Район сулышы

ОЧРАШУ, АРАЛАШУ, КҮҢЕЛ АЧУ ЧАРАСЫ

Түбән Иванай авылында үткән „Таныш булыйк” фольклор бәйрәме мари милләтеннән булган бихисап халыкны бер мәйданга туплады. Мари халкының мәдәнияте, гореф-гадәте, милли ашлары, киемнәре белән танышырга форсат тиде бу көнне. Яңа дуслар табуны, танышлар белән очрашуны максат итеп куйган әлеге чарада районның барлык мари милләт вәкилләре катнашты. Дәртле җыр-моң бу бердәм халыкны тагын да якынайтты, алар бер-берсе белән аралашып, күңел ачты.

ЭСТАФЕТА БОРАЙЛЫЛАРГА ТАПШЫРЫЛДЫ

Республика буенча игълан ителгән “Җирне һәм суны килер буыннарга саклыйк!” экология акциясе дәвам итә. Тирә-як мохитне саклау елында старт алган акция чикләрендә яшәгән җиребез территориясен тәрбияләүгә, чиста тотуга, чиста су чыганаклары — чишмәләр язмышын кайгыртуга юнәлтелгән файдалы һәм мөһим эшләр матур башлангычын алды.

МӘГАРИФТӘ „НӘТИҖӘЛЕЛЕК” ТӨП ТӨШЕНЧӘ

Традиция буенча ел саен яңа уку елы алдыннан үткәрелгән мәгариф буенча район киңәшмәсендә ирешелгән уңышларга йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә.

„МӘЧЕТЛЕ АВЫЛДА БӘХЕТ БАР”

Ураза бәйрәменең өченче көне Урта Елга авылында күркәм тантана белән төгәлләнде. „Әминә” мәчетен ачу тирә-як авыллары халкы өчен дә бәйрәм төсен алды. Авыл старостасы Җәмил Исламов мәчет ачу тантанасын ихлас тәбрикләү сүзләре белән башлады.

„500 ФЕРМА”НЫҢ БЕРСЕ ШТӘНДЕ АВЫЛЫНДА БУЛАЧАК

Республикада 2012 елның язында „Сөт юнәлешендәге терлекчелекне үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. 2012 — 2016 елларга Башкортстан Республикасында 500 товарлыклы-сөтчелек фермасын комплекслы модренизацияләү” дип аталган республика максатчан программасы тормышка ашырыла башлады.

ЯҢА МИКРОРАЙОННАР, ОБЪЕКТЛАР САФКА БАСАЧАК

Төзелеш өлкәсендә башка тармакларга караганда да бәхәсләр күбрәк туа. Бу аңлашыла да, чөнки юл, зәңгәр ягулык, су, электр энергиясенә белән бәйле мәсьәләләр көндәлек тормышыбызда мөһим роль уйный. Безнең районда быелгы елда нинди төзелеш эшләре алып барылганлыгы хакында тулырак мәгълүматны гәзит укучыларыбызга җиткерү йөзеннән Яшәү шартларын тәэмин итү, төзелеш, архитектура, сәнәгать, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Фәрит улы ГАЛИЕВка мөрәҗәгать иттек.

„ТАРИХНЫҢ КАЙГЫЛЫ КӨНЕ БАШКАЧА КАБАТЛАНМАСЫН!”

Кизгәнбаш авылында „Дуслык һәм бердәмлек” бәйрәме шундый девиз астында үтте

БЕЗНЕКЕЛӘР ӨЛКӘ САБАНТУЕНДА

7 июль көнне Пермь шәһәрендә өлкә сабантуе үтте. Бу зур чарада Башкортстан мәдәниятен балтачлылар күрсәтте.

СПОРТ, ДУСЛЫК, ЯШЬЛЕК БӘЙРӘМЕНДӘ...

Ел саен июнь аеның соңгы атнасы Русия Федерациясендә яшь буын вәкилләренең милли бәйрәме — Яшьләр көне буларак киң билгеләнә. Аның чираттагысы 28 июнь көнне район яшьләрен дә Сабантуй мәйданына олы бәйрәмгә җыйды.

КИҢ БАСУЛАР, ҮТӘСЕ ЮЛЛАР КӨТСЕН, СЕЗНЕ!

Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүгә махсуслашкан 87нче Балтач һөнәрчелек училищесын агымдагы елда 68 укучы тәмамлады.

RSS-материал