ЛАЕКЛЫЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

5 апрель көнне Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы «Балтач» муниципальара бүлегендә бер төркем полиция хезмәткәрләре агымдагы елның беренче кварталына йомгак ясадылар. Анда оператив идарә бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Олег Казупский, РФ Эчке эшләр министрлыгы «Балтач» муниципальара бүлеге начальнигы Борис Хайруллин, икътисад, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасар Айдар Галиев, район прокуроры, юстициянең кече советнигы Азат Кәримов, Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы рәисе Фәдис Исламов һәм башка полиция хезмәткәрләре катнашты.

Традиция буенча оператив киңәшмә башында бер төркем полиция хезмәткәрләренең уңышлы хезмәтен билгеләп үттеләр. Алар арасында полиция капитаны Гөлфирә Хәйруллина, өлкән сержант Илсур Шаһиевларга Рәхмәт белдерделәр.

Русиянең Эчке эшләр министрлыгының икътисад хәвефсезлеге хезмәтенең 75 еллыгына күкрәк билгесе белән полиция лейтенанты Тимур Галиәхмәтов, өлкән лейтенант Илшат Хатмуллин бүләкләнделәр. Юбилей билгесе белән тагы да полиция начальнигы, подполковник Илдар Хаҗиев, Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының «Балтач» муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Фидарис Шәрифҗановлар бүләкләнде. Биредә лаеклы хезмәткәрләрне полиция подполковнигы Олег Николаевич тәбрикләде.

Гомумән, беренче квартал буенча «Балтач» муниципальара бүлеге хезмәте уңай бәһаланды.

Гөлшат ЮНЫСОВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.