Район сулышы

Балтачта йөзүчеләр ярышты

4 Ноябрь, 2018 - 09:00

Бүген Халык бердәмлегенә көненә  багышланган спорт чараларының берсе  "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында үтте.

Имән авылында яшәүче Кыямовларны бриллиант туйлары белән котладылар

25 Октябрь, 2018 - 09:00

60 ел һәм аннан да күбрәк вакыт бергә гомер итү  бик бәхетле парларга гына тиядер ул.   Артка брылып карасаң,  бер кеше гомере бит бу. 1958 елның 12 апрель көнендә никахларын теркәгән, Имән авылында яшәүче Васига һәм Рәфил Кыямовлар  үзләрен бик тә бәхетле дип  исәпли. Ә парлы озын гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү үзе бер мәртәбә  тиң.

Яңа программа чикләрендә Көнтүгештә мәңгелек йортлар тәртипкә китерелде

25 Октябрь, 2018 - 09:00

Көнтүгеш авылында яшәүче халыкны күптәннән борчыган проблема бар иде. Ул — авылдагы мәрхүмнәр җирләнгән мәңгелек йортларны тәртипкә китерү.

Авыл халкы үз көче белән булдырган рәшәткәләр еллар үтү белән искереп җимерелә башлаган күренеш барыбыз өчен дә күңелне кырырлык хәлгә тиң иде. Һәм быел, бу проблема уңай чишелеш тапты.

Көнтүгеш авылында электр линияләре яңартылды

24 Октябрь, 2018 - 09:00

Чикләнгән җаваплылыктагы „Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре авылларда электр линияләрен капиталь  ремонтлау буенча планлы эш алып бара.

Агымдагы елда гына (март — октябрь айларында) мастер Линар Закиров җитәкчелегендәге бригада уңганнары Сәйтәк, Яңа Уразай, Югары һәм Түбән Иванай, Түбән Сикияз, Көнтүгеш авылларындагы электр линияләрен яңартуны тәэмин итте.

Алтынчы сентябрь көнне Көнтүге

Нөркә авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә

23 Октябрь, 2018 - 09:00

Күптән түгел район Хакимитяте Башлыгы Илгиз Субушев  Усман авылында булып,  гамәлдәге  фельдшер-акушер пунктының эше белән танышкан көнне  яңа  төзеләчәк ФАП  урынын тәртипкә китерү өчен вакыт билгеләгән иде.

—23 нче октябрь конне усманлылар белән өмә оештырып, яңа объект урнашачак җирлектәге  агачлар кисеп юк ителде. Яше –карты өмәдә актив катнашып,Усманда унган халык яшәгәнлеген  исбатладылар.

Штәндедә подрядчылар мәктәп бинасын төзү эшләрен кызу тота

19 Октябрь, 2018 - 09:00

„Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” программасына ярашлы,  Штәнде авылында яңа мәктәп бинасы төзелеш эшләре җәелдерелде.

Хәер,  моннан берничә көн элек: "Төзелеш эшләре туктатылган, авылда яңа объект булмаячак икән,"-- дигән имеш-мимешләр халык теленә кергән иде.

Дөрес түгел. Бүген Штәндедә  төзелеш эшләре    тулы куәтенә бара.

Имән авылында— яшь фельдшер

18 Октябрь, 2018 - 16:58

Быел Нөркә, Иске Уразай, Тибел, Янтимер, Имән авылларында яшь фельдшерлар хезмәт юлын башлады. Чайковск шәһәрендә медицина училищесында һөнәр үзләштергән Гөлназ Фаридунова аларның сафын сентябрь аенда тулыландырды. Яшь белгеч туган авылы кешеләренең сәламәтлеге сафына басуыннан канәгать.

Балтачта Республика көненә багышланган спорт ярышлары үтте

11 Октябрь, 2018 - 09:00

Бүген район үзәгендә Республика көненә  багышланган спорт ярышлары үтте.

Сәйтәк авыл җирлегеннән спорт чараларында аеруча актив катнаштылар.  Шахмат ярышларында гына  авыл җирлеге авылларыннан килгән 8 шахматчы  үзенең зирәклеген сынады.

Район үзәгенең “Ход конем” шахмат үзәге уенчылар белән тулы иде бүген.

Кызлар арасында үткән ярышларда  сәйтәклеләр призлы урыннарга чыкты.

Иске Тушкырда яшәүче өлкән кешеләр яшьләрдән җитез әле

1 Октябрь, 2018 - 09:00

Авылда узган “Сәламәтлек көне”ндә ачык күренгән бу.

Халыкара өлкән буын вәкилләре көне алдыннан  Иске  Тушкыр авылында "Сәламәтлек көне" оештырганнар. Мәдәния йортының  мәдәни чаралар оештыручысы Наил Мөхәмәтҗанов, китапханәче Венера Хәмәтнуровалар инициативасын  өлкәнннәр, хуплап каршы алган.

Көзге матур көн. Хозур табигать.

Штәнде авылында яңа фельдшер-акушер пункты төзелеше тәмамлану алдында

26 Сентябрь, 2018 - 09:00

Район Хакимияте башылыгының төзелеш, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Шамил Мөккамил улы ӘХМӘДУЛЛИН белдерүенчә, халыкның саулыгын саклау һәм аны яхшырту — җәмгыятебезнең беренчел бурычы икәнлеген урындагы җитәкчелек һәрвакыт истә тота.

Штәнде авылында өр-яңа фельдшер-акушер пункты төзелә.

RSS-материал