“КЫЗЫЛ ТАҢ”НЫҢ ҖЫРЛЫ КИЧЛӘРЕ”НДӘ БАЛТАЧЛЫЛАР ЧЫГЫШЫ ЯКТАШЛАРНЫҢ РУХИ БЕРДӘМЛӘШҮ БӘЙРӘМЕНӘ ӘВЕРЕЛДЕ

Бу кичәгә нәкъ шундый юнәлешне тәбрикләү сүзендә “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бирде. “Шушы көннәрдә генә БР Президенты Рөстәм Хәмитов “Якташлар” проектын хуплады. Илгә, районга файда китергән билгеле кешеләрне барлау — проектның максаты. Бүгенге кичә сезнең элемтәләрне яңартып, район мәнфәгатенә яңа эшләр башлау өчен этәргеч бирсен!” — диде ул һәм балтачлыларга эстафетаны кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Якташлар белән тулы зал район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовның һәм БРның Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Венера Хәкимованың тәбрикләү сүзләрен, “Кызыл таң”ның безнең төбәктән үз хәбәрчесе Марат Зыятдиновка “Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүне күтәреп алып алкышлады. Фаил Фәтхетдинов “Әллүки” журналы белән хезмәттәшлек иткән өчен Иске Балтач беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Мансуровага редакциянең Рәхмәт хатын тапшырды.

“Кызыл таң” гәзите һәр өйдә — кадерле кунак. Аның битләреннән республика тормышы турында укып беләбез, үзебезнең райондашларыбыз хакында мәкаләләрне күреп горурлык хисе кичерәбез”, — диде чыгышында Рәфил Әмин улы. Кичәдә төрле елларда “Кызыл таң” гәзитен чыгаруга көчләрен салган райондашларыбыз — Зөфәр Сабирҗанов, Радик Сибәгәтов, Алия Сибагатова, Әгъләм Зараев, Фатыйх Сәйфран, Гөлия Гәрәева, Билсур Гарипов, Өлфәт Гәрәев, Фларида Гәрәеваларны исемләү дә бик урынлы булды.

Районның иң сәләтле һәвәскәрләре һәм коллективларының һәм якташ артистларның, җырчыларның чыгышларыннан үрелгән концерт Балтач мәдәниятенең никадәр югары дәрәҗәдә булуын исбатлады. “Үзебезнекеләр өчен, район өчен горурланып утырабыз!” — дип хисләрен уртаклашты туган як моңнарын ишетергә зарыккан тамашачы. Иншалла, тирән сусыннарны басарлык Эльвирабыз, Русланыбыз, Дамирыбыз, Рәзидәбез, Илнарабыз һәм аларның кабатланмас аһәңле тавышлары бар! Мәдәниятебезнең байлыгы — югары уйнау осталыгына ия баянчылар Наилебез, Илшатыбыз, Алмазыбыз, Данилебез бар! Талантлы балаларын — Алия Фәйзрахманова һәм Ленар Сафин башкаруында “Кәләпүшем-калфагым” җырын, Раушания Хәсәнова җитәкчелегендә“Гүзәл” халык ансамбленең — типтәр татарлары, “Зөлфия” үрнәкле ансамбленең — “Ирәндек” башкорт һәм “Питрәч такмаклары” татар, Венера Баландина җитәкчелегендә “Нью данс” үрнәкле ансамбленең — заман, күптән популярлык яулаган сәләтле яшьләре — Алмаз Шәрифуллин, Гөлназ һәм Айдар Галләмовларның татар биюләрен Уфада яшәүче балтачлылар соклану сүзләре кабатлый-кабатлый озак алкышлады. “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә “Җидегән чишмәле”ләрнең (җитәкчесе Камилә Халикова) йөзләре тагын да нурлырак, күлмәкләре тагын да чагуырак, җырлары тагын да матуррак яңгырады. “Кияү мунчасы” күренеше нәкъ шундый мәһабәт сәхнә, халыкчан сүзләр көткән тамашачы өчен куелган, диярсең: халык бу тамашаны бик кызыксынып кабул итте. “Рәйхан” триосы (Алсу Әхмәтсафиева) һәм балалар сәнгать мәктәбенең “Йолдызлык” (Эльмира Гарифуллина) халык вокаль ансамбле чыгышлары концерт программасының бизәге булды. Районның тальянчылар һәм баянчылар җыелма ансамбле (Наил Галләмов) чыгышы — “Уйна, гармун!”, Имән авылы үзешчәннәренең “Абыстайлар” биюе “Өзә бас” район конкурсларының сәламе буларак якташлар игътибарына тәкъдим ителде. Район мәдәният сараеның халык академик хоры оригиналь эшкәртүдә “Каз канаты” татар халык һәм хор җитәкчесе һәм дирижёры Рая Хамаеваның һәвәскәр шагыйрь Хәтип Сираев сүзләренә иҗат иткән “Туган ягым” җырларын башкарды. Бу минутларда залдагы һәр кеше күңеле белән сәхнәдәге талантлы якташлары арасында җырлагандыр...

