Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада Югары Карыш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айдар Гомәров III урынга лаек булды, диплом һәм iPAD Интернет-планшеты белән бүләкләнде.

Олимпиадада Татарстаннан, Русиянең 14 өлкәсеннән һәм 9 чит илдән килгән яшьләр: татар телен мәктәптә укыган 9-11 сыйныф укучылары, ә чит илдән килүчеләрдән 14- 25 яшьлек шәкертләр көч сынашты. 26-29 сентябрьдә олимпиаданың беренче туры узды: мең ярым укучы Интернетта тәкъдим ителгән татар әдәбияты буенча тест биремнәрен чиште. Катнашучылар географиясе киң: Татарстан, Русия, Финляндия, Төркия, Кытай, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан һәм Кыргызстан. Нәтиҗәдә жюри тарафыннан йөз укучы сайлап алынды. Райондашыбыз Айдар Гомәров та 90 балл җыеп Татарстанның башкаласына бару хыялына тормышка ашырды. 19 октябрьдә Казан дәүләт университетында бәйгенең икенче туры узды. Монда балаларның татарча сөйләшә белү осталыкларын да, тагын да тест биремнәре ярдәмендә татар халкы тарихы, аның мәдәнияте буенча белемнәрен дә сынадылар. Сәнгатьле укуга багышланган өлештә Айдар Батырша образында чыгыш ясады, аның өндәмәсенннән өзек укыды. “Бәйгенең бу өлешенә алдан әзерләндек. Иске Балтач беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова һәм “Батырша” музее директоры Рәфис Шәйхәйдаров зур ярдәм күрсәттеләр, — ди Айдарның укытучысы Рита Кәшфуллина. — Ә менә өченче өлештә катнашу өчен яшәгән төбәгебез турында видеопрезентация әзерләгәндә мәгариф бүлегенең телләр укыту буенча методисты Рима Камаеваның киңәшләре бик урынлы булды. Казанга баргач, күрше өлкәләрдән, чит илләрдән килгән милләтттәшләребез алдында Башкортстан, районыбыз, туган авылыбыз тарихын һәм бүгенгесен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алуыбыз белән горурландым”.

“Бәйгегә баргач та, катнашучы дипломы һәм татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен материаллар тупланган дисклар бүләк иттеләр. Олимпиадада катнашучы балалар “Казан” грандотелендә яшәделәр. Казан шәһәре буйлап, Арча районының Кырлай авылында урнашкан Тукай музеена экскурсияләр күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдырды. Төшергән видеоматериалларны дәресләрдә кулланырга була. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчурин язган “Американ” әсәре буенча спектакль карадык. Бу пьесаны үзебезнең мәктәп укучылары да яратып сәхнәгә куя. Баксаң, безнең балалар да мәшһүр артистларга охшатып уйный икән”, — дип сөйли Рита Мәүли кызы.

Башкортстаннан олимпиадада 5 кеше катнашкан: Балтач, Чишмә районнарыннан, Стәрлетамак шәһәреннән 3 укучы һәм 2 югары уку йорты студенты. Шуларның икесе — беренче, икесе өченче урыннарны яулаган. Җиңүчеләрне Халыклар дуслыгы йортында тантаналы рәвештә бүләкләгәннәр. Айдарга исә уңышка ирешергә кызыксынучан холкы, белемгә омтылуы, Батырша образын оста тудыруы, сәхнәдә үзен иркен тота белүе, үзенчәлекле тембрлы тавышка ия булуы, укытучысы Рита Кәшфуллинаның һәм әнисенең зур ярдәме булышкандыр. Түбән Карыш авыл китапханәсендә эшләүче Рида Гомәрова үзе дә иҗади шәхес: спектакльләрдә уйный, нәфис сүз остасы буларак кызыклы композицияләр әзерләп һәр ел саен район конкурсларында катнаша. “Айдарның җиңүе, Казаннан зур бүләкләр алып кайтуы яшьтәшләрен дә кызыксындырды, балаларның татар теле дәресләренә мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде”, — дип билгели Рита Мәүли кызы. Димәк, туган телләрен яратып өйрәнүчеләр, Айдар үрнәгендә Казанга баручылар, белемнәрен халыкара олимпиадаларда сынаучылар саны артыр, дигән өметтә калырга була.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.