РУСИЯ ЧЕМПИОНАТЫННАН ҖИҢҮЛӘР ЯУЛАП

11 февральдән 15 февральгә кадәр Сургут шәһәрендә гер спорты буенча Русия Чемпионаты булды. Анда илнең 36 төбәгеннән үсмерләр катнашты. Ярышлар 1995 — 1996 елгы (өлкән төркем) һәм 1997 елгы һәм аннан кечерәк (кече төркем) спортчылар арасында аерым оештырылды.

Башкортстанның җыелма командасы составында Балтач егетләре Илнур Ханов, Самат Фәрхетдинов, Динарис Дәүләтханов, Фиданис Закиров (тренерлары Ильяс Шәймөхәмәтов) һәм Вадим Садыйровлар да (Айваз Сафетдинов) көч сынашты. Илнур озын циклда гәүдә авырлыгы 63 килограммга кадәр булган спортчылар арасында шәхси беренчелектә дә, шулай ук команда эстафетасында да өченче урыннарны яулады. Самат та гәүдә авырлыгы 63 килограммага кадәр булган егетләр белән ярышты. Ике төр күнегү буенча команда эстафетасында — икенче, шәхси беренчелектә алтынчы урыннарга чыкты. Вадим гәүдә авырлыгы 58 килограммга кадәр булган спортчылар арасында озын циклда шәхси беренчелектә — дүртенче, команда эстафетасында өченче урыннарны яулады. Динарис Дәүләтханов гәүдә авырлыклары 53 килограммга кадәр булган егетләр арасында озын циклда сигезенче, Фиданис Закиров гәүдә авырлыклары 68 килограммга кадәр булган егетләр арасында ике төр күнегү буенча унынчы урыннарга чыкты. Призлы урыннарны яулаган егетләр РФ Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Башкортстанлыларның өлкән төркем гер спортчылары Төмән һәм Омск (Омск командасыннан ике генә очко аерма) командаларыннан гына калышып чемпионатта өченче урынны яулады. Бу җиңүдә Балтач егетләренең, аларның тренерлары Ильяс Шәймөхәмәтов һәм Айваз Сафетдиновларның да өлеше зур. Спортта көндәлек күнегүләр, физик үсеш өстендә даими эшләү, зур тырышлык һәм максатчанлык белән генә уңышлар яулап була. Югары Карыш урта мәктәбе укучылары Илнур Ханов, Самат Фархетдинов, Фиданис Закиров, беренче Иске Балтач урта мәктәбе укучысы Вадим Садыйров чыгарылыш сыйныфларда белем алалар. Бу спортчылар Балтач данын бик күп мәртәбәле ярышларда яклады, райондашларын уңышлары белән куандырды. Алда торган бердәм дәүләт имтиханнарында да егетләргә уңышлар телибез!