„ТАРИХНЫҢ КАЙГЫЛЫ КӨНЕ БАШКАЧА КАБАТЛАНМАСЫН!”

Кизгәнбаш авылында „Дуслык һәм бердәмлек” бәйрәме шундый девиз астында үтте

95 ел элек, июнь аенда Кизгәнбаш авылында яңа власть — Совет власте вәкилләре һәм кулаклар арасында булган кораллы бәрелеш бик күп кешеләрнең гомерен өзә. Агымдагы елның 6 июлендә Кизгәнбаш авылы клубы алдында һәм авыл янындагы туганнар каберлегендә 1918 елгы Кизгәнбаш восстаниесе корбаннары хөрмәтенә Хәтер тактаташлары ачылды. Аннан соң оештырылган „Дуслык һәм бердәмлек” бәйрәменең күркәм сәхнәсендә әйтелгән сүзләр, яңгыраган җырлар төрле милләт һәм катлам кешеләренең бер җирдә аңлашып, низагларга юл куймый яшәвенә өндәү дә, мәдхия дә булды.

Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар — РФ Дәүләт Думасы депутаты, мәдәният буенча комитет рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай вәкиле, 2нче һәм 3нче чакырылыш депутаты, информация-аналитика бүлеге мөдире Фәнил Таепов, якташларыбыз: брокер, Уфадагы һәм Мәскәүдәге компанияләр төркеме генераль директоры Хәнәфи Шәйбәков, Ижевск шәһәрендәге „Иждрил” ябык акционерлар җәмгыяте генераль директоры Флорид Фәйрушин, Туймазы район Хакимияте башлыгы Рәшит Хәйруллиннар катнашты. Чараны Түбән Карыш Авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Шәяхмәтов ачты. „95 ел элек Кизгәнбаш восстаниесендә катнашкан якташларыбызның берсен дә хөкем итәргә хокукыбыз юк. Кемнәрдер яңа властьның фәрманнарын үтәгән, кемнәрдер җирләрен, гаиләләрен яклаган. Алар барысы да — тарихи дәвер корбаннары”, — диде үзенең чыгышында район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Меңләгән халыкны туплаган мәйдан тын калды. „Әйтерсең бүген восстание корбаннарының рухлары безгә карап тора. Халык бердәм булганда гына илебездә тынычлык сакланыр. Бер вакытта да күршеләр, дуслар, туганнар, төрле милләт вәкилләре бер-берсенә кул күтәрмәсен!” — дип сәламләде „Дуслык һәм бердәмлек” бәйрәменә җыелган халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина. Бу фикергә калган чыгыш ясаучылар да кушылды.

Рәфил Әмин улы Балтач районына социаль-икътисади мәсьәләләрдә һәм бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен „Якташлар” җәмәгать оешмасы әгъзалары Флорид Фәйрушинга һәм Хәнәфи Шәйбаковка, бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен оештыру комитеты рәисе Рәсих Акберовка, Түбән Карыш Авыл биләмәсе башлыгы Әнәс Шәяхмәтовка, урындагы эшкуар Хәлимулла Хаҗиевка, чикләнгән җаваплылыктагы „Ремстройсервис” җәмгыяте директоры Вил Шафиковка район Хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Күл уртасында урнашкан күркәм сәхнәдә районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева Гүзәл һәм Динар Кәшфиевларның, Светлана һәм Роберт Сәйфуллиннарның никахын теркәде. 50 ел бергә гомер иткән Граня Байрукова һәм Гильмадрислам Байрамшиннар, 60 ел бергә яшәгән Хөннә һәм Зөфәр Фәйрушиннар, Кизгәнбаш авылының бер төркем өлкән буын кешеләре, күптән түгел сабыйлары дөньяга килгән гаиләләр хөрмәтенә бәйрәм сәхнәсеннән җылы сүзләр яңгырады. Яшь парларга да, өлкәннәргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Артабан бәйрәм район мәдәният бүлегенең халык ансамбльләре, үрнәкле бию коллективлары, һәвәскәр артистлары көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция, хореографик сьюита һәм концерт белән дәвам итте. Алардан соң Стәрлетамак филармониясе бию ансамбле, Башкортстан һәм Татарстанның эстрада йолдызлары: Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигматуллин, Әнүәр Нургалиев, Вәсилә Фәттахова, Рифкать Габдельянов, Ришат Галиханов һәм башка җырчыларның катнашлыгында зур концерт булды. Мәйданда спорт уеннары оештырылды.

Бу бәйрәм кизгәнбашлылар хәтерендә озак сакланыр. Чарага әзерлек барышында авылның төсе үзгәрде: юллар төзекләндерелде, территория тазартылды, клуб ремонтланды. Халыкның активлыгы, киләчәккә өмете алдагы көннәрдә дә саклансын, авылның яшәү чаткысы сүнмәсен, дигән теләк белдереп, район Хакимияте клубка музыкаль үзәк бүләк итте.

Авыл кешесе һәрвакыт өмет белән яши. Кизгәнбаш белән Зиләзекүл авыллары арасыннан Свердловск — Уфа федераль юлы үтә дигән хәбәрне шатланып кабул иттеләр кизгәнбашлылар. Хәлимулла Хаҗиевның „Ватан” җәмгыяте оештырып, басуларны чәчүе, гаиләсе белән авылга кайтып урнашуы да — куанычлы хәл.

Ә Кизгәнбаш авылында туып-үскән Флорид Фәйрушинның идеясе белән оештырылган „Дуслык һәм бердәмлек” бәйрәме исә чит тарафларда яшәүче якташларны да чакырып кайтарган, авыл урамнары гөрләп тора. Чыгышы белән Балтачтан булган, уңышлы эшләгән, үрләр яулаган абруйлы шәхесләрнең һәм урындагы район Хакимияте, Авыл биләмәсенең партнёрлыгы, хезмәттәшлегенең матур нәтиҗәсе — киң колач белән оештырылган бәйрәм халыкка ошады, күтәренке рух һәм күңел канәгат ьлеге бүләк итте. Коеп яуган яңгыр да сәхнә янына тупланган халыкны тарата алмады.

Район Хакимияте башлыгының: „Узган ел Имән авылында башланган бу партнёрлык артабан да шундый күркәм чаралар белән дәвам итәр, һәр авылның үз ватанпәрвәрләре табылыр!” — дигән теләге кабул булсын, тормышка ашсын!