„КҮРЕНЕП ТОРА: СОЛДАТТА БУЛГАН ЕГЕТ”

6 Ноябрь, 2014 - 15:08Рима ВӘЛИЕВАСәясәт

Тормыш мәктәбе — хәрби хезмәткә юлланасы егетләрне хөрмәтләү йөзеннән районда „Призывник көне” тантаналы чара үтә. Быел исә олы, урта буын вәкилләре булачак солдатларга ихлас теләкләрен юлларга омтылгандай монда җыелган. Күңел түрендәгесен тик якыннарга гына һич яшерми җиткереп була. Киңәш биргән кешең моңа колак салса һәр сүзең, олылар әйтмешли, савапка тиң гамәл. Бер дә юкка гына тормыш тәҗрибәсе бай булганнарга ил агаларына кадәр мөрәҗәгать итмиләрдер. Киңәшле эш — җиңүгә юлны кыскартадыр кебек.

Тантаналы чараны район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов алып барды. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов булачак Ватан сакчыларын тәбрикләде. Һәр егет алдында булган изге бурыч яшьләрнең тәүге сынавы кебек кабул ителә. Әмма аларга ныклап аякка басарга этәргеч бирүче бу вазифалы бурыч булуын мисаллар белән дәлилләде. Хәрби хезмәттә көтелгән яңалыклар белән таныштырып үтте. Контракт буенча хезмәт итүчеләр саны күзгә күренеп артасын билгеләде. Югары уку йортын тәмамлаучылар 1 ел хезмәткә алыну урынына 2 ел дәвамында хезмәт хакы алып контракт буенча хезмәт итәргә мөмкин. Хәрби хезмәт стаж буларак та исәпкә алынуы уңай күренеш. „Хезмәттә булган егетләргә полиция, гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә, дәүләт хезмәтендә эшкә урнашу кулай. Закон нигезендә хезмәт итмәүчеләр бер хәл. Ә нигезсез хезмәткә бармаганнарга хәрби билет бирелмәячәк, аларга справка гына, ягъни белешмә кәгазе биреләчәк. Әлбәттә, бу егет кеше өчен хезмәт баскычларыннан күтәрелергә уңай төс бирмәс. Балтач районында хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр булмавы матур күренеш. Балтачлылар арасында хәрби хезмәтне һөнәр итеп сайлаганнар бихисап. Югары уку йортларында белем алып хәрби белгечлекләре алганнар һич югалмас. Ата-аналарыгызның өметләрен аклагыз, йөзләренә кызыллык китермәгез. Мәгънәле командирлар кул астында хезмәт итеп, тугры дуслар табыгыз”,— дип иртәгә хезмәткә юлланасы һәм әлегә мәктәптә белем алган егетләргә Ансар Фазылкарам улы мөрәҗәгать итте.

Район ветераннары Советы рәисе Риф Хөснуллин булачак солдатларга уңышлар теләде. Саннарга, мәгълүматларга тукталып совет, Русия сакчысы бер дә сынатмаганнарын фактларга таянып аңлатты.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград өчен алышның үзәгендә булган Хәнифә Фазлыйәхмәтова чыгышы берәүне дә битараф калдырмас. Иң сылу чагы — 18 яшендә илне фашист илбасарларыннан азат итү өчен корал алган кызның һәр хатирәсе — тарих. Коточкыч яуларда рухлары сынмаган, Ватаны өчен көрәшкән гүзәл затның булачак солдатлар алдына чыгуы ук — үзе тәрбия... Ике улын берьюлы хәрби хезмәткә озатучы Югары Карыш авылыннан Рифат Разетдиновның да әйтер сүзе бар. Авылдан бер дә чыкмаган килеш ерак тарафларга барып хезмәт итеп кайтуын искә алды. 2 елда туганлашып беткәч дип әйтерлек егетләр елашып таралышканын хәтерендә яңартты ул. Уллары Илфат һәм Илсурның исән-имин әйләнеп кайтуын алар тормыш иптәше Ильмира Вафинур кызы белән бергәләшеп көтәр.

Диңгез флоты матросы Фәрит Әхмәтов быел Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан. Кронштадт шәһәрендә „Зеленодольск” хәрби кораблендә хезмәт иткән егет. „Көнбатыш-2013” хәрби учениеләрдә белорусиялеләр белән бергә сынау тотарга туры килгән. Нәтиҗәдә, „Көнбатыш-2013” медале белән бүләкләнгән 43 матрос исәбенә Иске Балтач егете дә керә. „Хәрби парадларда, учениеләрдә катнашып, үз илебездән тыш Финляндия, Польша, Латвия, Эстония, Германия, Литвада булырга туры килде. Чит ил шәһәрләрен күрдек. Санкт-Петербург, Балтийск шәһәрләре музейларында йөрдек. Баштарак авыр кебек тоелса да хезмәт итү кулдан килерлек эш. Миңа ышаныч белдергән район хәрби комиссариат җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Солдатны ихлас көткән әти-әнисе, туганнары, күршеләре дә тик җылы карашка лаек”,— дип төгәлләде ул сүзен. Иртәгә хезмәткә юлланасы егетләр исеменнән Эдуард Вшивцев һәркайсыннан тик юньле хәбәрләр килеп торасына ышандырды. Әйе, чара алдыннан үткән ярышларда егетләр типсә тимер өзәрлек булуларын дәлилләгән. Армспорт һәм гер спортында Азат Ханов (Начар авылы), Илфат Разетдинов (Югары Карыш), Илфир Әмиров (Иске Балтач), Айдар Арслановка (Штәнде) тиңләр табылмады. Булдыклы егетләр үзләренә бәйле һәрнигә җаваплы карашта. Фирдәвис Гайнел улы: „Яхшы армиясе булган илгә берәү дә кул сузарга җөрьәт итмәс”,— дип һәр катнашучының фикерен хуплады. Күңелгә хуш килерлек концерт булды. Ә тамашачылар залында күз яшьләренә ирек биргән ханымның догалары баласы өчен булганын һәркем белә. Тыныч тормышта — вакыт агым су. Бер елдан, газиз улы кайткач, күз яшьләре тик шатлыктан гына була күрсен берүк дип фаразлыйк.