СӘНГАТЬКӘ ИХЛАС ОМТЫЛЫШ БЕЛӘН

Районның балалар сәнгате мәктәбе традицион рәвештә ел саен май аенда отчёт концерты оештыра. Быелгы чарада 75 чыгарылыш укучысы — халык кораллары, фортепьяно, вокал, сынлы сәнгать, хореография бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр — мәктәпне тәмамлау турында документ алды. Алар арасында Уфа, Мәскәү, Сочи шәһәрләре, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясаган данлыклы „Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле әгъзалары да бар.

Әйе, балалар сәнгате мәктәбе иң чагу йолдызчыклары белән хушлашты. Әмма яшь талантлар район мәдәнияте белән бәйләнешләрен өзмәс, арытабан да район тамашачысын үзләренең иҗатлары белән шатландырып торыр, дип ышанасы килә. Кулларына таныклык алган 75 укучы да сәнгать юлыннан китмәс, ләкин мәктәптә ачылган һәм үстерелгән сәләтләре аларга тормышта уңышлырак булырга, биредә ныгыган ихтыяр көче башка өлкәләрдә дә җиңүләргә ирешергә ярдәм итәр.

Яңа гына сәнгать мәктәбе директоры вазифасына билгеләнгән Руслан Халиков, укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, сәхнәгә чараның кунакларын чакырды. „Ата-аналар балаларының сәләтләрен үстерү өчен сәнгать мәктәбен сайлап бик дөрес итә. Мәктәп преподавательләре укучыларның сәләтләрен талант дәрәҗәсенә күтәрә. Шуңа да отчёт концертының мөһимлеге елдан-ел арта, бу чара көтеп алына”, — дип белдерде район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов. Ун ел дәвамында сәнгать мәктәбен җитәкләгән, яшь талантларның тормышы, мәдәният дөньясының сулышы белән яшәгән кеше, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ханис Хаҗимов укучыларының уңышлары, яулаган үрләре турында горурланып сөйләде.

Концерт чыгыш ясаучыларның сүзен бермә-бер хуплады. Һәр бүлек үзенең эш нәтиҗәләрен бертигез яхшы дәрәҗәдә күрсәтүгә иреште. Соңгы елларда мәктәп вокал бүлегендә тәрбияләнүче талантлары — республика, Русия, халыкара конкурсларда лауреат исеме яулаган җырчылары белән лаеклы горурлана ала. Рая Хамаева укучылары Әлфир Исламов, Эльвина Хәйруллина, Гүзәл Нуриева, Алсу Гыйльмиярова һәм Алина Тукаевалар, Рәзидә Әхмәтова җитәкчелегендә „Өмет” вокаль ансамбле, аның укучылары Виталия Глимшина, Снежана Валиевалар моңлы тавышлары, үзенчәлекле башкару осталыгы белән тамашачыларның сөюен яуладылар. Айгиз Хәйдәршинның (укытучысы Рәзидә Әхмәтова) Наил Галләмов җитәкчелегендә халык уен кораллары ансамбленә кушылып „Ирәндек” башкорт халык җырын башкаруы концертның иң чагу номерларының берсе булды. Әйе, инструменталь сәнгать отчёт концерты сәхнәсендә аеруча киң күрсәтелде. Эльмира Гайфуллина җитәкчелегендә фортепьянода уйнау серләренә төшенгән Айгөл Фазлыева, Зөлфия Хәсәнова, Айгөл Сәлихова, Анастасия Валиуллина, Элеонора Зарипова һәм Ирина Хәсәновалар, Гөлназ Рәхимҗанованың укучысы Денис Зарипов, Наил Галләмов җитәкчелегендә баянчылар ансамбле, квартеты, аның укучылары Рөстәм Шайбәков, Илсур Нигамәевларның чыгышлары зур кызыксыну һәм соклану белән кабул ителде. „Зөлфия” үрнәкле балалар бию ансамбленең кече һәм урта төркемнәре — татар һәм урыс халык биюләре, „На крыльях таланта” бөтенрусия конкурсының III дәрәҗә лауреатлары, Венера Баландина җитәкчелегендә „Нью данс” үрнәкле балалар бию ансамбле уңышлы эстрада композицияләре белән концерт программасына ямь өстәде. „Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле күптән түгел үзенең „уңышлар сандыгына” тагын бер җиңүне өстәде. Балалар халык хореографиясенең „Хоровод дружбы” ачык республика фестиваленең I дәрәҗә дипломантлары лаеклы рәвештә концертның финалында чыгыш ясады һәм дәртле биюләре, янып торган күзләре, оста хәрәкәтләре, ихлас елмаюлары белән иң күп алкышларны җыйды. Гүзәл Вәлиева ата-аналар исеменнән ансамбль җитәкчесе Раушания Хәсәновага балаларны тәрбияләүгә салган көче, тырышлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм сәнгать мәктәбенә киләчәктә уңышлы эшчәнлек, яшь талантларның яңа иҗади үрләр яулавын теләде.