КЕШЕ ГОМЕРЕН САКЛАП КАЛДЫЛАР

Егерме җиденче гыйнвар көнне районның Иске Балтач авылында ведомстводан тыш саклау бүлеге полиция хезмәткәрләре үзенең төтен баскан өендә тончыгып үлү куркынычы янаган бер ир–егетнең гомерен саклап калды.

Төнге сәгать өченче яртыда полициянең дежур часть бүлегенә хәбәр килә. Ике фатирлы йортта яшәгән ханым, күршесендәге икенче өйдән төтен чыгуын, ә фатирның эчке яктан бикле булуын әйтә.

Районның ведомстводан тыш саклау бүлеге хезмәткәрләре — өлкән полицейский Рөстәм Исмәгыйлов һәм водитель-полицейский Әдис Гафурҗанов вакыйга урынына беренчеләрдән булып килеп җитә. Йозакны ватып алар өй эченә үтәләр. Өй эчен кара төтен баскан була — хуҗа кеше мичне яккан, әмма, бәхетсезлеккә, торбадагы юшкәне ачарга оныткан. Үзе бүлмәләрнең берсендә аңын югалтып ава. Хокук саклаучылар зыян күрүчене урамга алып чыгып беренче ярдәм күрсәтәләр. Шундук килеп җиткән оператив тикшерү төркеме һәм участок полиция хезмәткәре ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Зыян күргән хуҗа кеше дәваханәгә озатыла.

Илле биш яшьлек ир кеше бүгенге көндә туганнары хәстәрендә, аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый. Күршесенең уяулыгы һәм хокук сагында торучыларның оператив эш итүе бу вакыйганың уңай тәмамлануына китерде, чөнки зыян күрүче ялгызы гомер кичерә. Коткаручыларга ул ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Рәсемдә: Рөстәм Исмәгыйлов (сулда) һәм Әдис Гафурҗанов.