КЫЕРСЫТСАҢ, ЕЛАН ЧӘЧӘР ЗӘҺӘРЕН...

16 Август, 2012 - 08:35Дамир ХӘЙРТДИНОВСәясәт

Җәй айларында урыннарда агулы еланнар тешеннән зыян күрү ихтималы арта. Моның сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк. Кеше саклану чаралары турында уйлап тормый, җиләк һәм башкасын җыярга, ял итәргә, шулай ук башка төр максатлар белән табигатькә ашыга. Коры, җылы көнне резина итек кию кайберәүләр өчен исәрлек сыман. Рәхәт яратучылар җәй көннәрендә җиңел аяк киемендә йөрүне хуп күрә. Сланцы кию модага китте. Менә шул аяк киемендә елан белән очраш инде. Үзеңне бәхетсез очрак белән тәэмин иттең дигән сүз. Еланнар булган җирдә итектә йөрү, барыбер, ышанычлы.
Безнең төбәктә яшәүче кара елан зәһәрлеге ягыннан куркынычлар исәбендә. Быел республиканың Кушнарен районында кара еланнарның кешеләрне тешләве турында хәбәрләр ишетелде.

Ләкин кара еланны белгечләр агрессив еланнар исәбенә кертми. Гюрза, калкансыман борынлы елан кебек, кисәтеп тормый, корбанына ташланмый. Чынлап та ул кеше аягы тавышын сизсә, шуышып качу ягын карый. Ә инде өстенә бассаң, яки аның өне тирәсенә килсәң, ау ареалына аяк бассаң, ул очракта ул агулы тешләрен эшкә кушарга мөмкин.

Белгечләр быелгы кебек эссе, коры килгән җәй айларында агулы еланнар күп очрый торган урыннарда булырга туры килгән очракта сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Чөнки эссе көнне тешләгән елан куркынычрак. Чөнки мондый чакта елан организмы сусаган булучан. Шунлыктан агу концентрациясе югарырак була икән!

Статистика мәгълүматларына караганда, кара елан тешләгәннән үлем очраклары сирәк. Аның агуы балалар өчен һәм аллергиядән җәфаланучылар өчен куркыныч. Ә Никольский кара еланының агуы гадәти кара еланныкына караганда көчлерәк. Күп очракта елан тешләгәннән соң үзенә үз белдеге белән ярдәм күрсәтүчеләр һәлак булуы турында билгеле. Бәхетсезлек килгән очракта квалификацияле ярдәмне врач кына күрсәтә ала.

Елан белән хәвефле контактка кермәс өчен саклану хәерле. Беренче чиратта урманга юл тотканда елан теше үтмәслек аяк киеме, озын таяк хәстәрләргә кирәк булса, очраган хәлдә аны кыерсытырга кирәкми. Кара еланны тотарга маташу хәвеф-хәтәр белән тәмамланырга мөмкин. Тузбаш еланын тотып шаярып йөрүчеләр бар. Мондый чакта игътибарламый кара еланга юлыксаң! Ә бит кара еланның чөм кара төстәгеләре дә очрый. Болай ул төрле төстә булырга мөмкин. Аркасындагы зигзагсыман бизәге дә төрлечә...

Елан белән көтелмәгән чакта да очрашу мөмкин икән ул. Сүз ахырында үзем белән белән булган хәл турында сөйләп китү урынлы булыр. Күптән түгел Танып буена балык каптырырга төшеп барганда каршыма печән төялгән бер автомашина очрады. Минем автомашинаның ишек пыяласы тулысынча ачылган. Печән төялгән автомашина белән юл бирешкәндә йөк арасыннан елан килеп төшмәсенме. Тизлегем ун километрга югарырак булса ул итәгемә килеп төшәр иде, болай автомашинаның көзгесенә эленеп калды. Баш өлеше салонда. Ныклап һушына килгәнче пыяланы күтәрдем һәм еланны ишек рамасына кыстым. Ярсыган елан тешләргә бик маташты, тик булдыра алмады.

Миндә елан тоту тәҗрибәсе юк. Шуңа мин сәяхәтче кара еланны берничек тә коткара алмадым. Ул җанын тәслим кылды...

Димәк, Танып елгасы тугайларында кара еланнар бар дигән сүз.

Дамир Хәйртдинов.