Югары дәрәҗәдә әзерләнгән, районда яшәгән иң сәләтле һәвәскәрләрнең, коллективларның — халыкара һәм республика конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары чыгышларыннан торган концертка дан казанган сәхнә йолдызларын — якташ артист һәм җырчыларыбызны чакырырга да һич оят түгел. Алай гына да түгел, лаек булган алкышларына, ихласлыкларына, рухи күтәренкелек һәм осталык белән якташлары алдында имтихан тотуларына карасаң, һәвәскәрләрнең һәм сәнгать дөньясында популярлык яулаган артистларның чыгышлары берсеннән-берсе һич калышмады. Ай, афәрин, балтачлылар! Башкортстанның атказанган артисткасы, Түбән Сикияз авылы кызы Альбина Кашанова, Нефтекама филармониясе артисты, Богдан егете Ридәл Фәтхиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Түбән Сикиязда туып-үскән Фидәрис Гафиятуллин, Башкортстанның атказанган артисткасы, Иске Балтач кызы Алсу Галина-Гафарова, “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Тутагач авылы кызы Лиана Хәертдинова (ул Дамир Хәмәтов белән берлектә концертны алып та барды), Иске Балтач авылында туып-үскән Алмаз Исламов, Бүләк авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Туймазыда яшәп иҗат итүче шагыйребез Фатыйх Сәйфран, Татарстанның атказанган артисты, Иске Янбай егете Азат Имаев, Иске Яхшый кызы Эльвира Хаматнуроваларның чыгышлары Балтачка, якташларына, моңлы-җырлы гомер юлларына башлангыч биргән туган авылларына мәдһия,чиксез сөю булып яңгырады. Ә менә Көндәшле егете, Илһам Шакиров исемендәге “Татар җыры”, халыкара башкорт җыры “Ирәндек моңнары” конкурслары лауреаты, әлеге вакытта Казан дәүләт опера һәм балет театрында эшләүче Илүс Гыйльманшин Лучано Паваротти репертуарыннан итальян телендә “Гранадо” җырын башкарып залны алкышлардан “шартлатты”. Ни дисәң дә, балтачлылар җырны мөкиббән китеп тыңлый, чын сәнгатьне аңлап бәһалый белә. Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, БАССРның атказанган, Башкортстанның халык артисткасы, Мата авылы кызы Зөлфирә Фәрхетдинова җырлаганда халык аның һәр нотасын йотылып, тып-тын калып тыңлады. Концертның азагы тагын бер көтелмәгән сөенче бүләк итте тамашачыларга: Зөлфирә Фәрхетдинова сәхнәгә район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовны чакырды. Рәфил Әмин улының баянда уйнап озатуында халык җырчысының “Гөлләр үсә” татар халык җырын башкаруы тамашачы күңелендә озак сакланыр. Зал бу чыгышны хуплап озак алкышлады. Фидәрис Гафиятуллинның “ Камәр” җырындагыча: “хәйран тамаша” булды бу!

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” декабрьдә Туймазы шәһәре талантларын кабул итәчәк. Район мәдәният бүлеге начальнигы Гали Сәрвәртдинов күчмә вымпелны тапшырганда: “Балтачта элек-электән җырлы, моңлы халык яши. Шул традицияне югалтмасак иде”, — диде. Концерттан-концертка осталыкларын арттырган коллективларның, җырчы һәм биючеләрнең чыгышларында шушы традицияләргә тугры калу һәм үсеш ачык чагыла. Бу үсеш аерым номерларда гына түгел, гомум тамашада да күренә. Бу юнәлештә концертның сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры Камилә Халикованың хезмәтен казаныш буларак билгеләргә кирәк. Уфа сәхнәсендә залда утырган һәрбер балтачлы горурланырлык, күпме тамашалар күзәткән “Кызыл таң” чылар тел шартлатып мактарлык, БР Мәдәният министры Әминә Шафикованың мактау сүзләренә лаек булырлык бәйрәм — район Хакимиятенең, мәдәният бүлеге коллективының, алар тирәсендә тупланган һәвәскәрләрнең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Рәхмәт сезгә!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.
(концертның фоторепортаңы фотогалереяда бирелгән)

Комментарии

Молодцы, Балтачевцы! Я очень рада за вас, горжусь вами. Вы умеете жить одной дружной семьей, в этом,конечно же, огромная заслуга вашего главы. Цените и берегите его. Жизнь у вас не просто кипит, радуйтесь!!!