МАТУР БАСА БЕЛГӘННӘРНЕ ҖЫЙДЫ БӘЙГЕ СӘЙТӘККӘ!

Бию сәнгатен сөюче райондашларыбыз 30 март көнне Сәйтәк авыл мәдәният йортына агылды. “Өзә бас – 2012” конкурсы барлыгы 310 кешене: 24 зур, 20 кече коллективны, 17 ялгыз биючене кабул итте. Мәдәният йорты иртәнге сәгать унбердән алып кичке унга кадәр гөрләп торды. Алай гына да түгел, бу конкурска әзерлек чорында клубларда, мәктәпләрдә дә мәдәни тормыш җанланды: район мәдәният сарае методистлары Алсу Әхмәтсафиева, Илмир Фәридонов, Ирина Хәмәтьяровалар, хореографлар Раушания Йосыпова, Венера Баландина һәм Алина Вәлиәхмәтовалар авылларга йөреп коллективлар өчен биюләр салдылар, ярдәм күрсәттеләр.

Жюри рәисе, район мәдәният сарае директоры Дамир Хәмәтов әйткән: “Конкурс сәхнәсе 70-80 еллардагы фестивальләрне хәтерләтә. Ул вакытларда да сәхнә тутырып коллективлар чыгыш ясый иде”, — дигән сүзләрне исбатлап, гала-концертта төрле авыллардан килгән, инде алтынчы ел катнашып, тәмам ансамбльгә әверелгән һәм быел яңа гына оешкан, өлкәннәрне яки укучыларны берләштергән бию коллективлары бер-берсен алыштырып кына торды. Тамаша җырлар белән “сыегайтылмады”, әмма халыкны ялыктырмады. “Бәләкәй генә бүлмәләрдә үзешчәннәрне киендереп тә өлгерделәр, күлмәкләрне дә җиткерделәр. Костюмерлар Ләйлә Карамова белән Әлфинә Нуркаеваларның тырышлыгын билгеләми мөмкин түгел. Тын алырга да вакытлары булмады, әмма бер тавыш та чыгармадылар”, — ди концертның режиссеры Камилә Халикова. Чынлап та, зур күләмдәге чара өчен Сәйтәк авыл мәдәният йортының киенү бүлмәләре аз һәм кысык, сәхнә бәләкәй. Мондый шартларда зур тамашаны әзерләве авыр. Киләчәктә бу конкурсны район мәдәният сараенда үткәрү дә дөрес буладыр, бәлки. “Гүзәл” халык, Сәйтәк, Иске Уразай, Көмьязы, Көндәшле, Магашлы-Алмантай авылларыннан килгән ансамбльләрнең — 8, үрнәкле “Зөлфия” бию ансамбленең 12 пар биючеләре сәхнәгә сыймаса да, хәрәкәтләрне тулысы белән эшли алмаса да, тамашачының ихлас алкышларына лаек булдылар. Бию сәнгатен яратып, аңлап кабул итә белә шул ул безнең район халкы!

Иске Балтачтан Миләүшә Гыйзәтова, Иске Янбай Авыл биләмәсеннән Флидә Нуртдинова һәм Фәнидә Шәисламова, Югары Кансөярдән Флүр Сәләхов һәм Сәйтәктән Илнара Шәйнурова дуэтлары, Магашлы-Алмантай авыл мәдәният йортының “Рвезелык” егетләр (җитәкчесе Лариса Кузьмина) һәм хатын-кызлар (Альфина Алексеева) ансамбльләре, Нөркә (Илүсә Кашапова) һәм Тучыбай (Эльмира Гафурова) урта мәктәпләре укучылары, Югары Карыш урта мәктәбе укытучылары (Рәмилә Мәүлитова), Көндәшле (Мәгъдән Фазылов) һәм Сикияз (Елена Закирова) мәдәният йортлары, Күзәй авыл клубы (Эльвира Ванькина), 87 санлы һөнәрчелек-техник училищесы (Лариса Дилмиева) коллективлары төрле номинацияләрдә билгеләнде. Өченче урынга Иске Балтачтан Алсу Габбасова, Матадан Гөлназ Солтанова, Иске Янбайдан Әдип Фәтхлисламов, Шәвъяды урта мәктәбе укытучылары (Флорида Халикова), Тучыбай мәдәният йорты (Эльмира Гафурова), Тутагач авыл клубының (Фоат Ташпулатов, Альмира Аллаярова) кече ансамбльләре, Иске Уразай урта мәктәбенең (Рания Акамова) һәм Мишкә авыл клубының (Светлана Михайлова) бию коллективлары чыкты. Иске Балтачтан Рөстәм Хөснуллин, Тушкырдан Гөлшат Ихсанова, Имән авыл клубы кече ансамбле (Роза Нурисламова) һәм Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Гөлнәзирә” фольклор коллективы (Асия Мостафина) — икенче урынны яулап алучылар. Аларның биюләре үзенчәлекле композицияләре, башкаручыларның осталыклары белән аерылып торды. Имән үзешчәннәренең шаян “Чабата” биюе иң көчле алкышларга да лаек булды. Мондый биюләр концертта башкача булмады, дисәк тә хата булмас. Киләсе елда булачак “Өзә бас” конкурсына әзерләнгәндә авыл мәдәният йортларында хезмәт салучылар шаян биюләргә зуррак игътибар бирсәләр тамаша тагын да күңеллерәк, ямьлерәк килеп чыгар иде, мөгаен.

