МӘДӘНИЯТ САРАЕ ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ

Үзешчән сәнгать коллективларының “Дуслык чәчәк ата” исеме астында үткән республика фестивале Балтачка да килеп җитте. Район Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов көтеп алынган чараны ачып: “Ел ярымга сузылган ремонтка бәйле өзеклектән соң район мәдәният сараеның ишекләре ачылды. Мәдәният учагын төзекләндерүгә зур средстволар бүлү республика икътисадының моңа сәләтле булуын күрсәтә. Район халкы да шундый мәһабәт, заманча, матур мәдәният сараена лаек!” — дип белдерде.

Бу сүзләр белән зал тутырып килгән тамашачылар да килешкәндер: элеккедән дә киңәеп киткән сәхнәдә “халык” һәм “үрнәкле” исемнәрен йөрткән унбер коллектив — дәрәҗәләрен яклау һәм яңа ике коллектив бу мактаулы исемнәрне яулау өчен көрәште. Өч сәгатькә сузылган тамашада район мәдәниятенең бөтен байлыгын күреп сокландык: хор, халык инструментлары, тальянчылар ансамбльләре, удмурт, мари, татар фольклорлары, биш бию коллективы, вокаль ансамбль. Шунысы куанычлы: һәр коллективның кабатланмас үз йөзе бар. Фестиваль исә һәвәскәрләрнең сайлаган иҗат юлларында нинди үсешкә ия булуларын билгели. Гомумән, өч ел эчендә бу үсешкә ирешелгәнме? Бу җәһәттән Рая Хамаева җитәкләгән хор, Раушания Йосыпова җитәкләгән үрнәкле “Зөлфия” һәм “Гүзәл” халык бию ансамбльләренең, Камилә Халикова җитәкләгән “Җидегән чишмә”, Гөлфизә Садриева җитәкләгән “Чиборио” фольклор ансамбльләренең эшчәнлеге концерт барышында күзгә бәрелеп торды. Яңа репертуар, сәхнәдә яшьләрнең һәм өлкәннәрнең бергә чыгыш ясавы, сценарий бөтенлеге, тирәнлеге һәм тема байлыгы бар бу коллективларда. Бер үк хореограф җитәкләгән “Зөлфия” һәм “Гүзәл” ансамбльләре башкаруында биюләрнең төрлелеге, музыка һәм хореографик композиция үсеше сокландыра. Зур сәхнәне сагынганнар, берничә татар биюен “тыпырдаттылар” уникешәр пар яшь биючеләр, ә хәрәкәтләр бер тапкыр да кабатланмады! Димәк, җитәкчеләр, халыкны туплап, сәхнәгә генә бастырмаган, иҗади эзләнгәннәр һәм эшләрендә камиллеккә омтылганнар. Хезмәтләренең нәтиҗәләре жюри әгъзаларының уңай бәһасына һәм тамашачыларның алкышларына лаек булды. Хореограф Гөлназ апалары Галләмова бүгенге көндә ялда булуга карамастан, үрнәкле “Гөрләвекләр” бию ансамбленең таралмавы куандыра. Аларның яулар үрләре, һичшиксез, алда әле.
Авыл мәдәният йортларында коллектив җыю, үзешчәннәр белән “халык” исемен йөртерлек итеп эшләү авыр, әлбәттә. Алина Вәлиәхмәтова җитәкләгән “Чолга шудыр” халык бию ансамбленең дәртле чыгышларын район тамашачысы һәрчак яратып каршы ала. Әлеге концертта алар сәхнәне дә, залдагы халыкны да “күтәрә алмады”. Сәбәбе нәрсәдә? Костюмнар җитешмәүдәме, әллә репертуар сайлыгындамы? Нөркәлеләр, “Гөлбәзир” халык фольклор ансамбле үзешчәннәре (җитәкчесе Илүсә Кашапова), һәрвакыттагыча матур уйнадылар. Коллективка яңа сулыш өрерлек яшьләр килмәве генә бераз күңелне кыра. Ничек тә саклап каласы иде сезне, халкыбыз гәүһәрләрен! Ә менә халык ансамбле исеменә дәгъва итүче “Ужара” (Альфина Алексеева) куандырды. Костюм юк дип аптырап утыра торганнардан түгел Магашлы-Алмантайдан килгән һәвәскәрләребез: үзләре тегәләр, бизәкләрен чигәләр. Ансамбльдәге балаларның һәм өлкәннәрнең сәхнә культурасы сокландыра. Кыска гына вакыт эчендә чын мәгънәсендә халык арасыннан үсеп чыккан искиткеч коллективның шундый дәрәҗәгә күтәрелә алуы өчен районда оештырылган конкурсларга рәхмәт әйтергә кирәктер. Авыл һәвәскәрләре өчен бу бик яхшы стимул бит. Инде үз кулларыгыз белән шулкадәр бай “сандык” тутыргач, “тере” музыкага гына калгач тукталмагыз, магашлы-алмантайлылар! Яныгызда уйнап торырлык гармунчы табыгыз!

Халык инструментлары ансамбленең булуы гына да район мәдәнияте өчен мәртәбә. Аны Стәрлетамактан килеп Николай Родионов җитәкли. Тамашачы ансамбль озатуында республика конкурслары лауреатлары Руслан Халиков, Рәзидә Әхмәтоваларның җырлавын зур игътибар белән тыңлады, гелдәгечә яратып кабул итте. Наил Галләмов җитәкләгән “Моң” тальянчылар ансамбле районда гына түгел, республика күләмендә дә танылган, кадерләнгән, саклауга лаеклы коллектив. Шул җаваплылык тальянчы егет һәм кызларыбызга тагын да активрак иҗат итәргә, үзләренә яшь алмаш тәрбияләргә көч һәм дәрт бирсен иде. Балалар сәнгать мәктәбенең “Созвездие” вокаль ансамбле кызлары исә әлегә “халык” исемен яуламаган бихисап җыр ансамбльләребезгә үрнәк булырга тиешле. Тамашачылары да алардан өр-яңа җырлар көткәндер...

Балалар сәнгать мәктәбенең “New Dans” төркеме заман биюләренә махсуслашкан. Бу юнәлеш яшүсмерләребезгә бик кирәк. Венера Баландина җитәкләгән коллектив соңгы елларда яхшы үсеш алды: үзенчәлекле репертуар, костюмнар булдырды, төрле чараларда катнашып килде. Алар фестивальдә “үрнәкле” исемен йөртергә лаек дип табылды. Сәнгать мәктәбенең бу концерттан төшеп калган үрнәкле балалар хоры исә яңадан сафка басар, дигән өметтә калабыз.

Исеме җисеменә туры килеп, районыбызда яшәгән төрле милләт вәкилләренең иҗатын сәхнәдә берләштергән “Дуслык чәчәк ата” фестивалендә унбер коллектив мактаулы исемен аклады, аларга тагын ике ансамбль кушылды. Зур күләмле ремонт эшләреннән соң мәдәният сараеның ишекләре ачылу көненә бу лаеклы бүләк, әлбәттә!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.