ТҮБӘН ИВАНАЙ ДА МАРИ ХАЛКЫНЫҢ МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ

Бу зур чарага Марий Эл Республикасыннан, республикабызның Калтасы, Мишкә районнары һәм мари милләт вәкилләре күпләп яшәгән башка төбәкләрдән, районның мари авылларыннан делегацияләр килде. Көнозыны дәвам иткән чараның программасы бай һәм үзенчәлекле корылган иде.

Зур җыен “Башкортстан Республикасында мари халкы күпләп яшәгән урыннарда мари халкының тарихы, аның мәдәниятен үстерү үзенчәлекләре һәм перспективалары” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Монда һәр катнашучы үзенең фикерен ачык итеп әйтә алды, проблемалар турында белдерде.
Заман таләпләренә тулысынча җавап биргән мәһабәт, уңайлыклары булган, җылы, якты, күркәм мәктәп бинасы буйлап оештырылган экскурсиядән читтән килгән кунаклар хәйран булды. Урта мәктәп музеендагы һәр экспонат турында кунаклар җентекләп сорашты.
Семинарда катнашучыларга мәктәп укучыларының рәсем күргәзмәсе, мари халкының милли киемнәре күргәзмәсе дә бик ошады.

Семинарның икенче өлеше райондашыбыз, Туктай авылы кызы, Иванай урта мәктәбенең элекке укучысы Мария Илибаеваның иҗатына багышланды. “Мария Илибаеваның әсәрләрендә Башкортстан мариларының язмышы” дигән конференциядә авторның әсәрләре буенча зур сөйләшү оештырылды.

Әле күптән түгел генә “Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган якташыбыз Мария Илибаеваны хөрмәтләргә халык күп җыелган иде. Мәктәпнең актлар залында үткән “Синең белән горурланабыз, сине хөрмәт итәбез, Мария!” дигән кичәгә район һәм урындагы җитәкчеләр дә килгән иде. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов Хакимият башлыгы Рәфил Галләмовның Рәхмәт хатын тапшырды, их ихлас теләкләрен җиткерде. Аңа Иске Балтач Авылы биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов, урта мәктәп директоры Иван Баймиев һәм башкалар да кушылды...
Семинар барышында тиздән Йошкар-Ола шәһәрендә үтәчәк Бөтенмари съездына делегатлар сайланды.

Авылның олысын-кечесен җыйган чара зур концерт программасы белән тәмамланды.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.