Район сулышы

КИҢӘЮ ИСӘБЕ БЕЛӘН ЯШИ

Район территориясендә шәхси эшкуарлык матур темпта үсешә. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча 10 000 кеше исәбенә кече эшкуарлык субъектларының саны 340, 74 берәмлек тәшкил иткән, ә бу инде аннан алдагы елгы күрсәткечкә карата 12, 5 процентка югарырак (302, 76 берәмлеккә күбрәк) дигән сүз.

ТАБИБЛАР КАЙТТЫ!

„Земство докторы” программасы буенча узган елда районга дүрт табиб кайтса, агымдагы елда үзәк район дәваханәсенең врачлар корпусы тагын ике кешегә тулыланды. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, Куватов исемендәге республика дәваханәсендә интернатура үткән Юлия Исламголова һәм Ильзида Акберовалар участок терапевтлары булып эшкә башлады.

ПСИХОЛОГИК БАРЬЕРНЫ ДА ҖИҢӘРЛӘР

Нефтекама шәһәрендә волейбол буенча Башкортстан Республикасы беренчелегенә узган кызлар арасындагы бәйге иң көчле 12 команданы үзенә туплады. Безнең районның данын яклап балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән волейболчы кызлар Диләрә Габитова, Диана Суфиярова, Лилия Хәйруллина, Айгөл Вәлиева, Фәридә Закирова, Гөлназ Вшивцова, Әлфия Борханова, Лилия Гыйсмәтуллиналар чыгыш ясады. Кызларның республика күләмендәге бәйгедә әлегә тәүге тапкыр чыгыш ясавы. Алар Русия чемпионнары белән беррәттән көч сынашты. Унике команда арасында балтачлылар бишенче урынга чыкты. Барлык спортчылар да төрле шәһәрләрдән килгән иде. Уфадан өч команда уйнады.
—Мондый күләмдәге бәйгегә кызлар беренче тапкыр юлланды. Тырышканда призлы урынны ала алыр идек. Тактикага караганда, волейболчы кызлар өчен психологик барьерны җиңеп чыгу иң авыры булды. Призлы урынга чыкмасак та, тәҗрибә туплап кайттык. Киләчәктә команданың җиңүгә омтылышы зур, —ди тренерлары Айрат Садыйков.

ТАБИГАТЬ — УРТАК ЙОРТЫБЫЗ

Һәр кеше яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы
Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Районда бу уңайдан балалар бакчасыннан, мәктәптән алып төрле чаралар үткәрелде. „Минем республикам” социаль- экологик акция кысаларында узган өмә шуларның берсе.

„КАРТАЙМАСАҢ, ЯШЬЛЕК УЗМЫЙ УЛ!”

Гомеренең һәр мизгелен бәхетле итү кешенең үзеннән тора
„Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган республика иҗат фестивале икенче генә ел оештырылуына карамастан, өлкән яшьтәге меңләгән кешене сәхнәләргә мендерде, очраштырды, туплады. Агымдагы елда төбәк бәйгесендә җиңү яулаган райондашларыбыз фестивальнең республика этабында да уңышлы чыгыш ясадылар. Һәвәскәрләр Назил Мифтахов һәм Җәүдәт Гәрәевлар үзләре сәхнәгә куйган, „Бер картлыкта, бер яшьлектә” дип атаган татар биюе белән „Ансамбльләр” номинациясендә II дәрәҗә, Пётр Абдулов „Оригиналь жанр” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

ЙӨРӘК, ИЯР, ТӘХЕТ, ЭСКӘМИЯ...

Район мәдәният сарае алдында тимердән бизәкләп эшләгән йөрәк формасында композиция барлыкка килүенә игътибар иткәнсездер. Кавышучы парлар аның янында фотога төшә. Соклану белдереп узучылар бихисап. Эскәмияләрдә утырып ял итүчеләр дә күп. Бу күркәм почмакның барлыкка килү тарихы гәзит укучыларны да кызыксындырадыр.

ТӘҖРИБӘЛЕ БЕЛГЕЧ

Эшебезнең асылы халыкка йортын, җиһазларын төрле бәла-казалардан сакларга кирәклеген төшендерүдән гыйбарәт. Түбән Карыш һәм Анновка авылларын хәзмәтләндерүче агентыбыз Әнисә Суфиярова бу максатны уңышлы тормышка ашыруда беренче чиратта кешеләр белән уртак тел табу мөһим, дип саный.

„ТӨП МАКСАТЫМ — УҢЫШЛЫ ШӘХЕСЛӘР ТӘРБИЯЛӘҮ”

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Тәкыйуллинаның педагог булу теләге беренче сыйныфта укыганда ук бөреләнә. Сайлаган һөнәренә егерме ел дәвамында тугры кала ул.

ИМАН ЮЛЫНДА

Иске Балтач авылында икенче мәчет сафка басты

ЯШЬЛЕК ЯЛКЫНЫ БЕЛӘН

Районда „Яшьләр — сәламәт киләчәк яклы” дигән бәйрәм беренче тапкыр үткәрелде. Мәйданда спорт ярышлары барса, сәхнәдә — һәвәскәрләр, аннары билгеле җырчылар чыгыш ясады. Бу чарада яңа конкурс — „Бәхетле балачак” дип аталган коляскалар парады оештырылды. Бәйрәм яшьләрне җәмгыять тормышында актив катнашуга өндәүгә, сәламәт тормыш рәвешен, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга багышланды.

RSS-материал