КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫН КУШЫП

Иртәгәсе тыныч киләчәкне тәэмин итүче ил сакчысына халкыбыз һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Моны райондашларыбыз ел саен көз һәм яз чакыру чорында үткән „Призывник көне”ндә дәлилли. Илебездә киң билгеләнгән май бәйрәмнәре алдында булачак солдатлар күркәм чарага янә тыелды. Традиция буенча ул Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр, ата-аналар, авыл биләмәсе хакимиятләре вәкилләре катнашлыгында үтте.

„Призывник көне”н ачып, район Хакимиятенең яшьләр комитеты рәисе Айдар Сираев иртәгәсе солдатлар өчен фәһем алырлык чара буласын телгә алды. Тәтешле һәм Балтач районнары буенча республиканың Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ансар Арсланов чыгышын олы хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышы ветераннарына чиксез рәхмәт сүзләреннән башлады. Янә Ансар Фазылкәрам улы призыв комиссиясен үткән егетләр өчен мөһим мәсьәләләргә җентекләп тукталды. Аларны көткән яңалыклардан тыш, ата-аналар белән ныклы элемтә булдыру, телефон белән шалтырату бер хәл, төгәл адресны хәбәр итү, хат язышу кебек үзенчәлекле мизгелләргә игътибарны юнәлтте. Элемтә өзелеп торганда борчылган ата-ана үтенече буенча солдатларның хәрби частьларын эзләргә туры килгән очраклар булганга күрә яшьләрне алдан кисәтү хәерлерәк һәм урынлы. Башка төбәкләр белән чагыштырып, Башкортстаннан хәрби хезмәткә ярыйсы призывниклар чакырылуын саннар белән дәлилләде, балтачлылар хакында элеккегә тик яхшы хәбәрләре күп буласына ышаныч белдерде бүлек начальнигы. „Кораллы Көчләр сафында хезмәт итү һәрчак ихтирамга лаек миссия. Чит як җирләрне, дөнья күреп, якын дуслар табып, туган ягыгызга исән-имин кайтыгыз”, — дип теләкләрен җиткерде Ансар Фазылкәрам улы.

Социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов әйтелгәннәргә колак салган очракта хәрби хезмәттә генә түгел, тормышта да бары да яхшы булачагын ассызыклады. Һөнәр сайлаган, укып белем алган егетләр, мөһим кампанияне аңлаган ата-аналар җылы сүзләргә лаек икәнен билгеләде. Хезмәтләре яхшы үтүен теләп, озату мәҗлесләрендә хәмердән ерак булырга чакырды Фирдәвис Гайнел улы.

Район ветераннары советы рәисе Риф Хөснуллин үткәннәрне хәтерендә яңартты. Коточкыч сугыш кайтавазы итеп сокланган Польша, Чехословакия җирлегендәге үзе күргән җимерекләрне сурәтләде.

Ил куәтен ныгытырлык солдат булып, ата-ана йөзенә кызыллык китерми, үрнәкле ил сакчысы булып кайтырга чакырды Риф Шәрип улы. Аның хикәяләвен дәвам итеп Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әхнәф Мазһаров үз иңнәрендә төшкән катлаулы солдат михнәтләренә тукталды. Бөек Ватан сугышындагы данлыклы хәрби юлын үткән тере тарих иясе булуы хәтирәләрендә ачык чагылды сыман. Усал ниятләргә каршы көч — яхшы кешеләрнең берләшүе, дип ачыклык кертте Әхнәф Мазһар улы.

Өлкән буын вәкилләре белән беррәттән күптән түгел хәрби хезмәтен Хабаровский краенда төгәлләгән Илнур Фәйзелгаяновның да әйтер сүзе бар иде. Кече сержант хезмәтен зарланырлык булмавын ассызлыклап, бүлек начальнигы сорауларына төгәл җавап кайтарды.

Улларының исән-сау хезмәт тутырып кайтканын көтәчәк ата-аналар исеменнән Ралия Солтанова чыгыш ясап шигъри шәлкем укып ишеттерде. Призывниклар исеменнән сүз алган Айдар Солтанов ата-ана тик яхшы хәбәрләр алачагына ышандырды. Һәр егет спортны үз иткәнен, авырлыктан каушап калмасын бу көнге ярышлар ачык күрсәтте. Спорт комитеты рәисе Данис Шакиров бәйге нәтиҗәләре буенча алдынгыларны билгеләде. Кул көрәше, гер спорты, турникта күтәрелү буенча Илнур Фәйрушин, Артур Вәлиев, Айдар Камилҗановларга җитүче булмады. Призлы урыннарны яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Призывниклар матур йола буенча туган як икмәгеннән, катыктан авыз итте. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, „Романтик” үсмерләр клубы, һәвәскәрләр катнашлыгында эчтәлекле концерт егетләрнең күңелләрен күтәрде.

„Призывник көне” чарасы бер-берсенә ихлас күңел җылысы саклаган гаилә әгъзаларының аралашуын хәтерләтте. Өлкәннәрнең борчылуын аңлап, акыллы киңәшләренә колак салган очракта яшь егетләр бер елдан исән-имин туган төбәгенә кайтыр дигән ышаныч бар. Язмышларында үткән юлларын, очраган кешеләрен киләчәктә якты хәтирәләрендә генә яңартсыннар. Солдат чорын озак вакыт үтү белән һәркем күңелендә саклый. Ни дисәң дә иң матур гомер мизгеле — яшьлектә фәһем алган чорларына туры килә бит ул.

Рима ВӘЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.