“ИЛЕБЕЗНЕҢ ЧЫН САКЧЫСЫН ҮСТЕРГӘНСЕЗ!”

Ата-ана өчен бала — дөньяда иң кадерлесе. Кашык тотып ашарга, беренче адымны атларга, беренче сүзләрне әйтергә, укырга, эшләргә, кешеләр арасында яшәргә өйрәтеп үстерәбез аларны. Авырлыклардан араларга, гел бәхетле итәргә тырышабыз. Көябез, янабыз, төннәрдә йокламыйбыз, күпме йөрәк көче түгәбез алар өчен! Шулкадәр кадерләгән баланы еракларга озату, аңардан аерылу авыр, әлбәттә. Ил алдында бурычын үтәргә киткән егетләрнең ата-аналары мең газаплар, мең куркулар кичерә. Әмма улларының яхшы хезмәте турында ишетү, аларны сау-сәламәт каршы алу бәхете сагыну-әрнүләрне дә, ирексездән тамган күз яшьләрен дә оныттырадыр.

Иске Балтач авылында яшәүче Гөлсинә һәм Нәфис Фазлыйәхмәтовлар уллары Илфат хезмәт иткән хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты алганнар. Шундый зур шатлык һәм горурлану хисләре белән редакциягә килгән һәр ата-ана — безнең өчен кадерле кунак. Акыллы, тәрбияле яшьләребезнең булуы киләчәккә ышаныч тудыра бит. Ә Илфат бәләкәйдән үзаллылыгы һәм тырышлыгы белән аерылып тора. Спорт белән шөгыльләнә, “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле составында районда үткән бар чараларда катнаша, чит авыл һәм шәһәрләргә, өлкәләргә бара. 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Илфат Нефтекама нефть техникумына укырга керә. Анда да сынатмый егет: яхшы укый, спорт ярышларында катнаша. “Барып тикшереп йөрмәдек, бер начар хәбәр ишеттермәде. Холкы да ирләрчә булды: кайтып жәлләтмәде, авырлыклар турында сөйләп бармады. Минем тынычлыгымны саклый белә ул. Армиягә үзе теләп, соңгы курсны кайткач укып бетерермен дә шундук эшкә башлармын, дип китте. Хезмәте турында бер сүз сөйләтеп булмый. “Барысы да әйбәт”, — дип кенә куя”, — Гөлсинә Вәхәби кызы горурланып улы турында сөйли.

Илфат Фазлыйәхмәтов ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә бер айлык әзерләү курслары үткәч солдатны Красноярск краеның Ужур шәһәренә, мобиль саклау ротасына җибәрәләр. Подполковник С. Голубев язган хатта: “Сезнең улыгыз Оборона министрлыгының 12-че баш идарәсенең махсус объектларын саклау буенча бурычларын намуслы үти. Безнең частьтә хезмәт иткән вакытта Илфат Нәфис улы хәрби әзерлек алдынгысы исеменә, үзенең белгечлеге буенча осталыкка ия булды. Ул частьтә лаеклы рәвештә абруй казанды. Сез илебезнең чын сакчысын үстергәнсез, улыгыз белән горурлана аласыз. Улыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен Сезгә рәхмәт җиткерәбез”, — диелгән.

Малайларны ничек яхшы ир итеп тәрбияләү “инструкциясе”, кызганычка каршы, беркайда да бирелмәгән. Алар горурланырлык егетләр булып үсәләр икән — димәк, ата-ананың эчке сиземлеге, тәрбияче осталыгы бар. Үрнәкле ата һәм ана дип аталырга хаклы алар, Гөлсинә һәм Нәфис Фазлыйәхмәтовлар. Илфатның кайтуына да күп калмаган, гаилә түземсезлек белән май аен көтә. Туган өенең бусагасын сау-сәламәт атлап керсен улыгыз, алда да яхшы хәбәрләр белән генә куандырсын сезне!

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.