ЯШЬЛЕК ЯЛКЫНЫ БЕЛӘН

Районда „Яшьләр — сәламәт киләчәк яклы” дигән бәйрәм беренче тапкыр үткәрелде. Мәйданда спорт ярышлары барса, сәхнәдә — һәвәскәрләр, аннары билгеле җырчылар чыгыш ясады. Бу чарада яңа конкурс — „Бәхетле балачак” дип аталган коляскалар парады оештырылды. Бәйрәм яшьләрне җәмгыять тормышында актив катнашуга өндәүгә, сәламәт тормыш рәвешен, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга багышланды.

Спорт ярышларында унбиш мәктәп, унике учреждение һәм предприятие, Иске Балтач, Ялангач, Көндәшле, Шәвъяды авыл биләмәләре командалары катнашты. Эстафетада һәр командадан ике ир кеше, ике хатын-кыз 60 метрга йөгерде. Мәктәпләр арасында Иске Балтач авылының 2нче урта мәктәбе — алдынгы, 1нче урта мәктәбе — икенче, Уразай урта мәктәбе өченче урыннарга чыкты. Учреждение һәм предприятиеләр арасында халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү комплекслы үзәге һәм реабилитация үзәге командасы — беренче, үзәк район дәваханәсе коллективы — икенче, һөнәрчелек-техник училище командасы өченче урыннарны яулады. 25 метр аралыкка машина этү һәм аркан тартышу ярышларын халык кызыксынып кабул итте. Иң көчле егетләр — Шәвъяды Авыл биләмәсе командасы — ике ярышта да җиңү яулады. Биләмә башлыгы Флүр Акберов үзе дә команда составына кушылды. Спортчы егетләрен — һөнәрчелек-техник училищеда укучы яшьләр Артур Фазлетдинов һәм Илшат Габделхаковны, себер якларында эштә „беләк ныгыткан” Рөстәм Баязитов һәм Артур Моратовны: „Районда үткән спорт ярышларында актив катнашалар. Баһадирлар! Машинаны күтәреп алып эттеләр!” — дип мактап туялмый ул. Машина этүдә Иске Балтач Авыл биләмәсе командасы — икенче, Ялангач Авыл биләмәсе командасы өченче булса, аркан тартышта бу ике команда урыннарын алмашты. Мәктәп командалары арасында аркан тартуда беренче урынны — Югары Карыш, икенче урынны — Иске Балтач 1нче, өченче урынны Тучыбай һәм Иске Тимкә урта мәктәпләре алды.

Коляскалар парады районда беренче тапкыр оештырылды. Конкурска иҗади караш белән әзерләнеп килүче яшь гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Үз фантазияләре һәм куллары белән бизәгән коляскаларын Лиана һәм Илдар Сәхиповлар — „Әти курчагы”, Света һәм Илнур Сираевлар белән Гөлшат һәм Рөстәм Исмәгыйлевлар „Кияү һәм кәләш”, Эльмира һәм Динарис Нуриевлар
— „Юл-патруль хезмәте”, Венария һәм Илгиз Сәхиповлар — „Принцесса экипажы”, Лена һәм Айдар Сираевлар — „Реактив самолёт”, Ирина һәм Данил Шәриповлар „Дуслык корабы” дип атаганнар. Бу башлангычта катнашып активлык күрсәткән гаиләләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә нәни балаларын коляскаларга утыртып килгән яшь парлар бихисап иде. Күрәсең, алар беренчегә генә үткән конкурсны күзәтеп, тәҗрибә алырга уйлаганнардыр. Мондый күркәм чаралар тагын да дәвам итәр һәм конкурста күбрәк гаиләләр катнашыр, дигән теләктә калабыз. Чөнки матур итеп киендергән (әйтерсең дә, курчак кебек!), уңайлы һәм бизәлгән коляскаларга утырган (нәкъ принцессалар, диярсең) нәни балалар һәм аларның бәхетле, яшь әти-әниләре халыкның игътибарын җәлеп итә, сокландыра, шатландыра. Тәртипле, тырыш гаиләләр үрнәге яшьләребезгә дә кирәк.

Районның спорт, социаль-икътисади тормышында актив катнашканнары өчен район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов бер төркем яшьләрне Мактау грамоталары белән бүләкләде. Бәйрәмдә 2014 елда булачак Олимпия уеннарына теләктәшлек белдерү йөзеннән спорт флагы күтәрелде. Бу хөрмәткә авыр атлетика буенча Русия чемпионы, дөнья чемпионатының көмеш призёры Эдуард Тюкин, район спортчылары — армрестлинг буенча Башкортстанның 2013 елгы абсолют чемпионы Илдар Сәхипов һәм спорт мастерына кандидат Илгиз Сәхиповлар лаек булды. Сабантуй мәйданын тутырып халыкны җыйган күркәм чара фейерверк һәм дискотека белән тәмамланды.