ИР-ЕГЕТ ҮТМӘСЛЕК ЮЛ ЮК

Күк йөзе аяз булган очракта гына һәркем тыныч яши ала. Өметле якты киләчәк нигә бәйле ул, дип кызыксынучыларга өлкәннәр:”Тик илдә тынычлык булганда,”—дип җаваплый. Элек-электән моны ил сакчылары тәэмин итә. Балигъ булган егет иңнәрендәге изге бурыч ул. Ата-бабалар Ватанны һәрчак лаеклы саклаган, бүген исә —улларының чираты.

Быел язгы чакыру кампаниясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган чакта үтүе егетләргә аеруча зур җаваплылык та өсти кебек. Хәрби хезмәткә барасы якташларга җылы теләкләр юллап озату „Призывник көне” чарасының бер матур традициясе ул. Район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров иртәгәсе солдатларга мөрәҗәгать итеп: „Һәркем өчен армия батырлык мәктәбенә тиң. Бер ел дәвамына сузылган тормыш мәктәбен якыннарыгыз горурланырлык итеп үтегез. Ир-егетләргә хас сыйфатларны үзегездә тәрбияләп, кыю,гадел,көчле шәхес булып туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз. Хезмәтегез уңышлы үтсен”,—дип җылы теләкләрен җиткерде. Марсель Сәүбән улы армия сафында булган үрнәкле якташлар турындагы мәгълүматларга, саннарга тукталды һәм һәркем өчен мөһим булган күркәм бәйрәмнәр уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләре юллады. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов хәрби хезмәтнең абруйлы булуын билгеләп үтте. Бу өлкәгә бәйле яңалыкларга аерым тукталды. Альтернатив хезмәткә барырга теләүчеләр ярты ел алдан моны белдереп комиссариатка гариза язарга тиешлеге , югары белемле егетләр фәнни эзләнүләргә бәйле юнәлешне үз иткән икән (әгәр компьютер технологияләрен яхшы белгән очракта) „фәнни роталар”да хезмәтен үтәргә мөмкинлеге, янә югары белемгә ия солдатларның контракт буенча хезмәт итү өстенлекләренең һәр нечкәлеген аңлатты бүлек начальнигы. „Якташларыбыз Русиянең төрле тәбәгендә (Калининград шәһәреннән Камчаткага кадәр) хезмәт итәчәк. Солдатларның стратегик команда учениеләрендә катнашулары каралган. Гомумән алганда Башкортстан егетләре иң асыл хәрбиләр исәбендә булулары билгеле.

Елның-елында республикабыз хәрби хезмәткә чакыру планын үти. Нәтиҗәдә, былтыр беренчелеккә ирештек. Шуңа да башкортстанлылар башкалар өчен үрнәк. Балтач районында хәрби хезмәттән баш тартып йөрүчеләрнең булмавы уңай күрсәткеч. Киләчәктә дә шулай булыр. Тиешле тәрбия биргән ата-аналарга, башлангыч хәрби белем биргән укытучыларга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Күңел түрегездә очкынлы омтылыш булсын, тугры дуслар табып, мәгънәле командирлар җитәкчелегендә хезмәт итеп кайтуыгызны телим”,—дип һәр егеткә мөрәҗәгать итте Ансар Фазылкарам улы.

Яшьләр һәрчак өлкәннәргә охшарга омтыла. Тәҗрибәле остаз, Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның почётлы гражданины Әхнәф Мазһаровның чыгышы фәһемле мөрәҗәгать-чакыруга тиң. Берлинга кадәр җиткән совет солдатының фронт юллары,әлбәттә, ансатлардан булмаган. Әмма 17 яшьтән хәрби хезмәткә алынган җиңүче яугир фикеренчә, ир-егет үтмәслек юл юк. Үзе язган шигыре белән кичәге укытучы һәр егет рухи яктан ныгып кайтыр, дип өметләнүен белдерде. Бөек Ватан сугышы, хезмәт , хокук саклау органнары ветераннарының район советы рәисе Риф Хөснуллин тантана уңаеннан тәбрикләп, райондашларыбызны сынатмаска чакырды.

Төньяк Осетиядә хезмәт итеп кайткан Булат Борһанов үткән елны хатирәләрендә яңартты. Сүзләреннән элек егет күкрәгендәге күз явын алырдай булып ялтыраган медальләре аның батырлыгы хакында үзе ачык дәлил. Язгы чакыруда хәрби хезмәткә барачак якташларыбыз исеменнән Радим Нуриев изге бурычны лаеклы үтәргә җыенуларын белдерде. Ата-аналар өчен улларының хезмәт итү чоры иң мөһим вакыт. Винар Хафизов уллары өлкәннәрнең өметләрен аклар, дигән ышанычын белдерде.
Булачак солдатлар бу көнне спорт ярышларында үзләрен сынады.

Балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча район Хакимиятенең яшьләр комитетының баш белгече Илнур Сираев гер күтәрү, армрестлинг, мәргән атуда алдынгы урыннарны алганнарны тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Изге бурычларын үтәргә юлланасы егетләрнең һәркайсына да махсус әзерләнгән бүләкләрне бүлек начальнигы Ансар Арсланов тапшырды.

Социаль һәм кадрлар сәясәте буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов тантаналы очрашуны: ”Кайда гына хезмәт итсәгез дә Сезне якыннарыгыз, дусларыгыз, туган авылыгыз юксынып кала. Моны онытмагыз. Тик яхшы хәбәрләрегезне генә көтәбез”,—дип тәмамлады. Тантанадан соң район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.

Ир-егет үз тормыш юлында бик еш кына төгәл карарлар кабул итә, җитди адымнар ясый. Хәрби хезмәт шундыйлардан. Бу көчле зат вәкилләре өлешенә генә төшкән олы вазифа.