Район сулышы

ДЕСАНТЧЫЛАР БЕРГӘ ҖЫЕЛДЫ

2 август — көнне һәр елны солдат юлы һава-десант гаскәрләре белән бәйле ир-етеләр үзләренең данлыклы бәйрәмен билгеләп үтәләр. Безнең район үзәгендә дә һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан бер төркем якташ-десантчылар да зәңгәр биретларын киеп очрашуга килде. Еллар үтүгә карамастан, аларның сөйләшер сүзләре, уртак фикерләре бетмәс-төкәнмәс.

БУЛДЫРА БИТ РОССИЯЛЕЛӘР!

«Россия» җәмгыятендә урак эшләре һәр елда комплекслы башкарыла. Агымдагы ел урагы да аннан искәрмә түгел. Хуҗалык басуларында 600 гектар мәйданда өлгергән арыш уңышын җыйнап алуга читтән ярдәм җәлеп итмәделәр. Үз көчләренә таяндылар. ЖВЗ-7 ургычлдарын хезмәтләндергән Илдар Аскаров һәм Илнур Гыйләҗевлар ЖВП-6 ургычында тәҗрибәле механизатор Финат Әхкамов аяз көннең һәр сәгатен, һәр минутын җаваплылык белән үткәрде. Ургыч машинистлары артыннан тезмәләргә салынган уңышны Дон һәм Нива комбайннарында суктырган Рушан Галиханов, Марат Кашапов, Фларис Әхияров һәм Рәмил Глимҗановлар өлгерлек күрсәттеләр.

«ИҖАТ — АРТИСТ ӨЧЕН СУЛЫШ УЛ»

Мәскәү шәһәрендә яшәүче Айнур Исламов ел да сагынып Иске Балтач авылына кайта. Дәү әнисе һәм дәү әтисе Рәмилә Әхтәм кызы һәм Рәлиф Сөләйман улы Исламовлар, яшь булуына карамастан, танылу яулый башлаган артист өчен илһам чыганагы һәм этәргеч көчкә ия кешеләр. Бәләкәйдән һәр җәйләрен Иске Балтачта үткәргәнгә күрә: «Ял итү өчен чит илләрең читтә торсын. Сулар саф һавасы, матур Танып елгасы, ихлас халкы иң мөһиме газиз кешеләрем булганга күңел һәрчак монда тарта», — ди Айнур. Ул Мәскәү шәһәрендә Халыкара славян институтының актерлар факультетында белем ала. Художество җитәкчеләре Людмила Ивановна Иванова (ул безгә «Служебный роман» нәфис фильмында җәмәгать тормышын әйдәүче Шура образы буенча таныш). II курсны тәмамлаган егет иҗат тормышында кайный. Тәүге курсларда белем алганда этюдлар күрсәтү, кешенең тормышчан халәтен тасвирлау белән мәшгуль.

«АЛТЫН БАШАК»ТА БУЛГАН КҮҢЕЛЛЕ МИЗГЕЛЛӘР

24 июль көнне «Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда икенче агымны тантаналы ябу чарасы үтте. Балаларның күңелле ялы, гомумән, лагерь тормышы белән якыннан танышу өчен лагерь начальнигы Роза Мифтаховага мөрәҗәгать иттек.

БАСУДА ИМТИХАН ТОТТЫЛАР

Узган атнада республиканың дүрт районы — Балтач, Борай, Тәтешле, Илеш районнарыннан утызга якын агроном Балтач җирендә квалификация күтәрү курсларында булды. 87 санлы Балтач һөнәрчелек училищесы базасында ун көн дәвам иткән укуларны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Теоретик өлештә аграр университет преподавательләре лекцияләр укыды.

МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗНЕҢ ХӨРМӘТЕН ЯУЛАП

Күрше төбәкләрнең сабантуйларына бару — борынгыдан килгән йола. Танышларың һәм дусларың белән бер урынга җыелып кайда күңел ачарга була? Күршедә яшәгән халыкның көнкүрешен, уңышларын бөтен тулылыгы белән кайда күзәтергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бар? Милли уеннарда көч сынашып, кайда үзеңне танытып була? Әлбәттә, сабан туенда!

ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЗУР БУЛГАЧ...

Башкортстан Республикасының XX авыл спорт уеннарына гер спорты буенча финал ярышлары үтте. Бәйге апрель аенда оештырылган иде. Анда Балтач районының җыелма командасы да катнашты. Һәм командалар арасында балтачлылар икенче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 90 килограммнан югары авырлык категориясендә якташыбыз, Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Ильяс Шәймөхәмәтов өченче урынны алды.

СПОРТ ФЕСТИВАЛЕНДӘ ЯШЬЛӘР

Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? Моны һәркем үзенчә аңлый. Кемгәдер ул зарарлы гадәтләрдән баш тарту, кемгәдер спорт белән актив шөгыльләнү, ә инде өченче берәүгә ул төрле диеталарда «утыру» булып күз алдына килә. Ә асылда исә сәламәт яшәү рәвеше үрдә саналып киткәннәрнең барысын да үзенә туплый. Һәм кешегә үзен горурланып «мин тазамын» дип әйтер өчен спорт кирәк. Хәтта сезнең артык авырлык белән проблемаларыгыз булмаса да, физик эш, яшь кешеме, олы булсынмы, гомумән, барысына да кирәк.

ГИМНАСТИКА ГЫНА ДИМӘ...

Спорт гимнастикасы — төрле гимнастик корылмаларда үтә торган иң борынгы ярыш төрләренең берсе. Гимнастика күп кенә спорт төрләренең техник нигезе булып тора. Ул техник күнегүләр генә биреп калмый, ә кешедә көч, сыгылмалылык, чыдамлылык, хәрәкәт координациясе, рухи тынычлык кебек сыйфатлар да тәрбияли.

ЯШӘГЕЗ ӘЛЕ СЕЗ, ФРОНТОВИКЛАР!

Барлык ил халкы, аеруча олы буын кешеләре, зур әти, зур әниләребез өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үттек. Ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, авыр сугыш еллары онытылмый, ветераннарыбыз аны күз яшьләре аша искә ала. Дәһшәтле сугыш юлларын үткән ветераннарның сафы елдан-ел кими. Алар бүген санаулы гына. Җиңү язы бездән ераклашканнан ераклаша. Буыннар алмашына. Шулай да зур әти, зур әниләребез бүләк иткән Җиңү язы мәңге онытылмас.

RSS-материал