Район сулышы

РУСИЯ ЧЕМПИОНАТЫННАН ҖИҢҮЛӘР ЯУЛАП

11 февральдән 15 февральгә кадәр Сургут шәһәрендә гер спорты буенча Русия Чемпионаты булды. Анда илнең 36 төбәгеннән үсмерләр катнашты. Ярышлар 1995 — 1996 елгы (өлкән төркем) һәм 1997 елгы һәм аннан кечерәк (кече төркем) спортчылар арасында аерым оештырылды.

“ГАРМУННАР ТЫНМАС ӘЛЕ!»

Янә февраль ае җитте. Матур традиция буенча нәкъ шушы айда районда “Уйна, гармун” бәйгесе уза. Билгеләнгән сәгатькә зур авыллардан да, төпкелдәге Чиятау, Әрдәгеш, Чуртанлыкүл һәм башка авыллардан да 8 яшьтән алып 88 яшькә кадәр яшьтәге 66 гармунчы, баянчы, башка музыка коралларында уйнаучы талантлар, барлыгы 150дән артык катнашучы район мәдәният сараенда үтәчәк бәйгегә килеп җитте.

ИНГЛИЗ ТЕЛЕ НИЧЕК УКЫТЫЛА?

9 Февраль, 2013 - 14:15.Район сулышы

31 гыйнварда район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, район Хакимияте башлыгының икътисади үсеш, инвестицияләр һәм финанслар буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабирова “Көньяк” микрорайонындагы башлангыч мәктәптә, “Белоснежка” балалар бакчасында булдылар һәм инглиз телен укыту торышы белән таныштылар.

СӘЛӘТЛӘРНЕ ҮСТЕРӘ “СУВЕНИР” ТҮГӘРӘГЕ

Моннан 26 ел элек, 1986нчы елда, районның балалар иҗаты үзәгенә, икенче Уфа педагогия укыту йортының художестволы графика бүлеген тәмамлап, Илфат Фатыйх улы Хәйдәров эшкә килә. Коллектив аны үз итеп каршы ала. Шул көннән алып «Сувенир» түгәрәге үз эшен башлап җибәрә.

БАЛТАЧЛЫЛАР КУБОКНЫ ЫЧКЫНДЫРМЫЙ

Әле хоккей сезонының иң кызган мәле. “Танып” хоккей клубы һәвәскәрләренең күнегүләрсез үткәргән бер генә көне дә юк. Шугалакта һәрвакыт җанлылык. Шунсыз мөмкин дә түгел. Чөнки әледән- әле матчлар. Көчле командалар белән кәшәкәләр чалыштырырга туры килә.

СӘЙТӘКЛЕЛӘРНЕҢ ДӘ ҮЗ ШУГАЛАГЫ БАР

Сәйтәк урта мәктәбендә спортны үз иткән, сәламәт рухлы яшь буын тәрбияләү өчен мөмкинлекләр киң.

ТЕЛӘК БАР ИКӘН — ЧАҢГЫГА БАС!

Кыш... Тирә-як ап-ак карга күмелгән, күңелгә рәхәт һәм тыныч. Сәламәтлек турында кайгырту өчен иң уңайлы мизгелләрнең берсе ул.

РАЙОН ҮСЕШ ЮЛЫНДА

28 Декабрь, 2012 - 10:00.Район сулышы

Безнең календарьдагы тагын бер ел тәмамлана. Бу ел сәясәттәге, икътисадтагы һәм башка тармаклардагы күп вакыйгалар белән хәтерләребездә уелыр. Ул алдагы елларга илнең төп үсеш векторын билгеләде. Русия Федерациясе Президентын сайлау ил күләмендәге төп вакыйга булса, район күләмендә муниципаль район Советы депутатлары сайланды. Сайлауларның нәтиҗәләре безгә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә.

ЕЛЛАР АРТЫНДА — ТЫРЫШ ХЕЗМӘТ

Миләүшә Шәрәфиева (рәсемдә) районның элемтә узелында эшли, элемтә операторы вазифасында шактый тәҗрибә туплаган хезмәткәр ул.

“ТАМАША”НЫҢ ЧАТКЫЛАРЫ УЯТСЫН АВЫЛЛАРНЫ!

БР Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы — Корылтайга Юлламасында мәдәният өлкәсенә игътибарны арттыру, клубларга ярдәм итү мәсьәләсен күтәрде. Бу сүзләрне район мәдәният хезмәткәрләре хуплап, шатланып каршы алды. Бишенче ел оештырылган “Тамаша” район театр фестиваленең йомгаклау кичәсе дә шушы күтәренке рух белән әзерләнгән. Түбән Сикияз авыл мәдәният йортында узган бу чара районның иң актив үзешчәннәрен, сәнгать сөючеләрне җыйды һәм, һәрвакыттагыча, гаҗәпләндерде, көлдерде, уйландырды, куандырды.

RSS-материал