Алда безне кызыклы, кайнап торган тормыш көтә, журналистларның язмаларына сәбәпләр күп булачак...

19 Ноябрь, 2015 - 09:22.Сәясәт
(Республика Башлыгы Рөстәм ХӘМИТОВның иҗтимагый-сәяси журналистика медиафорумында журналистларның сорауларына биргән җаваплары)

Очрашу башында Рөстәм Зәки улы журналистларны республикадагы хәл-торыш, аеруча икътисади күрсәткечләр белән таныштырды.
—Республиканың икътисади хәле тотрыклы. Агымдагы елның ун аен без яхшы тәмамладык, дип ышандыра алам. Октябрь ае буенча сәнәгать производствосы индексы нәтиҗәләрен карасак, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 4,5 — 4,7 процент артым белән барабыз. Ун айлык күрсәткечләрне чагыштырганда да бәләкәй генә, әмма алга китү бар — 101 процент, бу барыбер яхшы.

Салымнар буенча хәл яхшырак — бүгенге көнгә узган ел нәтиҗәләреннән 10 — 12 процентка югарырак. „Башнефть” безгә яхшы һәм актив булыша. Без бу компаниягә рәхмәтлебез. Булган пакетка — 25 процент һәм 1 акция — без 5 миллиард сум дивиденд алдык. Бу 2014 ел нәтиҗәләре буенча. 2015 елда да бу саннар кимендә шул кадәр, ә бәлки, бераз күбрәк булыр.

Предприятиеләр эшли. Табышлы предприятиеләр саны узган елдагыдан кимеде. Әмма без алдынгы позицияләрдә калабыз. Табышлы эшләгән предприятиеләр саны буенча без Русиядә беренче урында. Идел буе федераль округында торак төзү һәм сафка кертү буенча беренче урындабыз.

Авыл хуҗалыгы да начар эшләми. Елны, 2014нче ел нәтиҗәләренә караганда, 3—4 процент үсеш белән тәмамлыйбыз. 3 миллион 200 мең тонна уңыш җыеп алынды. 1,5 елга азык запасы тупланды, алдагы кышка проблемалар юк. Тыныч кына 2016 елга аяк басып, чәчү кампаниясен яхшы дәрәҗәдә үткәрәчәкбез. Техника, орлыклар бар, хәзер ашлама тупларга кирәк.

Тулай төбәк продукциясе күрсәткече бераз түбәнрәк булачак — якынча 1 — 1,5 процентка. Әмма инвестицияләр белән хәл начар түгел, „+” белән барабыз: ел нәтиҗәләре буенча 3,5 — 4 процентка яки кимендә 2,5 процентка. Предприятиеләр инвестицияләү, яңа производстволар төзү, яңа мәйданнар проектлау буенча актив эш алып бара.

Республикадагы гомум хәл-торышны алганда: бөтенесе дә эшли, бөтенесе дә хезмәт сала.

Җәйге ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң бик популяр булып калабыз. Бүген Уфада күп-төрле форумнар уза. Уфаның матурлануын билгелиләр, инфраструктура нәтиҗәле эшли. 2016 елда Русия күләмендәге зур чаралар уздыруга чират бар. Без инде 2017, 2018 елларны да күзаллыйбыз. Дөньякүләм чараларны уздыруга да гариза бирдек. Барысы да уңышлы булыр, дип өметләнәм.2020 елда Башкортстанда Фольклориада булачак. Ике атна дәвамында иҗади тормыш гөрләячәк. Алдагы ике елда сәхнә мәйданнарын тәртипкә китерергә бурычлыбыз: ачык һавада, клубларда, мәдәният сарайларында. Оештыру комитеты бар. Русия, кабул итү ягы буларак, Уфада, Башкортстанда Фольклориада югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләячәк. Шулай итеп алда безне кызыклы, кайнап торган тормыш көтә. Журналистларга язар өчен сәбәпләр күп булачак.


Торатау: чимал түгел,
ядкәр!


—Безнең өч билгеле шиханыбыз — Торатау, Йөрәктау һәм Куштау бар. Шуларның икесе — Йөрәктау белән Торатау — аеруча сакланучы табигать объектлары дип санала, — диде төбәк җитәкчесе, „Башкортстан сода компаниясе”нә чимал җитешмәү турындагы сорауга җавап биреп. — Шиханнарда „Кызыл китап”ка кергән бик күп үсемлекләр булганлыктан, тауларга мондый статус бирелгән. Моннан тыш, бу урында гына очраган һәм башка беркайда да үсмәгән үсемлекләр бар. Һичшиксез, бүген таулардан шушы статусны кирегә алып булмый. Димәк, тауларны эшкәртү дә мөмкин түгел.

