Район сулышы

РАЙОН ҮСЕШ ЮЛЫНДА

28 Декабрь, 2012 - 10:00.Район сулышы

Безнең календарьдагы тагын бер ел тәмамлана. Бу ел сәясәттәге, икътисадтагы һәм башка тармаклардагы күп вакыйгалар белән хәтерләребездә уелыр. Ул алдагы елларга илнең төп үсеш векторын билгеләде. Русия Федерациясе Президентын сайлау ил күләмендәге төп вакыйга булса, район күләмендә муниципаль район Советы депутатлары сайланды. Сайлауларның нәтиҗәләре безгә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә.

ЕЛЛАР АРТЫНДА — ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ

Миләүшә Шәрәфиева (рәсемдә) районның элемтә узелында эшли, элемтә операторы вазифасында шактый тәҗрибә туплаган хезмәткәр ул.

“ТАМАША”НЫҢ ЧАТКЫЛАРЫ УЯТСЫН АВЫЛЛАРНЫ!

БР Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы — Корылтайга Юлламасында мәдәният өлкәсенә игътибарны арттыру, клубларга ярдәм итү мәсьәләсен күтәрде. Бу сүзләрне район мәдәният хезмәткәрләре хуплап, шатланып каршы алды. Бишенче ел оештырылган “Тамаша” район театр фестиваленең йомгаклау кичәсе дә шушы күтәренке рух белән әзерләнгән. Түбән Сикияз авыл мәдәният йортында узган бу чара районның иң актив үзешчәннәрен, сәнгать сөючеләрне җыйды һәм, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде, көлдерде, уйландырды, куандырды.

ТӘВӘККӘЛ ЕГЕТ

Мәдехәт Рәхимҗанов (рәсемдә) яшәештә һәр ир-егет өчен мөһим саналган водитель һөнәрен үз иткән көчле затларның берсе. Тәҗрибәле водительнең хезмәт стажы да ярыйсы, 1990нчы елдан алып руль артында ул. Әлеге вакытта Мәдехәт Рәхимҗанов үзәк район больницасының ашыгыч ярдәм автомашинасын хезмәтләндерә.
“Һөнәрен зур җаваплылык белән башкара, бик тырыш, эшсөяр егет”, — ди гараж начальнигы Зәбир Абдуллин хезмәткәр турында.

“КЫЗЫЛ ТАҢ”НЫҢ ҖЫРЛЫ КИЧЛӘРЕ”НДӘ БАЛТАЧЛЫЛАР ЧЫГЫШЫ ЯКТАШЛАРНЫҢ РУХИ БЕРДӘМЛӘШҮ БӘЙРӘМЕНӘ ӘВЕРЕЛДЕ

Бу кичәгә нәкъ шундый юнәлешне тәбрикләү сүзендә “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бирде. “Шушы көннәрдә генә БР Президенты Рөстәм Хәмитов “Якташлар” проектын хуплады. Илгә, районга файда китергән билгеле кешеләрне барлау — проектның максаты. Бүгенге кичә сезнең элемтәләрне яңартып, район мәнфәгатенә яңа эшләр башлау өчен этәргеч бирсен!” — диде ул һәм балтачлыларга эстафетаны кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Якташлар белән тулы зал район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовның һәм БРның Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Венера Хәкимованың тәбрикләү сүзләрен, “Кызыл таң”ның безнең төбәктән үз хәбәрчесе Марат Зыятдиновка “Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүне күтәреп алып алкышлады. Фаил Фәтхетдинов “Әллүки” журналы белән хезмәттәшлек иткән өчен Иске Балтач беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Мансуровага редакциянең Рәхмәт хатын тапшырды.

ТОРМЫШ ДЕВИЗЫ — СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ!

Танылган спортчы, якташыбыз Илдар Сәхипов кул көрәштерү спортын үз итә. Армспорт белән яшүсмер чагынан ук шөгыльләнә башлый ул.
Илдар федераль һәм республика күләмендә оештырылган спорт бәйгеләренең даими уртасында булырга күнеккән, аларда зур теләк белән катнашып, әледән-әле җиңү үрләрен яулый.

ВАКАНСИЯЛӘР ЯРМИНКӘСЕНДӘ

Яшьләргә эш бирү, аларның яшәеш проблемаларын канәгатьләндерү —яшьләр сәясәтендәге мөһим юнәлешләрнең берсе.

УҢЫШЛЫ СӘЯХӘТ

Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада Югары Карыш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айдар Гомәров III урынга лаек булды, диплом һәм iPAD Интернет-планшеты белән бүләкләнде.

ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ АЛУ КАМИЛЛӘШӘ...

Хәрби часть һәм берләшмәләрне даими әзерлек хәленә күчерү, гаскәрләрне заманча корал һәм хәрби техника белән җиһазландыру, Кораллы Көчләрнең яңа йөзен булдырган мәлдә гаскәрләрне рядовойлар һәм сержантлар составы белән комплектлау системасы арытабан камилләшүне таләп итә.

ИҢ ЯХШЫ БАШКОРТ ҺӘМ РУС ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ

Республикада ел саен иң яхшы башкорт һәм рус телләре укытучыларын билгеләүче конкурс үтә. Аның җиңүчеләре халыкара укытучылар көне алдыннан Уфада профсоюзлар йортында бүләкләнде. Безнең районнан Иске Балтач беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Руфина Фәтхиева һәм Түбән Сикияз урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәйруллиналарга БР Мәгариф министры диплом һәм акчалата премияләр тапшырды.

RSS-материал