Район Хакимияте башлыгы Р.Ә. Галләмов отставкага чыкты

25 Ноябрь, 2014 - 11:19Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттан тыш үткән 38нче утырышында район Хакимияте башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмовның вәкаләтләрен туктату турындагы мәсьәлә каралды. Утырыш эшендә республика Президентының Дәүләт-хокукый идарәлеге начальнигы, республика Президентының Дәүләт җыелышы — Корылтайдагы тулы вәкаләтле вәкиле Альбина Воробьева, БР Хөкүмәте Аппаратының агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илшат Фәйзрахманов, республика Президентының территорияләр белән эшләү һәм кадрлар сәясәте Идарәлегенең территорияләр белән эшләү бүлеге киңәшчесе Марат Гыйләҗев катнашты.

Утырышка район Хакимияте башлыгының урынбасарлары, хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, район предприятиеләре, оешма, учреждение һәм аграр хуҗалыклар җитәкчеләре, суд һәм хокук саклау органнары, дини җәмгыятьләр вәкилләре чакырылган иде.

Утырышны алып барган район Советы рәисе Фирдинант Арсланов, башка эшкә күчү сәбәпле, Рәфил Әмин улы Галләмовның Балтач районы Хакимияте башлыгы буларак, вәкаләтләрен туктатуга бәйле гариза бирүе турында хәбәр итте. Район Хакимияте Уставына ярашлы, район Хакимияте башлыгының вәкаләтләрен туктату өчен район Советы карар кабул итәргә тиеш. Башка эшкә күчү сәбәпле, район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовның үз теләге белән отставкага чыгуына бәйле район Хакимияте башлыгы вәкаләтләрен туктатуы турында карар проекты нигездә тулысы белән кабул ителде.

Арытабан район Хакимияте башлыгы вазифаларын башкаруны йөкләү турындагы мәсьәлә каралды. Конкурс йомгаклары буенча Совет тарафыннан билгеләнгән кеше бу вазифага эшкә башлаганчы район Хакимияте башлыгы вазифаларын башкаруны район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Айрат Васби улы Акберовка йөкләү тәкъдим ителде. Һәм бу турыдагы карар проекты нигездә тулысы белән кабул ителде.
Альбина Рәвил кызы үзенең чыгышында Балтач районының соңгы еллардагы икътисади күрсәткечләренең үсешен билгеләде. Муниципаль берләшмәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре рейтингында 2010 елдагы 29нчы урыннан узган елда Балтач районының 4нче урынга күтәрелүен әйтте. Рәфил Әмин улы Галләмов җитәкчелегендәге районның позитив үзгәрешләрен аерым телгә алды һәм Рәфил Әмин улына республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерде.

Утырыш барышында район Хакимияте башлыгы вазифасына конкурс үткәрү тәртибе турындагы Положение расланды, конкурс комиссиясенең әгъзалары билгеләнде.

Районны социаль-икътисади яктан үстерүгә озак еллар дәвамында салган намуслы хезмәте өчен Рәфил Әмин улына район Советының Почёт грамотасы тапшырылды.

Район Советы депутаты Марат Хәйруллин узган елларның бер мизгел сыман үтүен, шул дәвер эчендә районда йөзләрчә километр озынлыкта газ, суүткәргеч торбалар салынуын, юллар эшләнүен, кече эшкуарлык үсешен билгеләде һәм Рәфил Әмин улына салган хезмәте өчен районның барлык эшкуарлары һәм район Советы депутатлары исеменнән рәхмәт белдереп, киләчәктә дә район белән бәйләнештә эшләвен һәм алдагы эшендә уңышлар теләде.

Ун елга якын дәвер эчендә салган тырышлыгын бәһалап әйтелгән җылы сүзләргә җавап итеп Рәфил Әмин улы шушы еллар дәвамында үзенең кулы астында эшләгән барлык урынбасарларына, район җитәкчеләренә, суд һәм хокук саклау органнары, дини оешмалар җитәкчеләренә, район эшкуарларына, район Советы депутатларына һәм барлык район халкына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Сәяси һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның һәм җәмәгатьчелекнең һәрвакыт яклавын тоюы турында әйтте һәм „Балтач районы халкы алдында баш иям!” — диде.

Соңгы ун елга якын вакыт эчендә районыбызны җитәкләгән, аны һәрьяклап үстерүгә көч салган Рәфил Әмин улына арытабангы хезмәтендә дә тик уңышлар гына юлдаш булуын телик.