Рөстәм Зәки улы әйтүенчә, Торатауны, беренчедән, аеруча сакланган биләмә статусы якласа, икенчедән, Башкортстанның 70 процент халкы аны эшкәртүгә каршы тавыш биргән. Урындагы халык белән бәхәскә керү үзен ихтирам иткән бер генә компаниягә дә кирәк түгел. Чимал өчен альтернатив ятмалар да табылган. Ләкин „Сода” компаниясе өстәмә чыгым салмый гына җитештерү күләмен арттырырга ниятләгән. Республика Башлыгы билгеләвенчә, „Башкортстан сода компаниясе” өчен чимал эзләгәндә геологлар „фәкать чиста” (кушылмалар микъдаре бер проценттан да ким) ятмаларга гына басым ясаган. Әмма белгечләр бүген эшкәртелгән известьның категориясе күпкә түбәнрәк булуын ачыклагач, мәсьәлә бөтенләй икенче үсеш алган да инде.

—Шунысы мөһим: Шахтау кебек ятмалар бездә бик күп. Хәтта берәү-икәү генә дә түгел, җитәрлек дәрәҗәдә. Килешәм, берәүләре — еракта, икенчеләре — якын, өченчеләре — тирәндә, дүртенчеләре, транспорт инфраструктурасыннан чыгып фикер йөрткәндә, бик уңайсыз җирдә урнашкан. Әмма чынбарлыкта республикада Торатаудан башка чимал чыганагы юк дигән фараз үз-үзен акламады, — диде Рөстәм Зәки улы.

Тик „Башкортстан сода компаниясе” өчен икътисади яктан табышлы ятманы кайдан табарга соң? Сибай, Әбҗәлил, Белорет якларыннан ташырга кирәк, ара якын түгел — 450 километр. Ничек кенә булмасын, ятманы Стәрлетамак яныннан табу өстенрәк. Бүген белгечләр бу максаттан Шахтаудан 35 километр ераклыкта урнашкан Гомәр ятмасын өйрәнә. Якынча исәпләүләр буенча, мондагы чимал запасы 180 миллион тонна күләмендә бәһалана һәм ким дигәндә 40 елга җитәчәк.

—Бу — конфликтлы юл түгел. Бу — перспективалы юл. Беркемгә дә сер түгел, моңа кадәр Хөкүмәт „Башкортстан сода компаниясе” өчен шиханнардан башка чимал чыганагы юк дигән фикер белән яшәде. Аңлы рәвештәме, әллә юкмы, ялгыш фикер уяттылар.
Бүген исә шуңа иманым камил: барлык структуралар да — геологлар, химиклар, технологлар — үзара аңлашып эшли икән, химия сәнәгате, шул исәптән „Башкортстан сода компаниясе” өчен дә чимал булачак, — диде Рөстәм Зәки улы. —Әлбәттә, Гомәр ятмасының чимал сыйфатында өйрәнелүен урындагы халык җиңел кабул итә дип әйтеп булмый. Ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Мин аларны аңлыйм. Бу, чынлап та, искиткеч матур яклар: елга буйлары, көтүлекләр, печәнлекләр... Әмма казу эшләре авылдан якынча дүрт километр ераклыкта башланачак дип күзаллана. Халыкка эш булачак. Бүген Гомәрдә хезмәт яшендәге 86 кеше эшсез ята. Якын арада аларның кайберсе геологик эзләнүләргә җәлеп ителсә, калганнар киләчәктә карьерда эшләячәк.


Пионерия — берләштерүче көч


Иҗтимагый-сәяси журналистика медиафорумында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты Владимир Путинның пионерияне тергезү башлангычын хуплавы турында хәбәр итте.

