәхси акчалар җәлеп ителә. Берлектә финанслау өстенлекле санала. Бүгөнгә 900 гаризаның барысы ла диярлек тормышка ашырылган.

Проект чикләрендә муниципалитетларны төзекләндерү, суүткәргечләр төзү, авыл клубларын һәм мәдәният йортларын ремонтлау, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, авыл зиратларын тәртипкә китерү, мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлау, урамнарны яктырту мәсьәләләре хәл ителде. Проектның бюджеты якынча 220 миллион сум тәшкил иткән. Күпчелек өлеше — 150 миллион сум чамасы — республика казнасыннан бүленгән.

Калган өлеше берлектә финанслау формасында муниципалитетлардан һәм төбәк халкыннан җәлеп ителгән. Төрле төзелеш һәм ремонт эшләренә 90 миллион сум чамасы тотынылган, мәгарифкә — 27 миллион, төзекләндерүгә һәм су белән тәэмин итүгә — 25шәр миллион, юл эшләренә — 15 миллионнан артык, авылларда электр, газ үткәрүгә 9 миллион сумга якын акча юнәлтелгән. Проектны тормышка ашыру чикләрендә 26 февральдә республикада Бердәм «Реаль эшләр» көне үткәрелә. Шәһәр һәм районнарда спорт һәм бәйрәм чаралары оештырыла.

Чыганак: БАШИНФОРМ.