КЫШКЫ ТУРИЗМ ЯРЫШЛАРЫНДА

14 март көнне Нөркә авылында чаңгы туризмы буенча IX район ярышлары үтте. Әлеге бәйгедә район мәктәп укучылары катнашты. Ярышларны өстәмә белем бирү учреждениесе район балалар иҗат үзәге өәм Нөркә урта белем бирү мәктәбе оештырды. Чараны ачып җибәрү өчен сүзне балалар иҗат үзәге директоры Азат Әхкамов алды. Ул команда вәкилләренә яхшы чыгыш ясауларын теләде. Өәм шул ук вакытта уенда катнашучылар үтәчәк трассаның авыр өәм республика ярышларындагы юлга охшатылып эшләнгәнен билгеләп үтте. Уен кагыйдәләре буенча укучылар ике төркемдә көч сынашты. А классында республика спорт туризмы ярышларында катнашып тәҗрибә туплаган командалар ярышты. Ә Б классында исә район күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашкан укучылар үзләренең көчләрен сынады.

Ярыш программаларына киләсе төр уеннар кергән иде. Укучылар билгеләнгән дистанцияне чаңгычылар төркемендә, бәйләмдәге чаңгычылар кебек каршылыкларны үтәргә тиеш иделәр. Уенда катнашучылар авыр җиде этапны үттеләр. Беренче үз-үзеңне страховкалап коры чокыр аша аркылы куелган агач аша чыгу, арытабан юка боз катламы аша үтү, үз-үзеңне страховкалап үргә менергә өәм кыядан төшергә өәм башкаларда камилеккә омтылды яшь туристлар.

Яхшы әзерлек белән килгән укучыларның да күрсәткечләре сөендерерлек иде. Чаңгы туризмы буенча үткән район ярышлары нәтиҗәләренә караганда А классы төркемендә ярышкан командалар арасында Нөркә урта мәктәбе спортчылары җиңү яулады. Иске Тимкә командасы — икенче, тучыбайлылар өченче урынга чыкты. Б классында Иске Тимкә мәктәбе укучылары җиңүче дип танылды. 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе командасы — икенче, Түбән Иванай спортчылары өченче урынны алды. Гомум белем бирү мәктәпләре арасында Богдан мәктәбе беренче урынга лаек булды.

Командаларны бүләкләгән вакытта балалар иҗат үзәге мәктәбе директоры Азат Рәфхат улы бу юлы үткәргән ярышларда катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуын билгеләде. Җәй айларында үтәчәк җәяүле туризмда да спорт сөюче егет өәм кызлар арасыннан катнашырга теләк белдерүчеләр күп булыр. Шуңа да команда җитәкчеләренә дә, физик культура дәресләрен алып баручыларга да күбрәк командалар әзерләргә дип тәкъдим итте.

Әле вакыт бар, киләсе туризм ярышларына спортчылар тагы да әзерләнерләр, үзләренең осталыкларын күрсәтерләр.
Альберт ГАЛИН,
балалар иҗат үзәгенең өстәмә белм бирү педагогы.
Бер карасаң куркыныч та соң...