—Советлар Союзының элекке пионеры буларак, бу башлангычка уңай карыйм. 10 — 14 яшьтә балаларга уртак идея белән яну , бергәләп ниндидер программа, сәяхәт яки төзелеш, спорт белән мавыгу, модельләү булсынмы, тормышка ашыру өстендә эшләргә өйрәтү мөһим, — диде төбәк җитәкчесе. — Бүген шушы максаттан балаларны берләштерүче көч таләп ителә. Балалар иҗат коллективлары, төркемнәре үз карамагында калдырылган, аларга финанслау җитешми. Бу очракта Президентның указы укучыларны аңлы эш итүгә, яхшылыкка, яңалыкка, шул исәптән илсөярлеккә омтылырга мөмкинлек биргән система булдыра.
Исегезгә төшерәбез, 29 октябрьдә Владимир Путин „Русия укучылары хәрәкәте” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм үсмерләр оешмасын булдыру турында”гы Указга кул куйды. Республика Хөкүмәте төбәктә шушы структураны оештыруга балышлык итәчәк, дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.


Безнең авыл хуҗалыгында табыш алырга була


Авыл хуҗалыгы районнарында яшь белгечләр — инженерлар, ветеринария врачлары, зоотехниклар, агрономнар җитешми. Авылга эшкә кайтучы яшь белгечләр 100 мең сум — „подъёмный” һәм ай саен 7 мең сум эш хакына өстәмә ала. „Земство докторы” программасы буенча берәр миллион сум акча ала башлагач, районнарга һәр елны тугызар-унар табиб килә һәм яхшы итеп эшли. Авыл хуҗалыгында яшь белгечләрне яклау һәм аларны авылда калдыру буенча программа юкмы? Республика Башлыгының әлеге сорауга җавабы:
—Дәүләт бюджеты социаль юнәлешле. Без базар икътисады шартларында үзаллы яши алмаган көчсез кешеләрне якларга бурычлыбыз. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләренә, аз керемле, күп балалы гаиләләрне, инвалидларны яклауга ресурслар юнәлтергә тиешбез.

Авыл хуҗалыгы — сәнәгать производствосы ул. Аңлы эш иткәндә — табышлы. Яхшы эшләсәң, авылда акча алып була, мин моңа күп тапкыр инандым. Исәбендә берничә йөз миллион сум акча яткан фермерны беләм. Ул актив эшли, бу акчаларны үз җилкәсе белән эшләп алган. Хуҗалыкны „нуль”дән башлап 25 ел дәвамында аякка бастырган. Бүген аңа йөзләгән кеше эшли, ул иң яхшы яшь белгечләрне сайлап ала, аларны торак белән тәэмин итә. Ләкин мондый фермерлар бармак белән санарлык кына. Калганнар: „Акча бирегез, ярдәм итегез, төзегез, эшләгез”, — дип ялына. Хуҗа кеше үзенең эшчеләренә ярдәм итәсе килә икән, яшь белгечкә 500 — 600 мең сумга өй төзеп бирә ала. Чираттагы программаны кабул итеп, бюджет акчасын тарата башлаячакбыз, дип сүз бирә дә алмыйм, бирмим дә.

Безнең авыл хуҗалыгында табыш алырга мөмкинлек бар. Бу елның саннарына күз салыйк. Бункер үлчәмендә 3,2 миллион тонна иген, эшкәртеп, киптереп, чистарткач 3 миллион тонна калды дип алыйк. Бүген базарда бодай буенча иң арзан хак — 10 мең сум. Күңелдән тиз генә тапкырлый аласызмы? Мин тапкырлый алам: 30 миллиард сум — безнең басуларда җитештерелгән игенне саткан очракта алырга мөмкин сумма. Игеннең яртысы орлыкка, фуражга, азыкка, бәлки халыкка таратырга, ягъни хуҗалыкның үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тотылса да, яртысы кала, аны сатып була. 15 миллиард сум. Сез бездән 200 миллион сорыйсыз, кулыгызда бүген 15 миллиард сум бар. Республика бүген 1,8 миллион тонна сөт җитештерә. Русиядә — без беренче. Килограммын 15 сум белән саткан очракта да, тоннасы — 15 мең сум, бу тагын—якынча 30 миллиард сум, дигән сүз. Авылда акча бар, дип әйтергә теләвем. Яшь белгеч башта авылга кайтып эшен күрсәтсен. Без күп ярдәм итәбез, ә контроль юк. Дәүләт акчасы чынлап та мохтаҗлык кичергән кешеләргә генә җитә.


