РӘШӘТКӘНЕ КЕМ ТӨЗӘТЕР?

Районда, район үзәге Иске Балтач авылында яшәүчеләр игътибар иткәндер, Комсомол урамындагы күп фатирлы 21 санлы йорт рәшәткәсен моннан берничә ел элек Иске Балтач авыл җирлеге профнастилдан яңартып куюны оештырган иде. Узган кыш айларында өй түбәсеннән кар төшеп рәшәткәнең бер өлешен ямьсезләде. Ул ел дәвамында шулай торды. Ә быелгы кышта кар бер явып, бер эреп йөдәтеп кенә калмады, өй түбәсендә тупланган, тыгыз кар ишелеп төшеп йортның рәшәткәсен профиле белән бергә җимерде. Матур күренеш түгел, әлбәттә. Урынлы сорау туа: „Ул рәшәткәне кем төзәтергә тиеш?” Әлеге сорау белән Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗановка мөрәҗәгать иттек.

—Бу йортлар үзидарәлектәләр. Әмма бүген сүз алып барылган йортта яшәүчеләр үзләре арасыннан идарә итүчене сайламаганнар. Үзләре яшәгән йорт тирәсендәге барлык эшләрне үзләре башкарырга тиешләр. Шәхси йортларда яшәүче кешеләр капкасын, рәшәткәсен кемнеңдер читтән килеп төзәтеп бирүен көтеп утырмый бит. Монда да шулай ук. Авыл җирлеге бюджетыннан күпмедер акча тотынып ремонтлату финанс яктан бозу булып таныла һәм аның өчен җаваплылык каралган. Бәлки, иң дөресе ул рәшәткәне, кар эреп, җир кибеп өлгерүгә сүтеп алыргадыр? Бу сорау әлегә ачык кала...

Менә шундый битарафлык яши бездә. Моңа кем гаепле? Җавапны һәр кеше үзе ясар, дип ышанабыз...

Рәсемдә: Йорт тирәсе бүген шундый хәлдә...