Иске Балтач авылында икенче мәчет сафка басты

Мәчет манараларын кисеп төшереп, „томаналыктан” арынырга исәп тоткан чаклар инде артта калды. Йөрәгендә дингә ихтирам калдырмый гына „якты киләчәк”не төзеп булырына ышану хата икәнен тарихыбыз дәлилләде кебек. Вакытлыча, фани дөньяның мәңгелеккә күчәр алдыннан имтихан икәнен бихисаплар кабул итте.

Бүген җәмгыятьтә булганны нигезенә кадәр җимереп яңа дөнья төзүне түгел, ә буш урында нигез салып мәчетләр калкытып чыгуны хуп күрәләр. Балтач районында да соңгы җиде ел эчендә унҗиденче мәчет сафка басуы күп нәрсә хакында сөйли. Район үзәгендә икенче мәчет ишекләрен ачты. Хәзер микрорайондагысы һәм авыл уртасындагы Аллаһы йортына мөселманнар килер.
Иске Балтачта үзәк мәчет ачу тантанасы Халыкара өлкәннәр көне бәйрәмен үткәрү белән берлектә үтте. Район мәдәният сараенда энә төртерлек тә урын юк иде. Түбән Сикияз авылыннан „Иман нуры” төркеме һәм Иске Балтач авылы остабикәләре башкаруында мөнәҗәтләр, Иштирәк авылыннан „Сердәшләр” ансамбле җырлары һәм тормышны күргән өлкән буын вәкилләре чыгышлары дини тамашаның эчтәлеген баетты. Тамашачыларны уйланырга этәрде сыман.

Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов балтачлыларны бу зур тантана белән тәбрикләде. Иске Балтач авылы йөрәгенә тиң урында калкып чыккан мәчетне төзү тарихына тукталды. Халыкны иманлы юлга чакырып торачак Аллаһы йортын төзүдә кулланылган зур күләмдәге акча, проект табу мәшәкатьләрен телгә алды. Төзелеш эшенә зур җаваплылык белән караган вазифалы кешеләргә, „Якташлар” оешмасы вәкилләренә, шәхси эшкуарларның һәммәсенә исемләп рәхмәт сүзләре юллады. Мәчет төзелүенә татар, мари, әзербайҗан, ингуш, әрмән халкы зур өлеш керткәне дә соклануга лаек. „Халыклар бердәм тырышып салган Аллаһы йортында тик иманлы юлга гына әйдәсеннәр иде. Экстремизм кебек кире күренешләргә, кирәкмәгән юнәлешләргә урын булмасын. Ата-бабалар мирасы — хак дингә тугры калыйк”, — дип ихлас теләкләрен җиткерде. Рәфил Әмин улы район тормышына, икътисадка тукталды. Биредә күп йортлар төзелүе, халык мәнфәгатен кайгыртып газ кертелүен, мәктәпләр төзелүен, асфальт юллар салынуын телгә алды.

Бу күркәм бәйрәмдә законлы никах теркәүче өч пар Лилия һәм Эльфир Галихановлар, Гүзәл һәм Айдар Сафиннар, Илсөяр һәм Нияз Нафиковлар сәхнә түрендә урын алды. Яшьләргә бәхетле киләчәк теләп Рәфил Әмин улы чәчәк гөлләмәләре һәм бүләкләр тапшырды.

Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы Корылтай депутатлары Шамил Шәрипов, Фәнил Таепов балтачлыларга сайлауларда аларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр. Балтач төбәгенең киләчәктә чәчәк атасына алар да үз өлешен кертәчәкләренә ышандырдылар.

Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин тантанада катнашучыларны мәчет ачу уңаеннан ихлас котлады. Республикада санаулы гына мәчет булуы үткән заманада калган. Динсезлекне гадәти халәткә әверелдерү — үткән көндә калуына шөкерана кылды. „Һәр милләт тә бүген гыйбадәт йорты сала. Бу эш халыкны берләштерә. Бердәм булып эшләгәндә генә уңыш юлдаш була. Ата-бабаларыбыз гасырлар аша динне, туган телне саклап калган. Мәдәният, мәчет бергә булуы матур күренеш. Моның мисалы ачык: шундый урында — Балтачта иманлы, гыйбадәтле халык яши. Шуңа да бу төбәктә күп санда мәчетләр салына.

Халык эшли, иртәгәсен кайгырта”, — дип мисаллар китерде. Җылы теләкләр юллады. Иске Балтач үзәк мәчетенә Диния нәзарәте әләмен бүләк итте. Мәчет төзүдә тырышлык салган район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовка — Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзаратенең Мактау грамотасын, Аскын һәм Балтач районнары ахунды Рәфис хаҗи Муллагатдәрга Рәхмәт хатын тапшырды. Тынгысызларның тырышлыгы әҗер-савапларга ирештерүен теләде. Тантанада катнашучылар мәчеткә юлланды. Иске Балтач үзәк мәчетенең иманлы Филүс хәзрәт Камалетдинов башкаруында азан яңгыравы белән Аллаһы йортында өйлә намазы укылды. Чарада катнашкан һәркем чалынган корбанлык итеннән, аштан авыз итте. Иске Балтачның 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, 87нче Балтач һөнәрчелек училищесы, гомум туклану предприятиесе пешекчеләре тырышлыгы белән бәйрәмдә катнашканнар тәмле ризык белән сыйладылар. Пешекчеләрнең ихлас мөгамәләсе, һәр килгән кешегә игътибарлы булуы үзе соклануга лаек иде.

Бәйрәм ашын авыз иткән өлкәннәрне янә район мәдәният сараена чакырдылар. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә эшләп лаеклы ялга чыкканнарга коллективлары тарафыннан бүләкләр тапшырылды.

Районның һәвәскәр артислары катнашлыгында әзерләнгән концерт тамашачылар күңеленә хуш килде...

Иртән күк йөзен каплаган болытлар таралып, аяз күктә кояш балкыды. Иске Балтач авылы үзәгендә ачылган мәчет иманлы халыкны тик яктылыкка илткән юлга әйдәр дип өметләник.