ТУШКЫР ВЕЛОСИПЕДЧЫЛАРЫ

Үз тормышыбызга без үзебез җан өрергә бурычлыбыз. Авыллар сүнә, дип зар елап, кул кушырып утырганда беркем килеп могҗиза бүләк итмәс, көтмәгез. Халык арасыннан әйдәүче шәхесләр оештырган балыкчылык, табигатьне саклау, бәйләргә, чигәргә, аш-суга өйрәнү клублары, мәдәни коллективлар турында ишеткәнебез бар. Кечкенә башкорт авылында балаларының киләчәгенә битараф булмаган аналар активлыгы белән башлангыч алган „Аек авыл” хәрәкәте республика буйлап таралды. Гәзитебез игълан иткән яңа акция районыбыз авылларында барлыкка килгән хәрәкәтләргә багышлана.

Соңгы ун елда Тушкыр авылының актив хатын-кызлары „йорт, бакча эшләре бераз тәмамлангач”, октябрь аеннан алып майга кадәр атнасына өч тапкыр җыелышып аэробика белән шөгыльләнә. Оештыручылары — үзләре арасыннан Ирина Галиәхмәтова. Тушкыр килене. Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә туып-үскән. Булачак тормыш иптәше, Тушкыр егете, баянчы Фәнис Галиәхмәтов белән Дуван авыл хуҗалыгы техникумында укыганда танышкан. Өч балаларын үстергәннәр, белем һәм тәрбия биргәннәр. Әлеге вакытта гаилә бал кортлары үрчетү белән мәшгуль.

Ирина һөнәре буенча биюче дә, спортчы да түгел. Активлык — аның тормыш позициясе. Аэробика күнегүләрен ул үзаллы өйрәнә. Көйләрне дә үзе сайлый, шәхси аппаратурасын куллана. „Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит. Хатын-кызларга сәламәтлекләрен саклау өчен физик күнегүләр бик кирәк. Узган кышта бергәләп киңәшләштек тә чаңгылар сатып алдык. Ә җәен барыбыз да велосипедларны „йөгәнләдек”, — дип сөйли Ирина. Сәламәтлек төркемендә уннан артык хатын-кыз шөгыльләнә. Иң активларның берсе — элекке укытучы Фәйрүзә Корбанова: „Язларын сыер саугач та иртән Мәнәгәз якларына (кайда яхшы юл бар) 3 — 4 километр юлны велосипедта йөреп кайтабыз. Кар яугач ир-егетләр басуга юл салып бирә, күмәкләп чаңгыда йөрибез. Иң мөһиме: аралашу, очрашып сөйләшү, минемчә”, — дип фикерләре белән уртаклаша. Төркемдә төрле һөнәр ияләре тупланган: сатучы, социаль хезмәткәр, дәваханә санитаркасы, мәдәният хезмәткәрләре, бухгалтер, элекке укытучылар, пенсионерлар. Узган кышта алар „Тамаша” район театр коллективлары конкурсында — „Гайфи бабай, өйлән давай!”, Яңа ел бәйрәмендә — „Җылы пар белән!”, 8 Март бәйрәмендә „Әниләр һәм бәбиләр” спектакльләрен сәхнәләштергәннәр. Халыкка — рухи азык, күңелле ял, үзләренең күңеленә канәгатьлек бүләк иткән актив һәвәскәрләр.
Ялгызың өйдә физик күнегүләр эшләве бер дә күңелле түгел: бер көн шөгыльләнәсең, ике көн... кызыгын тапмый, өлгерми,йә башка сәбәп табып, кул селтисең. Шулаймы? Артыңнан авылдашларыңны әйдәп, күмәкләп, бер-береңнең уңышларын күреп, бергә сөенеп, аралашып яшәү кулдан килмәслек эш түгел. Беренче адым гына кирәк. Активларның йөрәк дәрте авылларны уятыр көчкә ия.

Тушкырда сәламәт яшәү рәвеше яклы хатын-кызлар хәрәкәте башлангыч алган. Ә сездә халыкны тупларлык, сәламәтлеккә һәм матурлыкка, тәртипкә һәм әхлаклылыкка әйдәүче нинди яңалык бар? Акциягә кушылырга чакырабыз!

Рәсемдә: Авыл урамнары буйлап... велосипедта!
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Әйткәндәй...
22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләнде. Традиция 1997 елда Англиядә башлангыч алган, бер елдан французлар аны күтәреп алган. 2001 елда исә 35 илдә меңләгән шәһәр рәсми рәвештә хәрәкәткә кушылган. Әлеге заман шартларында автомобильдән бөтенләй баш тартып булмый, әлбәттә. Әмма елына бер тапкыр булса да троллейбус, метро, велосипедта йәки җәяү йөрү файдасына автомобильсез көн үткәрү җәмәгатьчелеккә автотранспорт тудырган глобаль проблемалар хакында искәртә. Статистика: автомобильләр һәр көнне 3000 кешенең гомерен кыя; конвейердан һәр минутка бер автомобиль төшә...