ТЫРМАЛАР ЭШТӘН БУШАДЫ...

Язгы басуда дым алтыннан кадерле. Бу яклап “Луч” җәмгыяте игенчеләренең күңеле тыныч. Чөнки хуҗалык басуларында дым каплатуны төгәлләделәр.

— Эш тәмам, чәчәсе генә калды,—дип шаярта игенчеләр.
Орлыкларның дымлы җиргә төшүе уңышка никадәр өмет бит ул. Ул өметләр аклансын өчен игенчеләр эшләрен яхшы сыйфат белән башкарырга тырышты. Механизатор Феликс Демьянов, Газнәви Шәйхуллин, Миңнехан һәм Илфир Галихановлар, Финат Зайдуганов, Әлфит Каюмов, Юрий Садриев, Әдис Нәриевлар таңнан торып кояш баеганчы басуларны иңләде бу көннәрдә.

Һәр агрегат шлейфлар белән комплектланган. Алар артыннан тип-тигез җир кала. Иң мөһиме, быел туфрак өлгерүе тоткарланып эш озакка сузылмады.

Районда иң күп күләмдә туңга сөрелгән мәйданнар шушы хуҗалыктадыр, мөгаен. Былтыр көздән 1200 гектар чамасы басуларын сабаннар ярдәмендә эшкәрткәннәр иде. Механизатор Алмаз Ташпулатов 450 гектарда күпьеллык үлән басуларына да тырмату үткәрде. Шулай ук барлыгы 350 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыруны да озакка сузмадылар.

Эшне югары темпта башкарырга күнеккән лучлылар чәчүне дә кыска тотарлар.

Механизатор Газнәви Шәйхуллин һәм Әдис Нуриев соңгы гектарларда дым каплатканда.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.