Район сулышы

ТАБЫШ АЛУ МАКСАТЫНДА ҺӘР ЭШ ҮЗ ВАКЫТЫНДА БАШКАРЫЛА

31 Январь, 2018 - 15:34

Чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыятенең өч фермасында барлыгы 1125 баш мал исәпләнсә, шуның яртысы Түбән Сикияз сөтчелек фермасында тупланган. „Җәйге көннәрдә әзерләнгән терлек азыгына көздән Яңавыл шәһәре лабораториясендә тикшерүләр үткәрелде һәм сыйфаты яхшы дип табылды. Азык запасы малларны кышлату чорына җитәрлек. Өч фермада да көндәлек эшләр үз вакытында башкарыла. Эшчеләр табыш алу максатында тырышып хезмәт салалар”, — ди җәмгыять директоры Марат Габидуллин.

ҺӘР БОЗАУГА АЕРЫМ ИГЪТИБАР БИРӘ

31 Январь, 2018 - 15:27

Ә аның карамагында 45 бозау. Яңа гына „балалыктан” чыкканнар, сөт эчерүдән туктатылганнар.

Китапханәнең аерылгысыз дусты

29 Январь, 2018 - 15:16

Үзәк район китапханәсе китап укучылары белән чиксез горурлана. Аларның күбесе озак еллар дәвамында китапка тугры булып кала белгән кешеләр. Үзләре генә белемгә тартылып калмый, якыннарын да артларыннан ияртә.

БЕРЕНЧЕ МӘКТӘПНЕҢ ДАН МУЗЕЕ

19 Январь, 2018 - 11:08

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең данлы тарихы 1898 елдан языла башлаган. 2018 елда мәктәп 120 еллыгын билгели. Узган гасырның 70нче елларында ачылып, үзенең тарихында төрле чорлар кичергән музейның юбилей елына яңадан тергезелүе дә символик мәгънәгә ия. Туган як тарихын өйрәнү музеен лаеклы рәвештә районның беренче мәктәбенең дан музее дип атарга була.

Ит продукциясенә ветеринария таләпләре катгыйланды

19 Январь, 2018 - 10:57

Җитештерелгән итне базарга, балалар тәрбияләү учреждениеләренә, гомум туклану предприятиеләренә сату алдыннан сугым продукты мәҗбүри рәвештә ветеринария-санитария экспертизасы үтәргә һәм иткә клеймо салынырга тиеш.

Кыш — икеләтә сынаулы чор

17 Январь, 2018 - 15:21

Кешенең яшәеше күптөрле хезмәтләргә бәйле. Шуларның берсе һәм, мөгаен, иң мөһимедер— торак-коммуналь хезмәтләр. Һәрберебез чиста суга, җылылыкка мохтаҗ. Чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте хезмәткәрләре район халкын су, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне зәңгәр ягулык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын полигонга урнаштыру белән мәшгуль.

МАТАДА ФЕЛЬДШЕР-АКУШЕРЛЫК ПУНКТЫ БИНАСЫ ТӨЗЕЛӘ

10 Январь, 2018 - 10:12

Мата авылында фельдшер-акушер пункты төзелеше бара. Узган елның декабрь азагында бина нигезенә субайлар кагылды. Әлеге вакытта Нефтекама шәһәренең „Башеврокуб” җәмгыяте эшчәннәре пункт бинасының идән, стена, түшәмнәрен кору белән мәшгуль. Берничә көннән махсус бригада килеп аның түбәсен дә ябачак.

СПОРТИВНЫЙ ИНВЕНТАРЬ — ДЛЯ НАЧАЛЬНОЙ ШКОЛЫ И ХОККЕЙНОГО КЛУБА

29 Декабрь, 2017 - 15:53

29 декабря представители депутата Государственнорго Собрания — Курултая РБ, Генерального директора ООО „Газпромтрансгаз Уфа” Шарипова Ш.Г. — председатель объединенной первичной профсоюзной организации „Газпром трансгаз Уфа профсоюз” Свияжский М.Г. и ведущий специалист объединенной первичной профсоюзной организации „Газпром трансгаз Уфа профсоюз”, мастер спорта международного класса по пауэрлифтингу Сайфутдинов А.Ю. вручили подарки депутата к новогоднему празднику детям Балтачевского района.

Бәйрәмне әзерлек белән көтәләр

29 Декабрь, 2017 - 15:15

Янтимерлеләр Яңа ел бәйрәмен зур әзерлек белән каршылый. Авыл капкасыннан ук кунакларны Кыш бабай һәм Карсылу каршылый. Урамнарны кардан эшләнгән сыннар бизи. Александр Минилгалин ел саен диярлек өй алдына Кыш бабаен да, Карсылуын да эшли. Быел ел символы Эт тә бар.

ГЫЙБРӘТ АЛ ГӘЗИТТӘН!

26 Декабрь, 2017 - 16:45

Бик тә бәхетлебез бит, райондашлар,
Гәзитебез чыга саф татар телендә.
„Балтач таңнары”на язылыйк һәр йортта!
Юкса, хәбәрсез калырбыз татар илендә.

RSS-материал