ТРАДИЦИОН АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕНДӘ

Район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Аның барышында районның мәгариф системасы эшчәнлегенә йомгак ясалды, алда торган яңа уку елына бурычлар билгеләнде.

Киңәшмә эшендә район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, РФнең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Мәдәният буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, БР Хөкүмәте аппаратының Агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илшат Фәйзрахманов катнашты.
Рәфил Әмин улы үзенең чыгышында залда утыручыларны алда торган яңа уку елы һәм якынлашып килгән Белем көне уңаеннан котлады. Аннары районның мәгариф системасын үстерүгә кагылышлы мәгълүматлар китерде.

Мәктәпкәчә учреждениеләр челтәрен үстерү мәсьәләсенә районда төп игътибар бүленә. Бу максатларга 2013 елда федераль һәм республика бюджетларыннан 23 миллион сум акча бүленгән. Ел дәвамында район авылларында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре капиталь ремонтланды һәс яңалары ачылды. Бу чаралар районда өстәмә 155 урын булдыру мөмкинлеге бирде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элек 76 проценты мәктәпкәчә балалар учреждениесенә йөрсә, хәзер бу күрсәткеч 83 процентка тиң.

Илебезнең социаль сәясәтенең төп юнәлешләре РФ Президенты В. В. Путинның „Май” Указларында билгеләнде. Аларны үтәү йөзеннән районда чаралар планы расланды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә районда көч салган укытучыларның уртача хезмәт хакы агымдагы елның алты аенда 23 508 сумга тиңләшкән. Мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы — 19 963 сум, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнеке16 750 сумга җиткерелгән. Ел ахырына укытучыларның уртача хезмәт хакы 29 мең сумга җитәчәк, диде район Хакимияте башлыгы.

Үсеп килүче буынны чын кешеләр итеп тәрбияләүгә бар тырышлыкларын салган укытучыларның торак шартларын яхшырту йөзеннән дә тиешле хәстәрлек күрелә.

—Соңгы биш елда гына яшь укытучылар арасыннан 28 гаилә кайтарылмый торган субсидия алды һәм торак шартларын яхшыртты, — диде район җитәкчесе. Һәм аз керемле, күп балалы гаиләләргә Дәүләт Думасы һәм Корылтай депутаты З. Рәхмәтуллина, Ш. Шәрипов тарафыннан күрсәтелгән олы ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Нурия Сабированың докладында сүз эшнең 2013 елның 1 сентябреннән көченә кергән „Мәгариф турында”гы Федераль законга ярашлы оештырылуы, ел дәвамында нәтиҗәсез чыгымнарны кыскартып 6 миллион сум акчаны экономияләү, узган елның декабреннән балалар бакчаларына электрон чиратка язылу тәртибе кертелүе, дәүләт стандартлары буенча укытуга күчү йөзеннән белгечләрнең квалификация күтәрү курсларында укып кайтулары, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре һәм башкалар турында барды.

—133 чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да минималь чикне уңышлы үттеләр. Бу җитди чараны оештыручылар югары профессиональлек күрсәттеләр, — диде Нурия Ташпулат кызы. Аннары район укучыларының төрле дәрәҗәләрдәге олимпиадалардагы казанышлары, агымдагы елдан район Хакимияте карарына ярашлы район Хакимияте стипендиатлары булдыру һәм бу югары бүләккә лаек булган укучылар турында олы канәгатьлек белән сөйләве залда утыручылар күңелендә киләчәккә өмет уятты.

Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Җиһаннур кызы соңгы арада мәгариф өлкәсенә кагылышлы гамәлгә кертелгән законнарга тукталды. Мисал өчен, белем учагында укучы балаларны берләштерү символы булган бердәм мәктәп формасы кертелүе, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны бюджет урыннарга укырга кабул итү, уку отличникларына медаль булдыру, үсеп килүче буын вәкилләренең күңелләрен агулаган интернет челтәрендәге меңнәрчә сайтны ябу турындагы законның көченә керүе һәм башка уңай үзгәрешләр турында сөйләде ул.

Республика Хөкүмәте вәкиле Илшат Илдус улы кыскача мәгариф системасын эчке модернизацияләү мәсьәләләренә тукталды. Районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Айваз Сафетдинов район спортчыларының яулаган җиңүләре, яшьләр арасында спортны популярлаштыру, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең елдан-ел яхшыруы турында сөйләде. Агымдагы елда районның 11 белем учагында ГТО нормалары кертеләчәге турында әйтте.

Киңәшмәне район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов алып барды. Киңәшмә барышында каралган мәсьәләләр буенча аның карары өстәмәләр белән нигездә кабул ителде. Азактан белем учакларын яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә иң яхшылар дип табылган белем учаклары билгеләнде. Бер төркем хезмәт алдынгыларына район мәгариф бүлегенең, район Хакимиятенең, республика, Русия Федерациясе Мәгариф министрлыкларының Почёт грамоталары тапшырылды. Моннан илле ел элек педагогик хезмәт юлын башлаган, 32 ел гомерен мәктәп директоры вазифасында уңышлы эшләгән Хәнәфи Вәлиевка истәлекле бүләк һәм ял йортына путёвка тапшырылды.
Яшь буын вәкилләренең уку йортларын тәмамлап туган районнарына эшкә кайтуы — матур күренеш. Агымдагы елда биш яшь белгеч төрле югары уку йортларын тәмамлап кайтып районның укытучылар һәм тәрбиячеләр сафын тулылындырды.

Чираттагы педагогик киңәшмә тәмам. Салават шәһәрендә үткән республика киңәшмәсендә педагогларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү, электрон укытуны үстерү, һөнәри укытуны модернизацияләү, мәктәп яны һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын үстерү перспективалары, мөмкинлекләре һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларны социализацияләү кебек анык бурычлар куелды. Менә шундый яңа бурычлар, яңа максатлар белән каршылый чираттагы яңа уку елын районыбызның белем учаклары.

Сүземне Зөһрә Җиһаннур кызының теләкләре белән тәмамлыйсым килә:
—Яңа уку елы Сезнең укучыларыгыз өчен дә, үзегез өчен дә, ата-аналар өчен дә уңышлы булсын, хөрмәтле педагоглар!

Рәсемдә: Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.