УҢАЙ ТОРМЫШ ТӘҖРИБӘСЕ АЛЫП КИЛСЕН

Ватанны саклау — көчле зат вәкиле иңендәге изге бурыч. Язгы чакыру кампаниясе башлану белән Балтач районыннан бер төркем егет хәрби хезмәт үтәргә юлланды. Тантаналы озату чарасы булачак солдатларның һәм аларның якыннары, туганнары күңелендә якты хатирә булып сакланыр.

Тәүгеләрдән булып берьюлы ике дистәгә якын егет туган якларын калдырып еракка юлланды. Аларга җылы теләкләрен җиткереп, озатырга әти-әниләре, зур әтиләре, күршеләре, авылдашлары килгән иде. Һәркайсы, билгеле, якыннары өчен хафалана. Төрле җырлар, бию көйләре яңгырый. Якыннары изге теләкләрен туган телләрендә җиткерә. Иртәнге сәгатьтә киләчәккә якты өмет баглап, барысын да яхшыга юрап торган өлкәннәргә мөрәҗәгать иттем. 87нче Һөнәрчелек училищесын тәмамлагач Яңа Ямурза авылыннан Анатолий Фархутдинов һәм янә берничә егет хәрби хезмәткә юллана. Алар водитель, тракторчы һөнәрләренә ия. Әниләре балалары өчен берчә горурланып, илдә тынычлык булсын , дип борчылуын әйттеләр. Ә күп сөйләп өйрәнмәгән әти кеше — Эдик Фархутдиновның күңел кичерешләре яшьле күзләрендә чагыла иде. Тормыш иптәше вафат булгач, ике баласы өчен үзенә бер үк вакытта әни дә, әти дә булырга туры килгән. Кече улы сынатмас әле, дигән ышаныч белән ерак юлга иртәгәсе солдатны озатырга килгән ул. Ә Көндәшле авылыннан Вилсур Хафизовка һәм Имән авылыннан Алмаз Кашаповка армия сафыннан кайткач янә студент тормышында кайнап, белем алган югары уку йортын тәмамларга язсын. Әлегә алар үз теләкләре белән солдат формасын кия. Озатырга килгән әтиләр үзләре хезмәт иткән чорны исләренә алды. Мәскәү янында, Чехословакиядә хезмәтләре үткән дәвер авырлыгы белән генә түгел, тормышта тәүге чыныгу дәресләре һәм шул ук вакытта кабатланмас мавыктыргыч мәл булып та аларның хәтерләрендә калган. Бәлки шуңа да озак еллар үткәч олы яшьтәге ирләр хезмәт иткән җирләренә яңадан барып кайту турында хыялланадыр. Ә бик тәвәккәлләре күреп тә кайта. Элекке таләпләр белән бүгенгенең аермасы бар,әлбәттә. Иң мөһиме — һәркайсына гадел кешеләр белән бергә хезмәт итәргә туры килсен иде, дип телиләр. Магашлы Алмантай авылыннан Виталий Саляев туганын армия сафына озатырга килгән. Монда иртә таң белән җыелган зур әтиләр, ата-аналар да шундый фикердә. Уллары хезмәт иткән, хәзер оныклары шулай ук яхшы нәтиҗәгә ирешер, дип өметләнә өлкән буын вәкилләре.

Хәрби боерык ишетелү белән тынлык урнашты. Тигез сафта егетләр урын алды. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлек начальнигы Ансар Арсланов булачак солдатларны бүгенге көн таләпләре белән таныштырды. Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов балтачлыларга уңышлар теләп, шелтәсез хезмәт итүләрен теләде. Вакыт үтү белән үзгәрми торган документ — хәрби билетлар тантаналы рәвештә һәр егеткә тапшырылды. Ансар Фазылкарам улы иртәнге сәгатьтә явып үткән җылы язгы яңгырны уңышлы хезмәткә юрап егетләрне юлга чыгарга чакырды. „Газель” автомашиналарында бүлек начальнигының призыв буенча өлкән ярдәмчесе Рәсимә Әхмәдиева озатуында балтачлылар башкалага юл алды.

Санаулы вакыт исән-сау кешегә күп түгел дә кебек. Якыннары өчен ул агым судай тоелмас, әлбәттә. Бу чор һәр егеткә тик уңай тормыш тәҗрибәсе генә алып килсен. Берчә тынгысыз, берчә фәһемле солдат хезмәте алга югары максатлар алырга этәргеч бирсен. Һәркайсының якты өмете чынбарлыкка ашсын.