Район сулышы

ТАБИБ, ФЕЛЬДШЕР, ВОДИТЕЛЬ ВАКАНСИЯЛӘРЕ АЧЫК

21 Июль, 2017 - 12:23

Үзәк район дәваханәсенә бүгенге көндә табиблар: биш терапевт, өч педиатр, инфекционист, хирург, балалар хирургы, балалар урологы, анестезиолог-реаниматолог һәм акушер-гинеколог, ике фельдшер, водитель, шулай ук өч фельдшер-акушер пунктына фельдшерлар таләп ителә.

„Зөһрәбездән уңдык”, диләр

21 Июль, 2017 - 09:33

Иштирәк, Чишмә авыллары фельдшеры Зөһрә Сәлимовага бар авыл халкы рәхмәтле. Редакциягә килгән хаттан бу ачык күренә.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне нәрсәләр борчый?

7 Июль, 2017 - 10:11

Район Хакимиятендә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үтте.

„БЕР ТУФРАКТАН” — КИЛЕН ҺӘМ КАЕНАНА

7 Июль, 2017 - 09:45

Түгел, бер туфрактан түгел алар. Вәсилә Иске Ямурзага — Гәрәйкә, аның каенанасы Гөлбикә Ташлы Елгадан килен булып төшкәннәр. Әмма халык әйтемендәге сүзләр аларга бик туры килә.

БИШ ЧИБӘРНЕҢ ТУГАН БИШЕГЕ

7 Июль, 2017 - 09:43

Чынлап та, кошлар үзләренә сайрар оя итеп сайларлык, яшел бишек дип атарлык хозурлыкта бәхетле булып үскән биш чибәр кыз. Исемнәре дә берсеннән-берсе аһәңле: Эльвина, Энҗе, Иркә, Назгөл һәм Сөмбел. 25 ел бергә иңгә-иң терәп, тормышта көчле булып, бердәм яшәүче Илүсә һәм Әлзәм Бакировлар гаиләсендә канат ныгыта кызлар.

„ТИМУР БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА БАРА!”

7 Июль, 2017 - 09:42

Түбән Кансөяр авылының үрнәкле гаиләләренең берсе — Хәтмуллиннар агымдагы җәйне нәкъ шушы мөһим хәстәр белән яши. Кече уллары беренче сыйныфка укырга бара аларның.

ӘЛФИРЛӘР ҺӘМ ИЛСУРЛАР, АЛЬМИР-АЛЬМИРАЛАР...

7 Июль, 2017 - 09:41

Шулай кызык туры килә бит ул тормышта. Тучыбай авылында туып-үсеп, 32 ел элек кавышып, үрнәкле гомер итүче Гөлсәрия һәм Әлфир Шәяхмәтовлар — өч баланың әти-әнисе, биш оныкның зур әти һәм зур әнисе. Өлкән кызлары Альмираның тормыш юлдашы — Әлфир, фотосүрәттә төшкән улы Альмир исемле. Гаиләдә уртанчы кыз булып буй җиткергән Алина Илсур исемле егетне пар иткән. Баксаң, Шәяхмәтовларның кечесе, уллары да Илсур исемле икән. Ул Екатеринбург шәһәрендә югары белем ала, инженер һөнәренә ия булачак.

„КҮРШЕДӘН ГЕНӘ КЕРГӘН ИДЕМ...”

7 Июль, 2017 - 09:39

„Икебез дә Сәйтәктә туып-үстек. Күршедән генә килен булып кергән идем, 53 ел бергә яшибез, Аллаһыга шөкер”, — ди Наилә апа Хәмәтнурова.

ЯРАННАР — ТОРМЫШ ГӨЛЛӘРЕ

7 Июль, 2017 - 09:37

Районда 35, 40,45, 50, хәтта 60,65 ел бергә тату гомер иткән, инде үрнәкле өлкән парлар артыннан лаеклы атлап 10, 15, 25, 30 ел бердәм яшәгән күркәм гаиләләр бихисап. Алар — авылларның тоткасы, бүгенгесе һәм киләчәге. Шушы матур гаилә парларының тырышлыгы белән авылларда мәһабәт өйләр „үсеп чыга”, урамнарда балаларның, оныкларның шат тавышлары тынмый. Авылны яшәтә алар. Мең рәхмәт сезгә! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән районда яшүче гаиләләрне ихлас котлыйбыз!

Гилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне алдыннан районда дүрт никах теркәләчәк

4 Июль, 2017 - 10:24

Республика Юстиция эшләре дәүләт комитетының Балтач районындагы ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева китергән мәгълүматлар буенча, 7 июль көнне районда яшәгән дүрт яшь пар мәхәббәтләрен законлы никах белән беркетәчәк.

Ил күләмендә билгеләнәчәк Гилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне алдыннан теркәлгән никахларынң бәхетле, гомерле булуын телик!

RSS-материал