РУСИЯ ПАРЛАМЕНТАРИЗМЫ КӨНЕНДӘ

26 Апрель, 2016 - 15:40.Район сулышы

27 апрель — Русия парламентаризмы көнендә район Хакимияте бинасының утырышлар залында киңәшмә үтте. Аның эшендә муниципаль район Хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәриповның ярдәмчесе, киңәшчесе, философия фәннәре кандидаты, Федераль иминлек хезмәте поковнигы Вячеслав Петров, район Советы секретаре Расих Акберов катнашты. Киңәшмәгә шулай ук авыл биләмәләре башлыклары, җирле совет депутатлары, муниципаль район Советы депутатлары, Иске Балтач беренче һәм икенче урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде.

Вячеслав Константинович киңәшмәдә катнашучыларны бу көннең кыскача тарихы белән таныштырды, узган гасыр башында, 1906 елда беренче Дәүләт Думасы – хакимиятнең закон чыгару вәкаләтләре бирелгән вәкиллекле органы — үзенең эшен башлап җибәрүе, шул вакыттан парламентаризм Русия дәүләтчелеге үсешенең мөһим факторына әверелүе, илебездәсәяси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасын булдыруга зур йогынты ясавы турында сөйләде.

Бүген илебездәпарламентаризм традицияләре, хакимиятнең вәкиллекле институтларындагы югары профессиональлек һәм җаваплылык, закон чыгаручыларның дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары белән конструктив хезмәттәшлеге турында зур ышаныч белән әйтергә мөмкинлеген билгеләде. Төрле дәрәҗәдәге депутатлар эшенең активлашуы турында әйтте. Китерелгән саннардан күренүенчә, узган елда гына РФ Дәүләт Думасына 1570 закон проекты кертелеп, шулар арасыннан 40 закон кабул ителгән, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтайда 160 закон проекты карлган, 140 закон кабул ителгән. „Болар барысы да Республика Башлыгы белән берлектәконструктив эшләү нәтиҗәсе,” — диде докладчы.

Район Советы Секретаре Расих Акберов укучыларга илебездәге властьның вәкиллекле органнарының төрләре, вәкаләтләре, бурычлары турында сөйләде. Унсигез яшьләре тулгач, яшьләрне сайлаучы хокукына ия булачаклары, бу хокуктан файдаланырга, сайлауларда активлык күрсәтергә, яшәгән төбәктәге проблемаларга битараф булмаска чакырды.

Киңәшмәнең соңында залда утыручыларга үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сораулар бирү мөмкинлеге булды.
КиңәшмәгәФирдинант Назыйф улы йомгак ясады.