Район сулышы

Тәүге олау —мул уңыш билгесе

7 Сентябрь, 2017 - 15:40

„Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”,— дип билгеле җырда басучылыкта көч салганнарга мәдхия җырлана. Тир түгеп үстергән игенне түкми-чәчми югалтуларсыз җыеп алу, аны эшкәртү тик хәстәрлекле хуҗа булдыра алган эш. Безнең игенчеләр нәкъ шундыйлар дип әйтергә хаклыбыз. Элек-электән бер матур традиция буенча беренче уңыш кызыл олау белән килгән.

Судебные приставы провели рейдовые мероприятия в канун Дня знаний

5 Сентябрь, 2017 - 10:38

На исполнении за 8 месяцев 2017 года в Балтачевском районном отделе судебных приставов Управления Федеральной службы судебных приставов по Республике Башкортостан находилось 169 исполнительных производств о взыскании алиментов, из них в отчетном периоде окончено 66 исполнительных производств.

Белем илегә әйдәп җиз кыңгырау чыңлады

4 Сентябрь, 2017 - 11:54

Быел Белем көнен 1нче сентябрьдә үткәрү белән бәйле төрле сораулар туды. Тик шулай да традиция бозылмады. Көзнең беренче көнендә укучылар гөлләмәләр тотып мәктәпкә барды. Быел безнең районда 24 белем учагында 2306 укучы парта артына утырды, шуларның 195е тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. 96 укучы унберенче сыйныфка барды.

Корбан Гаете котлы булсын!

31 Август, 2017 - 10:17

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәнә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез булса иде!


Газиз мөселман кардәшләр, милләттәшләр, ватандашлар!

1 сентябрь көнне районда матур чаралар үтәчәк

30 Август, 2017 - 14:47

1 сентябрь — Белем көнендә районның барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтәчәк. Бу чаралар 11.00 сәгатьтә башлана.

1 сентябрь көне — мөселманнарның Корбан бәйрәме. Бу көнне иртән районның барлык мәчетләрендә 08.00 сәгатьтә бәйрәм намазлары үтәчәк.

„Җылылык чыганагы хезмәтендә өзеклекләр булмасын”!

30 Август, 2017 - 14:25

Шәхси йортларда яшәүчеләр арасында автомат газ котёлы, автомат газ су җылыткычы эшләп утырган җиреннән төрле сәбәпләр белән сүнеп, газ хезмәте эшчәннәрен чакыртырга туры килгән кешеләр күптер.

Пешекчеләр белемнәрен арттырды

30 Август, 2017 - 11:44

Август ахырында район мәктәпләре, балалар бакчалары пешекчеләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән курслар оештырылды. Курслар 5 көн дәвам итте. 38 ашханә хезмәткәре 2 көн дәвамында лекция тыңлады, ике көн практик дәресләрдә белемнәрен камилләштерде, бишенче көнне имтихан тапшырды.

Ерактан үзенә тартып торыр „Мөнәвәрә чишмәсе”!

30 Август, 2017 - 11:36

Уразай авылының Кушчы елгасы буендагы „Мөнәвәрә чишмәсе” Экология елы чикләрендә яңа төс алды. Аны төзекләндерүгә республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, „Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры Шамил Шәрипов финанс ярдәме күрсәтте.

Көнтүгеш авылы урам юллары йөрерлек хәлгә китерелә!

24 Август, 2017 - 10:12

Иванай — Көнтүгеш — Штәнде юлының Көнтүгеш авылының Ленин, Маркс, урамнарыннан үткән өлеше сезон алышынган айларда йөри алмаслык баткакка әйләнә иде.

Беренче октябрьгә Танып елгасы аша күпер төзелешен тәмамлау брычы куелды

22 Август, 2017 - 11:11

Иске Балтач — Күзәй юлында Танып елгасы аша күпер төзелеше мәсьәләләре тикшерелгән техник киңәшмәдә төзелеш эшләрен беренче октябрьгә тәмамлау бурычы куелды.

RSS-материал