ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ АТЛЫЙ ЯШЬЛӘР

Пластик кысадагы көнкүреш җиһазларына ихтыяҗ һәрвакыт бар. Соңгы елларда пластик тәрәзәләргә, ишекләргә, тимердән чүкеп эшләнгән әйберләргә, заманча гараж капкаларына булган ихтыяҗ тагын да артты.

Бу җәһәттән актив тормыш позициясенә ия булган, алдынгы фикерле яшьләргә дә кече һәм урта бизнеста үзләрен сынау мөмкинлеге туды.

Бердәм эш —берәгәйле, дигән максат белән Иске Балтач авылы егетләре Марсель Якупов белән Илгиз Фәезов та уртак эшкә тотындылар.

„Районда кече эшкуарлык белән шөгыльләнүче конкурентлар саны күп булса да максатыбыз — бүгенге кризис шартларында азмы-күпме эшсезлек мәсьәләсен хәл итү, халыкка бәясе ягыннан сатып алырдай, заманча таләпләргә җавап биргән көнкүреш җиһазы тәкъдим итү”, — диләр халыкка көнкүреш хезмәтен күрсәтү буенча эш башлаучы егетләр.

Әлбәттә, дөньяга заманча карашта булган яшьләр эшчәнлегенең башлангычы бар. Илгиз Фәизовның да бу юнәлештәге эшчәнлектә тәҗрибәсе зур: югары уку йортын тәмамлаган егет Штәнде авылында арендага алынган бинада пластик тәрәзәләр, ишекләр җитештерү эше белән шөгыльләнеп тәҗрибә туплый.

Бүген ул үз эшендә эксперт булып өлгергән эшкуар. Пермь шәһәренең пластик тәрәзәләр җитештерүче „Планета Свет” заводының урындагы рәсми дилеры сыйфатында завод тәкъдим иткән продукция белән эш итә ул. Моның белән беррәттән, автомат гараж капкалар җитештерү буенча да хезмәт күрсәтәләр.

Зәвык белән эшләнгән металл ишекләр, беседкалар, металлдан чүкеп эшләнгән капкалар җитештерү эшчәнлегенә Марсель Якупов җаваплы. Ул һөнәре буенча — инженер. Аның да халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге тәҗрибәсе зур: берничә ел дәвамында район җирлегендә хәрәкәтен алган „СтройСтальКомплект” җәмгыятенең Балтач производство участогында металл конструкцияләрен (профнастил, металлочерепица) җитештерү һәм күмәртәләп сату белән шөгыльләнә, бәйсез дәүләт бәяләүчесе (оценщик) буларак та хезмәтләр тәкъдим итә.

—Халык ихтыяҗын канәгатьләндерү эшчән-легебездәге төп максат. Иң мөһиме, кулланучыга сертификацияләнгән, сыйфатлы продукция җитештереп тәкъдим итү, — ди егетләр.

Бүген эшкуарлар халыкка күрсәтеләчәк хезмәт төрләрен киңәйтү, камилләштерү өстендә уңышлы эшлиләр. Металлны эшкәртү, производство корылмаларын урнаштыру өчен зур цех булдыру аларның якын киләчәккә билгеләгән уртак максаты. Җитештерелгән продукциягә сорау зур, шулай булгач уртак эшчәнлек табышлы булыр дигән ныклы ышаныч бар.