Мәсьәләне беләбез, мәктәпләр төзеләчәк


Республика Башлыгына Башкортстанда мәктәпләрнең кирәгеннән артык тулы булуы һәм яңа мәктәпләр төзү мөһимлеге турында да сорау бирелде. Рөстәм Зәки улы Русия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән программа турында сөйләде. Аның шартлы исеме — „Мәктәпләрне яңарту һәм мәктәпләрдә икенче сменаны бетерү”. Программа 2016 елда старт ала дип көтелә. РФ Мәгариф министры әйтүенчә, алдагы елда Русиянең һәр субъектына 1000 кеше сыешлы зур заманча мәктәп төзелерлек сумма бүленәчәк. Балалар ике сменада укыган, җимерелү куркынычы янаган, иске мәктәпләрнең исемлеге төзелергә тиеш. Республикада беренче карашка иске мәктәпләр саны 100гә якын.

—Бу исемлек белән таныштым. Караидел районындагы бер мәктәп бинасы 1836нчымы, 1826нчымы елда төзелгән! Благовещен шәһәрендә 1913 елда сафка кертелгән мәктәп бар. Икътисади хәл авыр. Әмма алдагы елда авыл һәм шәһәр мәктәпләребезне яңарту, тәртипкә китерү буенча программа старт алачак.

Авыл хуҗалыгын башка алымнар белән күтәрергә кирәк
„500 ферма” программасына бәһа бирүен сорагач, Рөстәм Зәки улы авыл хуҗалыгының бүгенге хәл-торышына җентекле тукталды. „Авыл хуҗалыгы темасы шулкадәр тирән, аңа керсәң, зыянсыз чыгып булу авыр”, — диде төбәк җитәкчесе.Бүген безнең авыл XX гасыр уртасы моделе буенча эшли һәм яши. Һаман шул ук агротехнологияләрне кулланабыз. Бөтенләй башка караш, идеология кирәк. „Басудан алып кибет киштәсенә кадәр” форматта эшләгән зур предприятиеләр кирәк. Нефть компанияләре „скважинадан бензин колонкасына кадәр” эшли бит. „Алексеевский”, „Рощинский” совхозлары мондый структураларның прообразы гына. Бу форматта эшләгән шәхси хуҗалыклар бар, әмма бик аз. 15 — 20 миллиард сумлык агропродукция җитештергән бер генә флагманыбыз да юк. Русиядә авыл хуҗалыгында уңышлы эшләүче илле предприятие исемлеген Брянск өлкәсендәге „Мираторг” компаниясе җитәкли. Аның товар әйләнеше — 86 миллиард сум. Мондый предприятиеләр Белгород өлкәсендә бар. Алар дуңгыз, кош ите җитештерү буенча генетик фабрикалар куллана. Ә без беренче генетик фабриканы быел гына сафка керттек. Алдынгылар белән чагыштырганда, 15 елга соңга калып. Сыер савучыларның чиләк белән күтәреп сөт ташыганын күргәч, упкын кырыенда торуыбызны аңладым. „500 ферма” программасын шуңа күрә кабул иттек. Һәм ул, без көткән дәрәҗәдә үк булмаса да, үз нәтиҗәсен бирде.

Искечә авыл хуҗалыгыннан алдынгы, зур масштаблы, заманча, югары нәтиҗәлелегә күчү — авыр процес, әмма бу кирәк. Бу эшне бер генә буын гомерендә эшләп өлгереп булырмы, белмим, әмма башларга кирәк. Аграрийлар берләшмәләре дә, муниципалитетлар да бу турыда уйласын. Көнбатышта ни өчен авыл хуҗалыгы производствосы яхшы оештырылган? Анда югары җитештерүчәнлекле зур товар хуҗалыклары бар. Колбаса, сөт, икмәк продукциясе җитештерә торган бәләкәй авыл кооперативлары бар. Бездә кооперация юк. Ничек безнең кешене күршесе белән берләштерергә? Ни өчен безнең кешеләр кооперативларга тупланмыйлар?

Авыл хуҗалыгын яңартуны заман таләп итә. Бүгенге хаклар белән бер кешегә 2 – 2,5 миллион сумлык товар җитештерелергә тиеш. Әлеге кебек 700 мең сумлык түгел. 700 мең! Аз эш хакы да шуннан — нәтиҗәсез хезмәттән. Безгә 5—7 зур агрохолдинг һәм базарларга әзер продукция чыгаручы аз товарлы хуҗалыклар кирәк.