Район сулышы

2017 ЕЛДА „САБАНТУЙ” ХАЛЫК БӘЙРӘМЕН ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА

17 Май, 2017 - 17:40

Халык традицияләрен арытабан үстерү, агымдагы елның биш аенда аграр сектор эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау максатында Балтач районы Хакимияте карар итә:

Чәчү эшләре кызу бара

17 Май, 2017 - 16:33

Быел яз соңлап килде дисәк тә, табигать үзенекен итте. Кояшлы, шул ук вакытта җилле көннәр басулардагы дымны ялмап алгандай, тиз арада юкка чыгара. Елны туйдырырлык көннәрнең һәр сәгате кадерле. Каргалы авылының шәхси эшкуарлары — Шакировлар өчен бүген иң кызу мәл.

БАЛАЛАРГА ИГЪТИБАРНЫ КИМЕТМӘГЕЗ!

17 Май, 2017 - 11:01

Агымдагы елның 18 маеннан алып 9 июньгә кадәр республикада „Игътибар — балалар!” дигән баш астында киң масштаблы чаралар үза. Юл-транспорт фаҗигаләре анализы юлларда һәм урамнарда балалар катнашлыгында иң күп бәхетсезлек очракларының каникул вакытларында булуын күрсәтә. Моның сәбәбе — өлкәннәр ягыннан балаларга игътибар кимү. Профилактик чара нәкъ шул турыда кисәтә.

АСАВКА АВЫЛЫНЫҢ КАҺАРМАН УЛЫН ИСКӘ АЛЫП

17 Май, 2017 - 10:45

Асавка авылы халкы батыр улын онытмый. 8 май көнне Чечен сугышында һәлак булган якташыбыз Эдуард Минниахметовның якты истәлегенә тактаташ ачылды.

„ҖИҢҮ КӨНЕ ХӘТЕР ҺӘМ КАДЕР КӨНЕ ИКӘНЕН ОНЫТМЫЙК...”

12 Май, 2017 - 09:39

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы районда чын мәгънәсендә ихласлык мохитендә үтте. Яуда кан койган Балтач районы вәкилләренең нибары егерме икесе генә бүген безнең арада. Өлкәннәрнең тиңсез каһарманлыгы белән соклануыбызны дәлилләгәндәй һәр балтачлы ветераннарга майның ягымлы кояшыдай җылы мөгамәләсен күрсәтергә ашыкты.

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫ КАРШЫНДА ҖӘМӘГАТЬ СОВЕТЫ ЯҢАДАН ТЕРГЕЗЕЛДЕ

11 Май, 2017 - 16:48

Район үзәге урамнарында кайчан тротуарлар була? Урамнарның ямен җибәрүче кәҗәләрдән арыну юллары бармы? Обелискның тирә-ягын кем төзекләндерергә тиеш? Быел җәй район мәдәният сараенда дискотекалар үтәрме? Район Хакимияте башлыгы каршында җәмәгать советын яңадан тергезү буенча җыелышта шушы һәм башка бихисап халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.

Дети написали письма ветеранам

8 Май, 2017 - 15:50

В преддверии празднования 72-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне, воспитанниками Муниципального автономного учреждения подростковый клуб «Романтик» села Старобалтачево проведена акция «Письмо ветеранам».

RSS-материал