ЯШЬЛӘР ӨЧЕН СЕЗ ҮРНӘК

2010 елның 29 ноябрендә дөнья күргән федераль законга ярашлы, 15 февраль — Хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәүче Русиялеләрне искә алу көне, дип аталды. Бу көнне илебезнең һәр төбәгендә дип әйтерлек төрле чаралар оештырыла. Шул уңайдан безнең районыбызда да зур чара үтте. Район Хакимиятенең актлар залында әфган сугышында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән яугир-интернационалистлар очрашты.
Чара башында биредә ђанлылык сизелә иде.

Алар бүген башка кешеләрдән хәрби ыспайлыклары белән аерылып тора. Өске киемнәрен салганда аларның хәрби батырлыклары өчен алган бүләкләренең чыңлаган тавышлары ишетелде. Бу ветераннар сугышны ишетеп кенә түгел, ә аның белән күзгә-күз ачрашкан кешеләр. Чөнки алар 23 ел элек Әфган ђирен калдырып кайткан солдатлар. Ветераннар дуслары, хезмәттәшләре белән очрашкач үзләрнең күңел кичерешләре белән уртаклашты. Бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый. Еллар үткән саен алар бары тирәнәя генә.
Чара Балтач районы бүлегенең әфган сугышы ветераннар союзы рәисе Рәфис Закиров, аның урынбасары Айдар Бакировларның инициативасы һәм район Хакимияте яшьләр комитеты оешмасы белән берлектә оештырылды. Очрашуда БР буенча Балтач һәм Тәтешле районнарының хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Ансар Арсланов, район Хакимият башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, районыбызның хөрмәткә лаек кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаров һәм бүгенге чараның кадерле кунаклары яугир-интернационалистлар катнашты.
Бәйрәм төсен алган очрашу башында Русия гимны яңгырады. Бу истәлекле көндә яугир-интернационалистлар адресына ихлас теләкләрен Фирдәвис Гайнел улы ђиткерде. «Безнең районнан Әфган ђирендә хәрби бурычларын үтәү өчен 86 солдат чакырылган иде. Әлеге саннан бүген районыбызда 45 әфган сугышы ветераны яши. Аларның күпләре хәрби бүләкләр белән билгеләнгән. Бу исемлектә Совет армиясендә батырлыклар күрсәткән — 3, чик буе гаскәрендә батырлыклары өчен — 2, «За боевые заслуги» медале белән — 5, «Геройлык һәм батырлык өчен» медале — 1, «Ватан алдындагы хезмәте өчен» — 1, «Батырлык өчен» — 2, «За отличие в охране государственной границы» — 1, «Хәрби батырлык» билгесе белән — 1 кеше бүләкләнгән. Райондашларыбыз үзләренең интернациональ бурычларын намус белән үтәделәр», — диде ул. Арытабан хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ансар Карам улы: «15 февраль — Хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәүче русиялеләрне искә алу көне. Безнең алдыбызда чын ир-егетләребез утыра. Алар бүген районда намуслы эшләп йөриләр, балалар тәрбиялиләр. Шулай да гомерләре чәчәк атып килгән вакытта, 18-20 яшьлек егетләребез сугыш кырларында башларын салды», — дип бер минут тынлык игълан итте. Шулай ук ул үткән елда хәрби хезмәткә алынган бүген намуслы хезмәт итүе турында тукталды. Солдатлардан бары яхшы хәбәрләр, Рәхмәт хатлары гына килеп торуы турында да билгеләп үтте Ансар Арсланов. Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаров сугышта күргәннәре, кичерешләре белән уртаклашты. Биредә утырган ветеран интернационалистларга киләчәктә тазалык, гаилә бәхете, имин тормыш теләде. Чарада катнашучыларны әфган сугышы ветераннары союзы рәисе Рәфис Закиров та сәламләде. Ул очрашуга килгән интернационалистларга рәхмәт сүзләре ђиткерде һәм киләчәк тормышларында уңышлар юлдаш булуын теләде.
Менә бүгенге очрашуның тантаналы мизгеле дә килеп ђитте. Әфган сугышында катнашкан райондашларыбызга «Әфган сугышы ветераны» орденнарын тапшырдылар.
Чараның икенче өлешендә яугир-интернационалистлар район үзәгенең Комсомол урамында Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугышларда башларын салган райондашларыбыз истәлегенә куелган мемориаль комплекска чәчәкләр гөлләмәсе салды. Очрашу ахырында районыбызның әфган сугышы ветераннары сүзне чәй артында дәвам итте.
Яудан исән кайткан якташларыбызның да сәламәтлеге какшагандыр, елдан-ел аларның сафлары сирәгәя. Кайда гына хезмәт итсәләр дә, сыната, курка торганнардан түгел безнең райондашларыбыз. Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән, батырлыклар күрсәткән яугир-интернационалистларыбыз алдында баш ими мөмкин түгел бүген.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.