Өлкәннәр арасында беренче урынга Иске Тимкәдән Сәрия Хәлимуллина чыкты. Яшь биючеләр арасында Югары Кансөярдән Флүр Сәләховка җитүче булмады. Флүр — яшьләр сабантуеның, соңгы җыр һәм бию конкурсларының йолдызы булды. Сәләтле егет иҗатын яратып өлгергән тамашачыларын киләчәктә тагын да яңа һәм матур чыгышлары белән шатландырыр дип ышанасы килә. Штәнде урта мәктәбе укытучыларының кече (Альбина Фәссәхова) һәм Көмьязы авыл мәдәният йортының “Яшьлек” бию ансамбльләре — коллективлар арасында җиңүчеләр. Гөлнара Солтанова җитәкләгән “Яшьлек” ансамбле күп еллар район мәдәниятенә хезмәт итә. Биючеләрнең конкурста җиңү яулавы табигый: коллективның ике төркеме эшли, алар районда үткән күп чараларда катнашалар. Ә штәнделеләргә рус биюен Раушания Йосыпова салган. “Матди чыгымнарга да карамадылар, район үзәгеннән килеп алдылар, тырышып өйрәнделәр биюне. Шундый дәртле, актив үзешчәннәребез булганда бию конкурсы ел саен яңа сулыш алачак!” — ди Раушания Рафаэль кызы.

Җиңүчеләрнең күбесе гала-концертта катнашты, тамашачылар тарафыннан танылу алды. Алкышларга, залдагы йөзләргә карап репертуарларына, осталыкларына бәяне дә күрми калмаганнардыр. Тамашачы бәһалавы алдагы сезондагы конкурсларга әзерләнергә яхшы этәргеч бирер. Хуҗалар кунакларны яхшы әзерләнеп каршылады. Сәйтәк авыл мәдәният йортының яшьләр ансамбле Илнара Шәйнурова өйрәткән удмурт биюе белән тамашаны ачып җибәрде. Азакта башкарган татар биюен зал тулы халык яратып, алкышлап озатты. Бу биюне сәхнәгә армиягә китәр алдыннан Диләвир Гафаров куйган. Район Хакимияте, мәдәният бүлеге белән беррәттән, чикләнгән җаваплылыктагы “Правда” (Фидат Фәритов), “Стройкерамика” (Радим Әхкамов) җәмгыятьләре, шәхси эшкуар Галтаф Мулләхмәтов чараның иганәчеләре булган. Аларга һәм бәйгене әзерләүдә актив катнашкан Авыл биләмәсе башлыгы Айдар Шәрифнуровка, Сәйтәк урта мәктәбе директоры Фәйрүзә Хөсәеновага район мәдәният бүлеге начальнигы Гали Сәрвәртдинов Рәхмәт хатлары тапшырды. “Бүгенге көндә унлаган клуб бинасында ремонт эшләре бара. Сәхнә костюмнарының бүгенге тамашада бары бер өлеше генә сезнең күз алдыннан үтте. Җитәкчелек тарафыннан мәдәнияткә караш уңай булганда җырларга да, биергә дә була! Конкурслар алда да дәвам итәр һәм сәләтлеләрне ачар!” — дигән ышаныч белдерде ул. Биюгә төшеп өлгермәгәннәрне “Өзә бас”ның алдагысында көтеп калабыз!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.