„ЯШЬЛЕК” КОМПЛЕКСЫ ИШЕКЛӘРЕН АЧА!

Балтачлылар өчен көтелгән вакыйга турында хәбәр итәбез — район үзәге Иске Балтачта „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы 8 апрель көнне, 11.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак.

Чагыштырмача кыска вакыт эчендә (ике елда) сафка кертелгән объектта бассейн, тренажёр, фитнес, күп функцияле спорт заллары, сок яратучылар өчен бар булдырылган. Әлегә кадәр күпләр бассейнда йөзәр өчен күрше Тәтешле, Аскын районнарына, шулай ук Яңавыл шәһәренә йөрергә мәҗбүр иде. Хәзер теләгән вакытта үзебездәге бассейнга килеп йөзү мөмкинлеге туачак.

—Яңа объектта унтугыз кешегә эш урыннары булдырылды. Боксёр яки кикбоксёр таләп ителә. Махсус белгечлеге булган кеше рәхим итсен. Тренажёр залына станоклар Санкт-Петербург шәһәреннән кайтарып урнаштырылды. Комплексны бизәү эшләрендә чикләнгән җаваплылыктагы „Агропродукт” җәмгыяте ярдәм итте. Аның җитәкчелегенә һәм уңганнарына рәхмәтлебез, — ди комплекс директоры Фәрит Галимов.

Бассейн атнаның сишәмбе — якшәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бассейнга балалар 7 яшьтән генә кертелә. 7 —14 яшьлекләргә өлкәннәр күзәтүе астында гына йөзү рөхсәт ителә. Йөзү һәм фитнес-аэробика буенча занятиеләргә укучылар һәм өлкәннәр төркемнәре туплана. Даими йөрүчеләр өчен сатуда абонементлар да бар, ди комплекс хезмәткәрләре.

Рәсемдә: „Көньяк” микрорайонда урнашкан комплексның тышкы күренеше. Газим ТАЛИПОВ фотосы.