ХАЛЫК САЙЛАУДА АКТИВ КАТНАШТЫ

17 Сентябрь, 2014 - 10:05Рифина НИГАМӘЕВАСәясәт

14 сентябрь көнне Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулары үтте. Балтачлылар мөһим сәяси вакыйгада актив катнашты. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларында һәркем гражданлык бурычын үтәргә ашыкты.

Барыбызга да билгеле булганча, югары вазифага дүрт кандидат дәгъва итте. Үзенә ышанычлы дип санаган кешесенә тавыш бирергә ашыкты халык. Әйтергә кирәк, балтачлылар сайлауларга күмәк килде.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Айдар Сираевтан алынган мәгълүматлардан күренүенчә, сәгать уникегә халыкның 53 проценты тавыш биреп өлгергән дә иде. Иң актив тавыш бирүчеләр Асавка авылы халкы булды, аларның 93,18 проценты бу вакытка үз тавышын бирде. Тутагач, Текән авыллары кешеләре дә төшкә кадәр сайлауларда катнашты. Башкортстан „Юлдаш” радиосы аша БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев та Балтач районының сайлауларда берничә район белән берлектә аеруча актив булуын билгеләде.

Бу көнне өлкәннәр дә, яшьләр дә сайлау кампаниясенә битараф булмаганнарын күрсәтте. Йомгак ясаганда халыкның активлыгын саннар дәлилләде. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән 16153 кешенең 15901е сайлауларда катнашкан. Тавыш бирүчеләрнең активлыгы 98,44 процент тәшкил итте.

Сайлау нәтиђәләре буенча Илдар Бикбаевка 62 кеше (0,39 процент) тавыш биргән. Юнир Котлыгужин 117 тавыш (0, 74 процент) ђыйган. 63 кеше(0,4 процент) Иван Сухарев яклы булган. Рөстәм Хәмитовка 15628 кеше үз тавышын биргән, райондашларыбызның 98,28 проценты аңа үз ышанычын белдергән дигән сүз бу.

Сайлаулар авылларда һәм район үзәгендә бәйрәм төсен алды. Иске Балтач авылының үзәк мәйданында көзге муллык ярминкәсе үтте. Халык сайлаулардан соң биредә бер-берсе белән аралашты, үзенә кирәк-яракны алды.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Өлкәннәр республика киләчәгенә битараф түгел.