“ҖЫЛЫЛЫК БИРҮ СЕЗОНЫНА ӘЗЕРБЕЗ”

Вакыт кышка табан бара. Көндезләрен кояш җәйне искә төшереп җылытса да, көзнең төннәре, иртәләре салкын. Суык үзен сиздергән саен, кеше кышка әзерләнү хәстәрен күрә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте исә бу эшне җәйдан башлап алып бара. Бу хакта җәмгыятьнең директоры Рәлиф ӘБРАРОВ сөйли.

— „Коммуналь хуҗалык”ның эшчәнлеге дүрт юнәлештә оештырыла. Халыкны һәм район үзәге оешмаларын эчәргә яраклы су белән тәэмин итүдә — 11, җылылык челтәрләрен һәм үзәк котельныйны хезмәтләндерүдә — 17, көнкүреш чүпләрен полигонга чыгару һәм утильләштерүдә — 6, автопаркта 6 кеше эшли. Моңа өстәп йортларга яңадан су үткәрү һәм халыкның суүткәргечләрен ремонтлау эшләрен алып барабыз, автотранспорт хезмәтләре күрсәтәбез. Хуҗалык карамагындагы су челтәрләренең озынлыгы — 53 (бу „Көньяк” микрорайоныннан тыш), җылылык челтәрләренең озынлыгы 9,3 километр. Агымдагы елның ахырына кадәр 2 километр 600 метр озынлыкта — су үткәргеч, 0,5 километр озынлыкта җылылык үткәрү челтәрләренә капиталь ремонт үткәрү күз уңында тотыла. 3 ай эчендә „Көньяк” микрорайонында, Октябрь, Красноармейская, Энергетиклар һәм башка урамнарда 100 йортка су үткәрелде. Кышкылыкка әзерлек йөзеннән төп су үткәргеченең биш урынында ябу-ачу өчен арматуралары (задвижка) алыштырылды. Бу бер яктан төп су артериясен ябып, аерым урамнарда ремонт эшләре алып барырга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, искергән, су агарга юлы калмаган арматураларны алыштыргач, халыкның „су акрын ага” дигән сүзләре кимеде. Су агышының басымы бар хәзер. Искерү нәтиҗәсендә ел саен биш процент су үткәргеч торбаларны алыштыру каралган. Аварияләр еш була. Әмма тәүлекнең нинди вакытында бу турыда хәбәр алсак та, Данис Хаҗиев җитәкчелегендәге бригада урыннарга чыгып ремонт эшләре үткәрә. Слесарьлар Фирдинант Фәсәхетдинов, Фидарис Хөсәенов, слесарь-водитель Рамил Хәсәнов, эретеп ябыштыручы Владислав Сәитов, ЮМЗ-6 экскаваторын хезмәтләндерүче Радик Ахуновлар үз эшләрен яхшы беләләр, вакытында һәм сыйфатлы башкаралар.

Үзәк котельный җылылык бирү сезонына әзер. Монда Ростехнадзор инспекциясе тарафыннан тикшерү үткәрелде, әзерлек паспорты алынды. Җылылык чыкмасын өчен трассаны өлешләтә ремонтлыйбыз. Бу эшләрне участок мастеры Барый Кәшфиев җитәкчелегендәге бригада алып бара. Кышка әзерлек эшләрен вакытында һәм нәтиҗәле оештыруда хуҗалыкның баш инженеры Айрат Әүхәтовның тырышлыгы зур булды.

Республика программасы буенча күпфатирлы сигез өйнең түбәләрен профнастил белән ябу оештырылды. Комсомол урамының 1 һәм 3 санлы йортларында киртәләр, коридорларның идәннәре яңартылды, канализация ремонтланды. Ике катлы башка йортларда да электр һәм газ җиһазлары ремонтлана. Бу эшләр барысы да кышкы сезонны яхшы әзерлек белән каршы алу максатыннан башкарыла.

Район Хакимияте кышка әзерлек эшләрен даими игътибар үзәгендә тота. Бу безнең көндәлек эшчәнлегебезгә тагын да зуррак җаваплылык өсти. „Коммуналь хуҗалык”ка карата халыкның уңай мөнәсәбәте, ышанычы көннән-көн арта. Бүгенге көндә җәмгыятьнең газ һәм электр энергиясе өчен бурычлары юк, шуңа да җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмас, дип уйлыйбыз.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА язып алды