МАТЕМАТИКА ФӘНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА

Гыйнвар аеның соңгы атнасы Иске Тимкә урта мәктәбендә математика атналыгына багышланды. Аның тәүге көнендәге „Алтын киселеш. Табигать һәм математика” дигән әңгәмә укучыларны борынгы һәм шул ук вакытта мәңге яшь тә булып исәпләнгән математика фәненең табигать белән бәйләнешен ачып салды. Аның тере организмнарда, үсемлекләр дөньясында һәм борынгы пирамидаларда төгәл үтәлешен күрсәтте.

Атналык дәвамында сыйныфлар арасындагы математик алышлар укучыларның бу өлкәдәге белемнәрен тикшерде, махсус урынга эленгән ребуслар һәм башваткычлар тапкырлыгын билгеләде. Ә җомга көнне укучылар өчен иң зур бәйрәм — математикадан „Могҗизалар кыры” уены оештырылды. Ул телевидениенең Беренче каналында барган капитал-шоу „Поле чудес” үрнәгендә булсын өчен мәктәпнең математика укытучылары Радиф Әхияров һәм Фәрит Сәхаповлар бар тырышлыкларын, еллар буе туплаган тәҗрибәләрен эшкә җиктеләр. Аларның берсе билгеле алып баручы Леонид Якубович ролен башкарса, икенчесе бәйрәмне музыкаль яктан бизәде. Тугызынчы сыйныф укучылары Альберт Кабулов һәм Галия Сабироваларның сандугачтай моңнары залда утыручыларны әсир итте. Фәрит Сәхапов башкарган өр-яңа җыр танылган артистларныкыннан ким булмады.

Киләчәк буынны тәрбияләүдә вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган халыкның киләчәге ачык һәм якты була. Атналык безнең мәктәптә бу кызыклы һәм төгәл фән белән җитди кызыксынучылар барлыгын күрсәтте.