ИЛ — ИРГӘ, ИР ИЛГӘ ТАЯНА

27 Февраль, 2015 - 13:34Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Кешегә гомере буе үзе теләгәнчә генә яшәргә язса иде. Тик юк. Язмыш сыный, берәүләрне уттан алып суга сала. Ир иңенә төшәсе изге бурыч бар. Аны үтәгәндә корыч чыныгырлык каршылыкларга таручылар байтак.Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәп кайтучылар инде хәзер ир уртасы яшендәләр. Хәрби боерык буенча сугыш утын кичкән замандаштан :”Вакыт дәвалыймы?”—дип сорасаң әгәр, җавабын алдан әйтеп булыр кебек.

Һәркайсының тән яралары күптән йомылган. Тик яу яланында мәңге яшь калган иптәшләренә бәйле яралары йөрәкләрендә мәңге төзәлмәстер, ахры. Әфганстан җирен совет гаскәрләре 26 ел элек калдырып чыкты. Ватаныбыз җиңүче рухына тугры хәрбиләре белән горурлана. Аларның батырлыгын беркем дә онытмады. Дистә еллар үтсә дә солдат каһарманлыгы уңалмый.

Ватанны саклаучылар көнендә тантана „Сагышлы ана”мемориаль комплексына гирлянда салудан башланды. Рәсми чара уртасында— ике дистә елдан артык дәвер элек интернациональ бурычларын үтәүчеләр.
Район Хакимияте башлыгы Марсель Закировның чыгышы ир –узаманнарга мәдхиядәй яңгырады. Ил тарихында лаеклы җиңүләргә ирешкән ата-бабаларыбызның данлыклы юлына байкау бүген урынлы:”Дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән ветераннарыбызга иң тәү чиратта чиксез рәхмәтлебез. Дәһшәтле сугышта дошманга тез чүкмәгән батырлар үрнәгендә үскән егетләр кайнар нокталарда хәрби хезмәт иткәндә сынатмады.Өлкәннәрнең данлыклы юлы киләчәк буын өчен өлге. Батырлык традицияләре дәвам итәр. Ватаныбыз өстендә һәрчак аяз күк йөзе булуын һәм иң мөһиме—тынычлык телим,”—дип ассызыклады Марсель Сәүбән улы.

Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде:” Биргән антларына тугры солдатларның фидакарьлеген бәһалау тирән мәгънәгә ия. Погонлыларның Ватанга лаеклы хезмәт итүе билгеле хакыйкать. Залда утыручылар моның ачык мисалы”,— дип хәрби боерыкны үтәгәндә һәлак булган райондашларыбызны исемләп үтте Ансар Фазылкарам улы. Былтыр Әфганстанны совет гаскәрләре калдырып чыгуының 25 еллыгына юбилей медальләре булдырылган. Ил өметен ир аклар, ирнең данын ил саклар, дигән әйтем бар халыкта. Оборона министры боерыгына ярашлы, 42 райондашыбыз бу медальгә лаек. Тантана барышында исемлек буенча һәркайсына ихлас тәбрикләү сүзләре белән медальләр тапшырылды. Медальгә лаеклар истәлеккә фоторәсемгә төшәр өчен сәхнәдә урын алды.

Шулчак залдагыларга ихласлык мохите этәргеч бирде сыман. Бәйрәм көнендә һәркем соклану, горурлану һәм рәхмәт хисләрен шулай җиткерергә омтылды кебек. Яуда һәлак булганнарның якыннарына юбилей медальләре белән бүләк тапшырылды. Кайнар нокталарда үзләрен аямаган якташларыбыз Дамис Әхмәтов, Рәмил Хаков,Фиданис Галимов, Салават Насретдинов, Альберт Сафиев, Фидус Шәртдиновларның якты истәлеге балтачлыларның күңел түрендә.”Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасының республика бүлекчәсе Әфганстаннан интернациональ бурычларын үтәп исән кайткан һәм Чечен Республикасында хезмәт иткәннәрнең көндәлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. Балтачта бу эш белән ветераннар берлеге рәисе Рәфис Закиров шөгыльләнә. Бәйрәмдә ул оешманың Рәхмәт хатларын район Хакимияте башлыгы Марсель Закировка һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ансар Арслановка тапшырды.

Изге бурычны үтәгәндә һәлак булган салдатларны чарада катнашучылар минутлык тынлык белән искә алды.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт күтәренке рухта үткән тамашага тиң . Бөек Ватан сугышы һәм кайнар нокталарда хәрби боерыкны язмыш таләбе буенча лаеклы үтәгән чал чәчле ветераннарга рәхмәт хисләре һәр чыгышта чалынды.