УРТАК МАКСАТ БЕЛӘН

Хатын-кызны язмыш җилләре кайсы төбәкләргә илтмәс. Берәүләр моңа үкенеп гомер итсә, икенчеләре шөкерана кылып яши.

Нөркә урта мәктәбе укытучысы Зәйнәп Фаридонова үткәннәрен хәтерендә яңартканда ул тормышындагы һәр борылышка риза-бәхил.
Ишембай районы Түбәнге Әрмәт авылында дөньяга килә ул. Әнисе, Иске Балтач авылы кызы, Фәнүзә Сафа кызы кайчандыр комсомол путёвкасы буенча Бәләбәй шәһәренә барып хезмәт юлын башлаган. Яшьлек үз кануннары буенча бара. Анда нефтьче егет Зөфәр Зәйнетдин улы белән гаилә коралар. Бераздан алар гаилә башлыгының туган ягы Ишембай районына барып төпләнәләр. Күп балалы гаиләдә үсә кыз. Салават шәһәрендә педагогия училищесында белем ала. Белгечләргә Башкортстанның төньяк районнарына эшкә барырга тәкъдим итәләр. Зәйнәп әнисенең туган ягын Балтачны сайлый. Зур әнисе Мәкълүфә Имаметдин кызы Имаевага ярдәмләшеп яшәү теләге тормышка аша. Тик район үзәгендә зур әнисе янында калырга форсат тими. Аңа Нөркә урта мәктәбенә юллама бирәләр. Иске Балтач белән Нөркә арасы ике дистәгә якын чакрым ерак ара түгел, дип моны якыннары сөенеп кабул итә. Зур әнисенә юлы еш төшсә дә, туган ягына сирәк барырга туры килә. 2 ел бер коллективта булачак каенанасы Фәрдүнә Заһит кызы белән бергә эшлиләр. Яшь белгечкә Илдар Фаридонов тормышларын бергә үтәргә дип тәкъдим ясый. Яшь гаиләдә бер-бер артлы ике кыз һәм бер уллары дөньяга килә. Белемнәрен камилләштерергә теләгән яшьләр икесе дә читтән торып югары белемгә ия булалар. Яңа өй салып, мал-туар асрап, мул бакча карап көн итә Фаридоновлар. Бердәм гаиләдә ата-ана ярдәмен тоеп, туганнарының киңәшләрен тотып яшиләр. Мәшәкатьләрдән куркып өйрәнмәгәнгә һәр башлангычларында аларны уңыш көтә. Зәйнәп Зөфәр кызы башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак һәр укучысы белеме өчен үзен җаваплы итеп тоя. Өч дистә елдан артык эшләү дәверендә бер гаиләдән ике буын вәкилләренә белем бирергә туры килә. Кайчандыр әниләрен, бераздан аларның балаларын укытканга күрә һәркайсын якын күрә ул.

Нөркә авылы халкы дәртле-моңлы булуы белән билгеле. Шуңа да бу төбәктә һәркем үз сәләтләрен ача. Зәйнәп Зөфәр кызы хатын-кызлар вокаль ансамблендә җырлый. Мәктәптә, авылда булган чараларда актив катнаша. Тормыш иптәше Илдар Кави улы „Газсервис” җәмгыятендә эшли. Ул Имән, Нөркә, Усман авылларын хезмәтләндерә. Фаридоновлар гаиләсендә һәр мәсьәләне уртага салып хәл итеп күнегелгән. Кызлары Айгөл, Әлфизә әниләренең һөнәрләрен үз иткән. Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясен тәмамлап Айгөл Яр-Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә учреждениедә психолог. Әлфизә исә Уфа шәһәрендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Кечеләре Илнур да шул ук югары уку йортының хезмәт технологиясе факультетын тәмамлый. Хәрби хезмәттән кайткач егет Себер тарафларында хезмәт юлын башлый. Кызлары инде башлы-күзле. Һәркайсының икешәр баласы бар. Кияүләре Илфат, Илнур бик акыллы, тырыш булуларына шөкерана итәрлек.

Зәйнәп Зөфәр кызы кайчандыр гаиләгә килен булып төшкән чорын искә ала, иренең энесе, сеңелләре аны ихлас кабул иткәннәр. Килендәше Римма бертуганга биргесез. Хәзер үз гаиләләренә кушылган кияүләргә, булачак киленгә якты йөз күрсәтергә исәбе.
Кеше үз гомеренең яртысын хезмәт урынында үткәрә. Нөркә урта мәктәбендә уртак максатка омтылган бердәм коллектив. Татулыкта эшләүгә ни җитә? Бер-берсенә ярдәм кулы сузып, шатлыкларына сөенеп, мәсьәләләрен хәл итәргә булышып эшли монда укытучылар коллективы.

Хатын-кыз өчен кайда яшәве түгел, кем белән көн итүе мөһимрәк шул. Зәйнәп Фаридонова моңа үз язмышында инанган. Вакыт куйган сынауларын үткәндә тирән мәгънәле, акыллы зур әнисенең үгет-фатихаларын искә алып яши. Мәкълүфә Имаметдин кызы инде фани дөньяны калдырып киткән. „Изгелек чәчеп яшәүгә ни җитә? Ул кайчандыр үз җимешләрен бирәчәген белеп яшәү мөһим”, — дип еш кабатлаган ул... Мөгаллимә бу хакыйкатьнең хаклыгын аңлап аны укучыларына еш кабатлый.